(Г. Тукай исемендәге пароходка)

Сине койганнар
тимер, корычтан.
Сиңа кушканнар
шагыйрь исемен.
Син шушы көнне
утлы җан алдың,
Җаны мәңгелек, —
кеше кешенең,

Шул исем белән
юллар гизәрсең,
Маяклар сине
озата барыр.
Мин торган ярда
оныгым калыр,
Сине бу ярда
ул каршы алыр.

Хәерле булсын
барыр юлларың,
Бәхетле булсын
синдә йөргәннәр.

Эшчеләр сиңа
таза кул белен
Озак-озакка
гомер биргәннәр.

Казан портына
кергән сәгатьтә,
Гудок тавышын
ишетер халык.
Киләчәккә бар,
җаным, пароход,
Бездән ул якка
сәламнәр алып!

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган