Карагыз сез безем хәзрәт миенә,
Миендә мәгърифәт дәрде биимә?

Ачык яздык миен — мисле пыяла,
Әдәп әһле карарга да ояла.

Бөтенләй мөртәсәм фикре миендә:
Ялангач кыз, бәлеш, тәңкә, тиен дә.

Белү юк башканы, бар белгәне шул:
Бөтен зиһне ашап-эчмәклә мәшгуль.

Синең ул нишләсен соң милләтеңни?
Катында милләтең ни, һиммәтең ни?

Абыстайларга җитсә төндә кувәт —
Менә гайрәт! Менә һиммәт! Фөтүввәт!

Мисле пыяла — пыяла кебек.
Әдәп әһле — әдәпле кешеләр.
Мөртәсәм — рәсемләнгән.
Һиммәт — булдыклылык, яхшылык.
Фөтүввәт — егетлек.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган