Исәнме, Тукай!
Җыенып
Килдем бит әле сиңа.
Кемнәрдер минем кулыма
Сал диеп чәчәк сона.
(Тукайҗан, беләсең инде,
Мин үзем чәчәк сиңа.)
Калтырыйм, куркам, бу илдә
Ни генә кичермисең.
Өстәвенә син бит әле
“Мәктәбең ничек”, – дисең.
(Тукайҗан, миңа бит кичә
Бирелгән синең исем.)
Мәктәбең?
Мәктәбем инде
Синдә бит… Туфан, Хәким
Сиңа дип белеп киттеләр.
Ә өстәп нәрсә әйтим?
(Тукайҗан, кяфер илендә
Мин ятим монда, ятим.)
Өстәсәң, өстәрлекләр бар,
Дәүләтем башын сона.
(Тукайҗан,
Ташаягыңда
Саталар әле сыра.)
И кичер, быел беренче
Зыярәт кылам сиңа.
Син һаман безнең татарның
Мәктәбе ничек дисең –
Үзгәрми әле мәктәпләр,
Үзгәрә бары исем.
(Тукайҗан, баргач әрнүен
Сөйләр бер Мөдәррисең.)
Сиңа барганчы, кычкырып
Каласы иде бары.
Кычкырсын иде минем күк
Нәкъ миннән соңгылары.
(Тукайҗан, бездә бит әле
Синең сүзеңнең җаны.)
…Хәзергә хуш әле, Тукай,
Сүнмәгән әле утың…
Барып бер зыярәт кылыйм
Син диеп Шамил йортын.

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган