Уфа күрә, ул Тукайны күрә,
Күрә аны еллар үтәли.
Татар-башкорт бәгыренә үтеп,
Ишетелә Тукай ютәле.

Ил афәттә чакта, шагыйрь — корбан,
Ил чирләсә, шагыйрь ютәлли,—
Ачы язмыш гел шагыйрьгә насыйп…
Ник сайламый язмыш бүтәнне?!

Язлар аңа назлар китермәде,—
Бер кызны юк хәтта үпкәне…
Рәсәй буйлап Тукай җылы эзли,
Эзли Тукай… Ярты үпкәле.

Ул Уфага килә, белә чөнки
Гафурне анда көткәнне.
…Агыйделдә иңрәп бозлар китә,—
Әйтерсең лә Тукай ютәлли.

Язларны ул бездән алдан күрә,
Күрә Тукай еллар үтәли.
Татар-башкорт! Тукай-Гафуридай
Мәңгелеккә бергә үт әле!

(Чыганак: Вәлиев Разил Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган