Кайсы динсезләрдәдер, Оракул исемендә агачтан ясалган бер мәгъбүд (санәм) бар иде.
Бу санәмнең бер гаҗәп хасияте бар иде ки, әгәр бер кеше нинди булса да бер эшкә гакыл таба алмый килсә, санәм аңа ана нәсыйхәте кеби йомшак нәсыйхәтләр биреп җибәрә иде.
Кайвакытларда бу санәм киләчәктәге эшләрдән дә хәбәр биреп, вакыйгъга бик тугры китерә иде.
Шуның шикелле хасиятләре булганга күрә, санәм баштан-аякка алтын, көмешләр илә бизәлгән, сәдакалар, хәйратлар илә күмелгән һәм күп халыкны үзенә ышандырган иде.
Көннәрдә бер көн ни сәбәптәндер Оракул саташкан: бер мәслихәтче килсә, яңлыш мәслихәт бирә, икенче берсенә ап-ачык ялганлый… Менә гаҗәп! Моның пәйгамбәрлек хасиятләре кая киткән?
Халык бу эшкә таң кала, исләре китә. Күп тә үтмәде, эшнең дөресе мәйданга чыкты: бу Оракул үзе агачтан ясалган бүкән икән. Әгәр артында гакыллы кеше утырса, Оракул бер дә яңлыш, ялган катыштырмый, имеш; әгәр артында ахмак кеше булса, бүкән һаман бүкән булып тора икән.
* * *
Мин ишетәм, белмим, растмы, ялганмы, дөньяда шундый хакимнәр бар икән, алар гакыллы секретарьлар бар вакытта бик тәдбирле булалар, имеш.
Оракул — юраучы, пәйгамбәрлек итүче.
Санәм — пот, сын.
Вакыйгъга — чынлыкка.
Хәйрат — изгелек.
Хаким — судья, хакимлек итүче.
Тәдбирле — эшкә сәләтле.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).