Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен,
Сүгә-сүгә болыт ертыгын,
Чыланудан качып, трамвайга,
Болай гына кереп утырдым.

Трамвайга кыйбла кирәк түгел,
Аңа барыбер, кая барса да…
Рельслардан чыгып булмый ла шул,-
Китәр идек туры Арчага.

Чабар идек Тукай якларына,
Әй, тәгәрәр иде «Кисекбаш»…
Бер-беребезне аңлар идек әле,—
Тукай белән без бит гасырдаш.

Кая илтә мине язмыш юлы?—
Тирә-юньдә юк дус, юк таныш…
Авыр сулап, кемдер әйтеп куйды:
«Килеп җиттек. Соңгы тукталыш».

(Чыганак: Вәлиев Разил Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган