Зур шагыйрьләр дөньясына күзне салганда туры,
Анда оҗмах төсле татлы көн күрүләр ялтырый.

Мин дә кермәкче буламын шул иҗат дөньясына,
Гомерың, Байроннарың йөзгән шигырь дөньясына.

Тик җыен көндәш белән тулган минем арт-алларым,
Шул теләгемнән көлә барча минем дошманнарым.

Барча азгын,
барча дошман булса ни дә торса — чурт!
Зур шагыйрьләрдән Тукаев булса хәлфә,
мин — шәкерт!


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган