Хәзрәти Пушкин авылда язды үз «Евгениен»*,
Мин исә җырлыйм фәкать монда бәрәңгенең көен.
Шунда да күрмим үземне һич тә Пушкиннән түбән;
Тугъры күз салсаң эшенә — ул үзе миннән түбән:
Бервакыт онтыр җиһан Пушкинне һәм «Евгениен»,
Яүме мәхшәрсез онытмаслар бәрәңгемне минем.
Язганың булса бәкалы, ул бәкага тартала;*
Мин дә булдым һич тә онтылмас кеше шул аркада.
*Тарта ала, димәк. Язганча укылыр (Г.Тукай искәрмәсе).
Яүме мәхшәрсез — кыямәт җитмичә.
Бәкалы — дәвамлы.
Бәкага — дәвамга, мәңгелеккә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).