Әкрен, әй, җил, тын да тыңла:
Монда — Тукай әнкәсе…
Чишмә җырлый… Гүя ул да
Шул әнкәнең тәңкәсе,—
Йә моңлы чулпы тавышы. …
Кызларның судан кайтышы.
(Тыңла, Шагыйрь әнкәсе!)

Һәр татар кызы баш исен
Бөек Ана кабренә;
Шаулый каеннар… Ул инде
Күчкән халык бәгъренә.
Монда бары кабер ташы
Сөйли: «Тукай әнкәсе…»

Ә чишмәләр тынмый — җырлый:
«Сосна кызлары, исән бит
Мәмдүдәнең тәңкәсе, чулпылары?
Мирас итте
Якты моңын, ак күңелен
Сезгә — шагыйрь әнкәсе…
Сездә — чулпы, тәңкәсе…»

(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган