Ак япмасы төште һәйкәлеңнең, —
Җанлы булып бастың каршыга:
Гүя һаман оча күңелең кошы,
Гүя һаман җаның ашкына.

Мәгърифәтле азат татар илен
Күрер өчен яндың-кейдең син;
Шуңа күрә безнең йөрәкләрдә
Көрәшләрдә бергә килдең син.

Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган