Бер яшь Җегет падишаһлар сарае кеби зур бер өй сатып алды. Бу өйнең һәр җире Җегетнең күңеленә бик ошаса да, өйнең суга ерак булуы Җегетнең кәефен бозадыр иде. Җегет бу кәефсезлеккә дә бер дәва тапты. Ул да күңеленнән генә: «Бу өй инде минем үземнеке булды, һәм үз милкемдә үземнең ни эшләсәм дә иркем бар. Мин хәзер бер хәйлә, бер осталык илә, өемне бер дә бозмыйча, су янына алып барам», — дип уйлавы иде.
Бу Җегет һәндәсә гыйлемендә бик маһир булырга кирәк: дәрхаль өйне казып, астына кертеп, теләгән җиренә алып брырга бик зур бер чана ясатты. Өйнең астын казырга хисапсыз хезмәтчеләр дә яллады. Әгәр дә өй казылып, чанага салынып, Җегеткә фәйтунга утырып барган шикелле су янына барырга яраса, Җегет мәшәкатьләрне, акчаны бер дә кызганмаска булды. Хезмәтчеләр, эшчеләр ничә көн, ничә төн казыдылар, ахиреләмер өйне аудардылар, һәм күп кешеләр астында калып үлделәр.
Дөньяда бәгъзе кешеләр бар: аларның уе бу мөһәндис фикереннән дә куркынычлырак.
Мөһәндис — инженер.
Һәндәсә — геометрия, инженерлык фәннәре.
Маһир — оста.
Ахиреләмер — ахыр чиктә.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)