(Драматик поэма)
I
Татар Тукайга сыена,
язмышы юл көткән саен.
Һәркем белән сөйләшергә
Тукай таба рәтен-җаен.
Татарның һәр соравына
үз Тукае җавап бирә.
Һәр татарның йөрәгендә
үз Тукае шуңа күрә.
Ләкин шатлык чиктән ашса,
татар шагыйрен оныта.
Тукайны оныткан саен
татарны өянәк тота.
Минем дә бар үз Тукаем!
Күңелемдә яши аман
өч бөек нур эретмәсе:
шагыйрь, фәрештә, юламан…
* * *
Тукай дисәм, күңелемдә
яңгырый «Тәфтиләү» көе,
әллә кайсы кылларыма
ул көй ала тиеп-тиеп…
Әллә нинди манзаралар
үтә башлый берәм-берәм…
Әнә «Болгар» номерлары…
Әнә Тукай кайтып керә…
Әнә йоклый сабыйларча,
ләкин төшләр күрә-күрә.
Төш ишеген өреп ачып,
Тукай төшләренә керәм.
Тукай бүлмәсе. Тәрәзәдә тулган Ай. Шагыйрь йоклый. Төсләр балкышында аның йокысы төшкә әверелә. Төшендә шагыйрь курай уйный… Ф ә р е ш т ә пәйда була.
Ф ә р е ш т ә
Матур уйныйсың!
Ләкин артык моңлы —
әгәр минем йөрәгем булса,
өзгәләнер иде сагыштан…
Куанып янар иде тәмуг уты…
Боегыр иде җәннәт гөлләре…
Юкмыни соң көләч көйләрең?
Син бит әле шундый яшь!..
Т у к а й
Егерме яшь тулганга да
инде ике ел була.
Йөрәгемә бу дөньяның
кайгысы гына тула.
Миңа биш ай булыр-булмас
әткәем үлеп киткән…
Әнием, башкага чыгып,
кабаттан ятим иткән…
Күгәрченнәр арасында
артык чәүкә да булдым,
дөнья сөрдем… мең кагылдым,
мең сугылдым, егылдым…
«Шат яратса да җиһанга
ят яраткан» Раббымыз —
яшәр йорт юк,
сөйгән яр юк
Һәм сулар һавам тыгыз…
Ф ә р е ш т ә
Сөйгән яр — артык бимаза,
файдасыз бер авыр йөк…
Т у к а й
Ләкин сөйгән яр булмаса,
өзгәләнәдер үзәк.
Кеше, ачык яра килеш,
тоз диңгезендә йөзә.
Ф ә р е ш т ә
Сөйгән яр аркасында да
күпләр чакыра мине үзе теләп…
Мин киләм дә алып китәм
рәхәтләнеп…
Т у к а й
Кем син? Кем син? Нидән гыйбарәтсең?
Ничәнче тапкыр киләсең — кемлегеңне әйтмисең…
Ф ә р е ш т ә
Курыкмассыңмы, әйтсәм?..
Т у к а й
Әлбәттә — юк!
Һәммәсенә дә әзер…
Ф ә р е ш т ә
Ялкыннан һәм салкыннан барлыгым.
Миндә җиһан иркенлеге
Һәм гүр тарлыгы.
Мин — Газраил!..
Т у к а й
Кем чакырды сине миңа?
Г а з р а и л
Кайгы-хәсрәт тулы йөрәгең…
Т у к а й
Артык иртә килмәдеңме?
Г а з р а и л
Тәнең өчен, бәлки, иртәдер,
җаның өчен иртә түгел —
башың яшь булса да,
гомер йөгең
йөз яшәгән картларныкы…
Т у к а й
Мин бит әле яшәмәдем.
Яшәү — ләззәт, яшәү — бәхет, диләр.
Мин берсен дә татымадым.
Г а з р а и л
Яшә, шагыйрь, яшә әле —
шуңа күрә
мин өнеңә кермим,
әлегә төшләреңә генә керәм*…
(*Төштә Газраилне күрү һәм курай уйнау — үлем-җитемгә).
II
Татарның әдәбияты кендеге
белән — электән —
гәҗитләргә, журналларга
чамадан артык береккән.
Шуннан — күркәм яклары да,
кире сыйфатлар да — шуннан…
Фәлсәфәдә — беркатлылык,
сәясәттә — артык уңган.
Ходай ирегенә генә
бәйлеләребез бик аздан…
«Төп» эштән бушагач кына
иҗат итү безгә язган.
Бүгенгәчә шул рәвешчә,
Кол Галиләрдән үк алып!..
Фәлсәфәдән өстен чыккан,
өстен чыга тамак ялы…
Тукай белән Әмирхан да
шул «бәхетне» йоктырганнар —
үзләре теләп үзләрен
«Әльислах» тан йоттырганнар.
Гәҗитләр гомер-гомергә
сәясәт колы булганнар —
шагыйрь ачуын үткерләп,
моңнарын тутыктырганнар.
Сәясәт кислота кебек —
көмеш каләмне дә бозган!..
Кагыламы бу Тукайга —
үсмер аксакалыбызга?..
«Әльислах» газетасы редакциясе. Кояш нуры бүлмәне алтынга төргән. Ф а т и х язып утыра. Ачык тәрәзәнең пәрдәләре җилфердәп куя.
Ф а т и х
«… Энҗе чәчәкләр китерегез миңа!
Алар яшь кызларның
беренче гыйшыктан тамган
күз яшьләре шикелле саф булсыннар,
алар, сөт тамчыларыдай, тамып-тамып торсыннар…»
Тамып-тамып торсыннар,
тамып-тамып торсыннар.
Тамчы гөлләр арасына
кошлар оя корсыннар…
Әй лә —
кызлар оя корсыннар,
миңа сайрап торсыннар.
Мин тыңлармын хуш булып,
Һәм сайрармын
кушылып…
К ы з л а р т а в ы ш ы
Фатих абзый! Фатих абзый!
Тәрәзәдән карагызчы!
Ф а т и х
А-а! Бәдриҗиһан, Зәйтүнә!
Сайрагызчы, сайрагызчы —
күңелнең шундый чагы!..
К ы з л а р т а в ы ш ы
Тәрәзәдән кемнәр карый,
өстенә кигән сары;
уйнап-көлеп миңа карый,
күңелемә шул ярый.
Ф а т их
Чаптым балта, салдым тамга
имәнгә түгел, талга.
Безгә кызы матур булсын,
кызыкмыйбыз без малга.
К ы з л а р т а в ы ш ы
Егетләр бүрек кияләр,
кызлар шәл ябыналар.
Егетләр горур булса да,
кызларга ялыналар.
Ф а т и х
Ярар, кызлар, нинди йомыш
алып килде сезне бире?
К ы з л а р т а в ы шы
Шүрәле күрәсе килә.
Ф а т и х
Ник урманга бармыйсыз?
К ы з л а р т а в ы ш ы
Урманнарда да йөрдек,
Шүрәлеләр юк анда…
Шүрәлеләр үчкәннәр,
«Әльислах»ка күчкәннәр.
Берсе бик тә азган, ди,
көн дә шигырь яза, ди…
Бүген дә, әнә, язган —
халык шаулашып укый…
Ф а т и х
Шүрәле ул — мин үзем…
Менә минем мөгезем.
Озындыр бармакларым —
яле, кытыклап карыйм…
К ы з л а р т а в ы ш ы
Фатих абзый, син үзең,
күзлек артында күзең,
бармагың да озындыр,
ялгандыр ләкин сүзең.
Фатих абзый, абзыкай,
күренсен әле Тукай —
аны Шүрәле диләр,
аны күрәсе килә…
Ф а т и х
Кызлар, чү-чү! Кемдер керә —
наширебез булмасын…
Бүлмәгә Т у к а й керә. Ул дулкынланган. Кулында кәгазьләр…
Ф а т и х
Бирим дигән колына
чыгарып куяр юлына —
Тукай абзагыз үзе…
Т у к а й
Мине кемгә сатасың?
Ф а т их
Ике чибәр туташка —
шигырьләрең, кушаматың,
кәгазьләрең белән бербаштан…
Тукай тәрәзә янына килә. Пәрдәнең читен күтәреп кенә кызларга карап тора.
Т у к а й (үз-үзенә)
Күр индә, әй —
көпә-көндез
берсе — Йолдыз, берсе — Ай…
К ы з л а р т а в ы ш ы
Фатих абзыкай!
Күренсен инде Тукай…
йә үзебез керәбез…
Т у к а й
Тагын — шул гына җитмәгән!
Яп тәрәзәне, Фатих.
Ничә тапкырлар әйттем…
Туташлар янында миңа
тәмугтагы кебек авыр,
Тәмугтагы кебек газап.
Мәхәббәт хисеннән азат
булып яшәү миңа рәхәт…
Син — җилкенчәк,
син — җилбәзәк, Фатих.
Сиңа килешә көлке-мәзәк,
ә миңа килешми…
Ф а т и х
Ялгышасың, дустым, ялгышасың!
Хисләреңә йөгән кидермә!
Мәхәббәт ул көчле канат биреп,
йолдызларга җанны тидерә.
Йолдыз нуры ага башлый тәндә
Һәм җылыта бөтен гомерне.
Нинди бәхет — йөрәгеңдә йөртү
мәхәббәтнең кайнар күмерен!
Т у к а й
Бәлки, син бик тә хаклыдыр…
Ләкин кабат үтенәм:
очрашулар оештырма
туташлар белән!..
Ф а т и х
Үкенерсең, Габдулла!..
(Тәрәзә янына килеп)
Сандугачлар ояда,
оялары пыяла.
Шүрәленең мөгезе сынган —
күренергә ояла…
Ярар, кызлар, бигайбә —
ашыгыч эш килеп чыкты… (Тәрәзәне яба.)
Т у к а й
Җилбәзәк син, җилбәзәк!
Җитди дә бул әзрәк —
тыңла әле шигырьне.
«Беттем мин, яшь малай, беттем гомергә дә;
Эссе кан, көчле җан кайтмас гомер дә.
Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?
Хатыным, йортым юк, — ятам номерда.
Саргайдым зәгъфраннан сары мин,
Бу чокырлы йөзләр тулмас гомер дә…»
Йә, ничек, Фатих?
Ф а т и х
Ниткән беттем дә беттем ул
шушы япь-яшь башыңнан?..
Хатының юк икән, өйлән,
гаилә корып җибәр…
Т у к а й
Ничә тапкыр әйттем сиңа:
бәхетсезлек кенә
китерәчәкмен хатын-кызга,
чөнки үзем бәхетсез…
Дөресен әйтим, йөрәгем
мәхәббәткә сусаган —
назланасы килә…
Һәм назлыйсы…
янып, эреп беткәнче,
хисләр ташкынына ташланып,
болганып-тулганып ага-ага,
бәхет диңгезенә җиткәнче…
Ләкин берәр туташка
гашыйк булудан куркамын,
ә гашыйк итүдән — бигрәк тә!..
Ф а т и х
Нигә алай?
Т у к а й
Тиз сүнәчәк гомерем шәме…
Артык иртә китәчәкмен…
Ф а т и х
Юкны сөйләмә, Габдулла!
Ходай гына белә моны…
Т у к а й
Алай булгач, сана мине Ходай дип —
кыскалыгын гомеремнең мин дә беләм.
Сабый чактан бирле бер төш күрәм:
имеш, курай уйныйм.
Гаҗәеп көй! Җирне, күкне тоташтыра.
Аны тыңларга дип,
җыелалар йолдызлар, гөлләр, кошлар,
күбәләкләр, фәрештәләр…
һәм килә дә шаклар катып
тыңлап тора минем уйнаганны
Газраил!
Кемгә генә сөйләсәм дә,
юрыйлар төшне яманга…
Ф а т и х
Ышанма, Тукай, ялганга, ышанма!
Т у к а й
Ышанаммы, ышанмыйммы —
мин ашыгып яшим бугай:
Һәр тәүлегем атнага тиң…
Табаным астында юлым
шундый чаба,
хәтта аягым пешә… (Чыгып китә.)
Ф а т и х
Ярдәм кирәк кешегә!
Каршы яктан җил иссә,
хыялны тормыш киссә,
караңгы уйлар үссә,
ышанычы кимесә,
аның җаны күшегә —
ярдәм кирәк кешегә,
ярдәм кирәк,
ярдәм кирәк
үз сукмагын таныр өчен,
матур балкып яныр өчен, .
кеше булып калыр өчен
ярдәм кирәк кешегә!..
III
Шагыйрьнең төне болыт күк —
яңгыр өчен дым җыя.
Шагыйрьнең көне яңгыр күк —
ак кәгазьгә моң коя.
Бушанып кала күңеле…
Бу — иң авыр вакыттыр.
Кычкырасың: Хис давылы,
дөнья гамен ватып кер!
Хәл җыярга, ярый, төн бар —
төннән хискә көч керә…
Арып йоклап киткән шагыйрь…
Бүген нинди төш күрә?
Тукай яши торган бүлмә. Тукай төш күрә. Курай уйный…
Ш ү р ә л е пәйда була.
Ш ү р ә л е
Әй, егет, әллә минеме
чакырып сызгырасың?
Т у к а й
Ник килдең, урман сарыгы,
ник көйне боздырасың?
Ш ү р ә л е
Кырлай урманнарының мин
иң чибәр шүрәлесе…
Т у к а й
Аһ, йөрәгем! Биләп алды
өзелеп сагыну хисе…
Искә төште бала чагым,
чирәме аның, кары,
уйнап-уйнап та туймаган
балачак уеннары…
Ш ү р ә л е
Отышлы уеннар да күп,
эчешле уеннар да,
кан коешлы, аң җуешлы…
мондый уеннар барда
кешегә яшәү ничектер? —
безгә яшәү калмады.
Яши адәм берсен-берсе
алдап, сатып, алданып…
Тормыш ул гомумән уен!
Уеннарсыз кыен ул!
Әйдә уйныйк — йә Шүрәле,
йә адәмнәр уенын…
Т у к а й
Сезнең уен — «Кети-кети»,
кешенең ни уенда?
Ш ү р ә л е
Ир-атның иң яратканы —
матур кызлар куены…
Кер дә чум,
кер дә чум —
җанлыга шулай язган.
Кер дә чум,
кер дә чум —
бәхет табарсың аздан.
Кер дә чум,
кер дә чум —
хәлең барда атып кал!
Кер дә чум,
кер дә чум —
бар ләззәтне татып кал!
Т у к а й
Синдә дә коткы сүз икән!..
Сүзеңне тизрәк үзгәрт —
яратмыймын ул хакта…
Ш ү р ә л е
Бу — синең бик зур хатаң…
Т у к а й
Хатадырмы, түгелдерме…
Сагынам бала чакны —
хисләрем, мине җитәкләп,
инде Кырлайга чапты…
Ш ү р ә л е
Алай булгач, алып кайтыйм
Кырлайга — бала чагыңа,
андагы уенчыкларың,
дусларың сине сагынган.
Барысы да шат булырлар,
«Тукай кайткан!» дия-дия,
пешерелер чәк-чәк, бәлеш…
Беразы миңа да тияр…
Инештә бака куарсың —
анда бака көтү-көтү.
Аннары уйнап алырбыз
кети-кети, кети-кети…
Т у к а й
Мин риза, Шүрәле, риза!..
(Газраил пәйда була.)
Г а з р а и л
Юк, ярамый! Мөмкин түгел
уйнап карау кети-кети.
Ул кытыклап үтерәчәк!
Ә Яшәеш агачында
Синең яфрак әле яшел…
Дөрес, тап бар бер очында…
Т у к а й
Мин риза, риза, Шүрәле —
авылымны уйласам,
хәтта акылдан язам.
Ш ү р ә л е (Газраилга)
Аһ, оятсыз! Бетерәм!
Мин синең үзеңне хәзер
кытыклап үтерәм (Газраилга якынлаша).
Т у к а й
Якынлаша күрмә аңа —
Газраил ул, Газраил!
Г а з р а и л
Якынлаш, әйдә, якынлаш!
Хәзер алырмын кочып.
Бу шыксыз йөнтәс тәнеңнән
җаның китәр дә очып, җ
әһәннәмгә барып төшәр
һәм яныр янгын утта…
Т у к а й
Тукта, Шүрәле, тукта!..
Бар, урманыңа кайтып кит,
әкият булып яшә!..
(Шүрәле юкка чыга.)
Г а з р а и л
Җанын ала идем — кызгандым.
Сине мин, урыннан да кузгалмый,
бала чагыңа кайтарам.
Дөресрәге —
бала чагыңны китерәм бирегә,
чөнки вакыт
ага алмый кирегә…
Ташла кураеңны…
Бала чагыңны каршыла —
Миңа синнән хәбәр килә
шул чактан…
(Газраил югала.)
Төш дәвам итә… Кыш, бәләкәй Тукай (Апуш) төнлә тышка чыккан. Чыпта белән тышланган авыл өе ишеге ачылмый. Апуш яланаяк, яланбаш, өстендә юка күлмәк. Ул ишекне ача алмый газаплана.
А п у ш
Аякларым туңды, әби,
ач инде…
Тыңлаулы бала булырмын –
керт инде…
Тукай бәләкәй Апушка исе китеп һәм кызганып, һәм сокланып карап тора.
Т у к а й
Син бит бу, минем балачак,
Син бит бу — изге вакыт!
Чит бусагада мин торам
аягым бозга катып.
Шул туңуларның суыгы
әле дә миндә яши,
әле дә күземнән кипми
синең, Апуш, күз яшең.
Таныйсыңмы мине, Апуш,
таныйсыңмы үзеңне?
Син ул зуп-зур Тукай булдың,
шигырь иттең сүзеңне…
Бер к а р т пәйда була. Ул кечкенә Апушны ишек төбеннән күтәреп ала, тунына төрә… Бу — Казан базары, имеш…
К а р т
Әй, базар әһелләре!
Әй, Казан кешеләре!
Асрамага бала бирәм,
асрамага бала бирәм…
Бала бирәм…
Кем ала?..
Т у к а й
Мең рәхмәт, мәрхәмәтле карт!
Куеныңдагы ятим
Тукай дигән шагыйрь булды,
зурлый-зурлый милләтен.
Бик аз вакытка булса да,
син аңа җылы бирдең.
Җылы нурлар сүзләремә
синең кочактан керде…
К а р т
Матур бала…
Кем ала? Кем ала?..
Карт баланы күтәреп, кычкыра-кычкыра китеп югала.
Т у к а й
Әй, Апуш — изге балачак —
югалмачы, китмәче,
мине салкын бу дөньяда
кабат ятим итмәче… (Уянып китә.)
«Күз яшең дә кипмичә
егълап вафат булган әни!
Гаиләсенә җиһанның ник китердең ят кеше?!
Үпкәнеңнән бирле, әнкәй, иң ахыргы кәррә син,
Һәр ишектән сөрде угълыңны мәхәббәт сакчысы.
Бар күңелләрдән җылы, йомшак синең кабер ташың, —
шунда тамсын күз яшемнең ачысы һәм татлысы!»
IV
Ике дусы белән Тукай
бик еш сүзсез сөйләшә…
Пушкин белән Лермонтовтан
шагыйранә көнләшә —
даһилыкларыннан бигрәк
аларның тумышыннан!
Даһилыкларының, бәлки,
нигезе — юлы шуннан…
Благородный пансионнар,
царскосельский лицейлар,
аһ, татар язмышына да
чак кагылып китсәләр!..
Тукайның үз лицейлары…
Чамага килә чама.
Тукай күккә сорау чөя,
үзеннән эзли җавап…
Тукай уйларда оеган.
Фатих кемнедер көтә.
Һәм редакция ишеге
җырлап ачылып китә.
Килеп керә ике туташ —
берсе — Кояш, берсе — Ай…
Җәһәт торып, башын иеп,
чыгып та китә Тукай…
«Әльислах» редакциясенең ишегалды. Тукай редакциядән йөгереп диярлек чыга. Ул дулкынланган, ачуы йөзенә чыккан. Аның артыннан Фатих чыга һәм ашыккан Тукайны туктата.
Ф а т и х
Тыңлап бетер башта —
үзләре килеп керделәр туташлар…
Т у к а й
Кайнады каным,
чак-чак тыелып калдым
авыр сүзләр әйтүдән,
кызларны рәнҗетүдән…
Ф а т и х
Ә шулай да Зәйтүнә…
Т у к а й
Зәйтүнәгә… син тимә…
Гүзәлдер ул, гүзәлдер ул, гүзәлдер,
гүзәлләрнең гүзәленнән гүзәлдер.
Күзләренең нуры шундый яктыдыр —
яктыларның яктысыннан яктыдыр!
Яктыдыр ул, җылыдыр ул, гүзәлдер —
аң җуймыйча, белмим, ничек түзәмдер?..
Зәйтүнәгә тимә син —
телгә алма хәтта аның исемен.
Ф а т и х
Ә син түзмә, газаплама үзеңне,
ач йөрәгең ишегең —
керсен, йөрсен, бизәсен…
Т у к а й
«Җир яшәрмәс, гөл ачылмас — төшми яңгыр тамчысы; кайдан алсын шигъре шагыйрь, булмаса илһамчысы?» — дип әйтмәкче буласыңмы?
Рәхәтләнеп килешәм…
Илһамчыга җылы бирмәс,
гомер дигән минем шәм…
Бәхетсез итүдән куркам
гүзәллек фәрештәсен.
Ишегалдына З ә й т ү н ә чыга. Аны күрү белән Тукай китеп бара. Зәйтүнә Фатих абзасы янына килә.
З ә й т ү н ә
Фатих абый, нигә безне
чакырасың-дәшәсең?
Ай кояштан качкан кебек
нигә, нигә кача ул?
Нигә серен шигырь аша
бар дөньяга ача ул.
Кичә газетта бастырган…
Ф а т и х
Шагыйрь җаны — зилзилә!
Көтмәгәндә килә дә ул,
ала дөньяңны биләп…
З ә й т ү н ә
Үзе миңа бер сүз дәшми
«Исәнмесез!»дән башка…
Ә шигыренә ышансаң —
янып әйләнгән ташка.
Ф а т и х
Шагыйрь җанын аңлау авыр —
Тукай җаны — зилзилә.
З ә й т ү н ә
Йа Ходай! Шул зилзиләгә
кереп карыйсы килә…
Җанымда давыллап
нинди көч агыла?
Нинди көч, нинди хис,
нинди ут кабына?
Суынам, кабынам,
суынам, кабынам —
нигә мин билгесез
халәтне сагынам?
Кабынам, суынам,
кабынам, суынам…
Ни булыр, ни булыр,
ни булыр соңыннан?..
(Тукай артыннан йөгерә.)
Ф а т и х
Зәйтүнә! Зәйтүнә!
Аны куып тотсаң да,
тоталмассың бәхетне…
V
Әй, бөек «Шәрык клубы» —
иң уңдырышлы түтәл!
Синең яныңнан һәр татар
сынын турайтып үтә.
Мәрткә киткән рухыбызны
чыбык белән суктырдың,
коргаксыган тамырына
иң шифалы сут бирдең.
Сәләтлене — талантлыга,
талантлыны — даһига
күтәрдең син! Һәр сәгатең
булды олы вакыйга.
Әй, бөек «Шәрык клубы»!
Тукай яшәгән чорда
опера, балет та булдың,
симфоник оркестр да…
Моңлы җырлар, серпантиннар,
биюләр, көлешүләр
тигәннәрдер иң бәхетле
татарлар өлешенә.
Шигырь укый, әнә, Тукай,
муенын сулга бөгеп…
Башын чайкап җибәрер дә,
ул очып китәр кебек…
Төште сәхнәдән…
Чәчәкләр…
Алкышлардан шәм сүнә…
Кереп качты Тукай тизрәк
ял итү бүлмәсенә…
«Шәрык клубы»нда әдәби кичә. Сәхнә янындагы ял бүлмәсендә бер кеше скрипка уйнап утыра. Беравыктан Т у к а й керә. Аңа Ф а т и х ияргән.
Т у к а й (скрипкачыга)
Әфәндем, хәзер чыгышыгыз… (Скрипкачы чыгып китә.)
Ф а т и х
Гениально укыдың
«Утырышу» шигырен…
Т у к а й
Син дә кимен куймадың, —
Кариевны да уздырып,
«Теләнче»не кыландың…
Ф а т и х (кыланып)
«Кызганыч хәл, кызганыч хәл,
бик кыен бит, бик кыен;
Бирегезче бер тиен тик,
тәңкә түгел бит, тиен!..
(Көлешәләр)
Син, Габдулла,
«Ак кулыннан тотыйм, җибәр, диеп,
гаклым берлә шул вакытта кул талаша», —
дигән юлларны
аерата серле, тәэсирле итеп укыдың…
Т у к а й
«Чәчәкләр китерегез миңа!» — дип
син авыз суы корытасың,
ә чәчәкләрне миңа сузды,
миңа сузды Зәйтүнә туташ.
Ф а т и х
Мин көнләшеп карап тордым
һәм сөенеп!
Т у к а й
Кулы аның шундый йомшак,
шундый җылы,
мин белмәгән әллә нинди
көчләр тулы.
Курыксам да, кулларына
мин кагылдым —
тәнем буйлап мин сагынган
көч агылды;
әйләнеп китте башларым —
очтым, очтым,
җәннәт җиле иңнәремнән
минем кочты…
Ишек шакыйлар. Тукай тиз генә ишекне бикләп куя.
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Тукай әфәнде! Рөхсәт итегезче —
яныгызга керим.
Зәйтүнә мин!
Т у к а й (ишекне аркасы белән тери)
Йа Хода! Җаныма керде туташ!
Ялкынлап янам тоташ.
Ишекне әгәр ачсам,
туташка ялкын кабачак,
ул минем йөрәгемнең
бар бикләрен ватачак —
тормышыма керәчәк.
Ф а т и х
Керсен, керсен!
Т у к а й
Үзен бәхетле итәм дип,
мине дә,
үзен дә
хәсрәткә батырачак бит,
хәсрәткә батырачак…
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Тукай әфәнде! Рөхсәт итегезче —
миңа бик тә сезне күрергә кирәк..
Ф а т и х
Ачыйк ишекне тизрәк —
Язмыштан узмыш сирәк…
Т у к а й
Аһ, бу йөрәк!
Ник мин төннәр буе
аны төшләремдә күреп,
ләззәт дәрьясында йөзәм дә,
ишегемне шакыгач,
кертмичә газаплыйм
Һәм газапланам?..
Ф а т и х
Бар, китеп тор — үзем ачам…
Т у к а й
А-а-а, юк! Мөмкин түгел…
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Тукай әфәнде! Фатих абый!
Бер генә сүз, бары бер генә сүз:
иртәгә без
Казаннан күченеп китәбез…
Бөтенләйгә…
Мәңгегә…
Пароход белән… Чистайга…
Т у к а й (ишеккә борылып)
Зәйтүнә туташ! Зәйтүнә!..
Мин озатырга төшәрмен,
төшәрмен…
Аһ, кызганыч, Зәйтүнә,
аһ, кызганыч.
Мин сиңа бүген — юаныч,
син миңа мәңге куаныч
һәм мәңгелек үкенеч…
Йөрәгем сиңа ашкынса да,
хисләрем ташып торса да,
син җанымда яшәсәң дә
ача алмыйм ишегемне,
кертә алмыйм тормышыма,
Зәйтүнә…
Тукай яшәгән номер. Шагыйрь төшендә курай уйный. Бүлмәне төсләр балкышына күмеп, фәрештәләр бии. Алар арасында
З ә й т ү н ә пәйда була.
Т у к а й
Фәрештәләр, туктагыз!
Арагызда гүзәл кыз.
Ул — Зәйтүнә исемле.
Сез нурдан, ул — җисемле,
җылыдан, наздан хасил фәрештә.
Ул гына мине күтәрә гарешкә.
З ә й т ү н ә
Сиңа килдем
җиңә-җиңә җилләрне.
Йөзеп чыктым җан талаган күлләрне.
Таптап уздым
мин горурлык тауларын,
тар-мар иттем гайбәт дигән яуларны,
ишеттем дә
җаның иңрәү тавышын,
үзем килеп, синең белән кавыштым.
Т у к а й
Телем дәшмәде,
җаным чакырды, Зәйтүнә.
Мәңге болытлы
тормыш яктырды, Зәйтүнә.
Төшем икәнен
яхшы беләмен, Зәйтүнә,
ә уянырга
Һич тә теләмим, Зәйтүнә!..
З ә й т ү н ә
Әнкәң сине тапкан-баккан,
иркәләп өлгермәгән.
Иркәлимче әнкәң булып –
эресен җаныңда болыт.
Тормыш сине каккан-суккан,
күз яшеңне сөртмәгән.
Үзем чиккән бүзләр белән
кагылыймчы күзләреңә…
Т у к а й
«И, матур! Мин янмас идем —
яндыручы булмасаң.
Таммас иде җиргә яшьләр —
тамдыручы булмасаң».
Син — фәрештә! Сиңа карап,
эри күзем карасы,
ага татлы, якты яшьләр —
мин яңадан нарасый.
И ркәләче, иркәләче,
сөртче моңлы күземне,
серле шигырьгә әйләндер
минем гади сүземне…
Төсләр балкышында Г а з р а и л фәрештә пәйда була.
Г а з р а и л
Кешенең гади сүзләренә
илаһи чиксезлекне,
күкләрнең тирәнлеген,
яшәешнең кадерен
мин генә алып киләм,
мин генә урнаштырам.
Мәхәббәттән, мәшәкатьтән
яралган барлык сүзләр
тик үлем барлыгын тоеп,
мәгънәлегә әйләнәләр!..
З ә й т ү н ә
Сүзләре нинди өшеткеч! —
кем диеп белик моны?
Т у к а й
Газраил ул!
Гомер буе
миңа килеп йөдәтә…
З ә й т ү н ә
Сүзләре нинди өшеткеч!
Тавышы нинди салкын!
Аңа каршы тора ала
мәхәббәттәге ялкын.
Мин аңа каршы торалам,
кереп сезнең арага.
Г а з р а и л
Минем алда киртәләр юк
Һәм була да алмый алар…
Кояш нуры, ут җылысы,
дулкын дымы үталмаган
катлам-катлам киртәләрне
сизмичә дә үтеп китәм!
Тырышмагыз, кешеләр!
Тырышмагыз, кешеләр!
Иң олы мәрхәмәт,
иң татлы рәхәт
сезнең өчен мин,
сезнең өчен мин, кешеләр!
З ә й т ү н ә
Син, Газраил, җылатасың кешене.
Мин юатам аны, җырлатам.
Син туфрак итәсең кешене,
мин аны рәссам итәм,
шагыйрь итәм…
Г а з р а и л
Мин кешене батыр итәм…
З ә й т ү н ә
Мин кешене матур итәм.
Т у к а й
Туктатыгыз бәхәсне…
Гүр салкыны һәм мәхәббәт ялкыны
бер үк тәндә, бер үк җанда…
(Зәйтүнәгә)
Син минем тормыш багымны
чәчәкләр аттырасың.
(Газраилга)
Син гомер юллары буйлап
камчылап чаптырасың…
Үлем илһамчы булалмый,
ул —mdash; яшәтү камчысы.
«Кайдан алсын шигъре шагыйрь —
булмаса илһамчысы?!»
Зәйтүнә белән Газраил Тукайга якынлашалар, үзләренә тарталар, ымсындыралар.
Г а з р а и л
Дөнья мәшәкатьләреннән
мин коткарам мәңгегә…
З ә й т ү н ә
Мин сине Газраилдән
бер гомергә аралыйм…
Т у к а й
Икегез дә аңлаешлы,
икегез дә катлаулы.
Ләкин мәңгелек тынлыктан
кыйммәт сөю шартлавы… (Уянып китә.)
«Җыллый-җырлый үләрмен мин үлгәндә дә —
дәшми калмам Газраилне күргәндә дә.
«Без китәрбез, сез каласыз!» —
дип җырлармын
җәсәдемне туфрак белән күмгәндә дә»…
VII
Мәхәббәтләр кабатланмый!
Һәр мәхәббәт үзенчә
җаннан җанга ашкынганда
сират күпере кичә.
Күбесе егылып төшә
күпер аша үткәндә.
Җәһәннәм рәхәт күренә
сөю уты өткәндә.
Барлык мәхәббәт үзенчә —
Ромео-Джульетталар,
Фәрһад-Ширин, Таһир-Зөһрә,
Дон Жуан сөюе бар…
Бар Отелло мәхәббәте
Һәм гыйшкы Дон-Кихотның…
Платоник мәхәббәт тә
үзенчә серле, утлы.
Һәм бар
Тукай мәхәббәте —
саф,
үкенечле,
аек…
Ул да, күмәк исем булып,
фәнгә керергә лаек.
Идел яры. Яр астындагы пристаньның мачталары гына күренеп тора. Агачлар ышыгында Т у к а й. Ул пристаньны күзәтә.
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Идел суы дулкын-дулкын,
ник дулкынлана икән?
Йөрәгем тулы дулкыннар,
ник йөрәк яна икән?
Идел суы дулкын-дулкын,
җил узгач тынмас микән?
Дулкынга акчарлак кунды,
канаты сынмас микән?..
П р и с т а н ь н а н т а в ы ш
«Меркурий» пароходы
унбиш минуттан кузгала…
Т у к а й
Идел суын дулкынлатып,
пароход китеп барыр.
Китеп барыр еракларга
яр булмый калган ярым.
Калырмын Идел ярында
дулкыннар саный-саный.
Ә йөрәктә татлы яра —
ул каный, каный, каный…
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Иделдә дулкыннар тынар,
йөрәктә тынмас инде.
Учакта күмер суыныр,
миндә суынмас инде…
Акчарлак китәр Иделдән,
башкасы кунмас инде…
И р л ә р т а в ы ш ы
Зәйтүнә! Кер тизрәк пароходка —
Кузгалабыз лабаса…
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Габдулла әфәнде!
Тукай абый!..
И р л ә р т а в ы ш ы
Зәйтүнә! Акылыңа кил…
Кузгалабыз… Каласың —
кер тизрәк пароходка…
Т у к а й
Юк, төшмим, күренмим сиңа,
түзмәслек тартылсам да —
тормышыма, юк, юк, кертмим,
кертсәм дә сине җанга.
З ә й т үн ә т а в ы ш ы
Тукай әфәнде! Күренегез!
Килгәнегезне беләбез —
Фатих абзый әйтте инде…
Т у к а й
Җаныма кертсәм дә сине,
тормышыма кертмәмен —
Икебезне дә бәхетсез,
итмәмен, юк, итмәмен!..
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Габдулла абый, каласың…
Кузгалабыз, күрәсеңме?
Без китәбез — каласың,
каласың бит мәңгегә…
Т у к а й
Яшерен сөюем белән
каламын мин, каламын,
ләкин син кабызган утта
янамын мин, янамын.
Яна-яна янып бетәр
ялгыз гомерем шәме,
ләкин бетмәс, мәңге бетмәс
яшерен сөю яме.
П р и с т а н ь н а н т а в ы ш
«Меркурий» пароходы Чистайга китә…
З ә й т ү н ә т а в ы ш ы
Хуш, хуш, Тукай әфәнде…
Т у к а й
Хуш, Зәйтүнә!..
Хуш, фәрештә…
Хуш, иң якты нурлы шәм!
«Нәрсә ул дөнья кояшы,
син миңа нур бирмәсәң!»
Нәрсә ул дөнья кояшы,
син җылыга төрмәсәң!..
Синең кояшың җылысы
минем йөрәктә яшәр…
Мин ул китәм,
син — каласың…
Яшә, Зәйтүнәм,
яшә!
Яшә, фәрештәм,
яшә!..
2000 ел.
(Чыганак: Харис Ренат Хәл–әхвәл: Шигырьләр, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2001. – 208 б.)