Хәятта ачылып капка,
Багъка — матурлыкка баксам,
Хыял күлләренә батсам,—
Дәрткә дәрман шул булырмы?

Гөлчәчәккә якын барсам,
Чәнечкесенә кадалсам,
Җаныма җәрәхәт алсам,—
Дәвачы да ул булырмы?

Китә алмыйча шул багътан,
Үз иркемнән әсир калсам,
Күңел җәем багышласам,—
Җимешләрем мул булырмы?

Көз сулышын сизеп бер көн,
Мәңгелеккә җыенсам мин,
Багъ аңлармы актык сүзем?!
Йә тәмам хафа булырмы?

Гөлчәчәк минсез сулырмы —
Гомер-багъ капкасын япсам?..

(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган