Татар әдәбиятының җәүһәрләрен тудыруга классикларыбыз белән янәшәдә күпләгән әдип һәм шагыйрь үз өлешен керткән. Соңгы елларда мондый каләм әһелләренең хөрмәткә лаек исемнәрен халкыбыз күңелендә яңарту юнәлешендә шактый гына эшләр башкарылды. Олы шагыйрь, тәрҗемәче һәм драматург Сәгыйть Сүнчәләйнең дә әдәби мирасы хәзер инде тыелган, халыктан читләштерелгән хәленнән чыгып килә. Илленче еллар ахырында, ниһаять, кечерәк кенә булса да бер җыентыгы басылып чыгу, әдәбиятыбыз тарихын тикшергән хезмәтләрдә, мәсәлән, «Татар әдәбияты тарихы»ның 3 нче томында Гали Халит язган әдәби портретта, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Рафаэль Мостафин язмаларында аның фаҗигале язмышы һәм күпкырлы иҗаты хакында сүз алып бару бу әдибебезне татар укучысына якынайта төште.

Сәгыйть Сүнчәләй — һичшиксез, егерменче гасыр башы татар әдәбиятының күренекле вәкиле сыйфатында тәкъдир ителергә тиешле шәхес. Күпсанлы шигырьләре, тәрҗемә әсәрләре, драмалары, хикәяләре, балалар өчен язган әсәрләре, мәкаләләре, публицистик чыгышлары белән танышып чыга алса (кызганычка каршы, бүгенге татар укучысына мондый мөмкинлек тудырылмаган әле), кемдә дә шундый уй тумый калмастыр.
Хәзерге биобиблиографик белешмәләрдә Сүнчәләйнең туган вакыты итеп 1889 елның 2 нче, яңа стиль белән 14 августы күрсәтелә (мин бу датаның нәрсәгә нигезләнеп алынганын ачыклый алмадым). 20 нче елларда үз кулы белән тутырылган анкеталарында исә 1888 елның 25 декабрендә туганлыгы да теркәлгән. Мишәрләр яшәгән төбәктә, төгәлрәк әйткәндә, Сарытау губернасының Хуалыйн өязе Иске Мостяк (революциягә кадәрге татар матбугатында Мастак дип язылган) авылында вөҗүдкә килгәнлегенә таянып, күптән түгел Сарытау дәүләт архивына мөрәҗәгать итеп тә карадым. Анда татарча гарәп язуы белән тутырылган метрикә кенәгәләрен укый белүче булмаганлыктан, әдипнең туу вакыты әлегә документаль нигездә ачыкланмады.
Сәгыйтькә Иске Мостякта озаклап яшәү насыйп булмый. 1891 елгы ачлыкта Сүнчәләйләр гаиләсе авылдан чыгып китәргә мәҗбүр була һәм Әстерхан шәһәренә килеп урнаша. Биредә булачак шагыйрь «Ваһабия» исемле мәдрәсәдә белем ала һәм ике ел шәһәрнең Ак мәчет мәхәлләсе мәктәбендә укытучы булып эшли. 1906 елда булса кирәк, ул, Казанга килеп, Шакирҗан Хәмиди укыткан мәдрәсәгә укырга керә, шул ук вакытларда урысча дәресләр дә ала. 1907 елда Татар укытучылар мәктәбенә укырга урнашса да, тиздән, 1908 елның апрелендә, матди кыенлыклар Сүнчәләйне бу мәртәбәле уку йортыннан аерылуга китергән, 1908 елдан башлап Сәгыйть — Пермь губернасының Уса өязе Сараш авылындагы земство мәктәбе укытучысы. Монда ул бертуган абыйсы Шәриф (Шәрифҗан) белән бергә эшли. Риза Ишморат истәлекләреннән күренгәнчә, ике туган укытучылык вазифасын гаять яратып, бар көч-сәләтләрен биреп, хис-ялкыннарын салып башкарганнар.
Сүнчәләй әдәбият мәйданына да шушы Сарашта яши һәм эшли башлаган заманнарда аяк баса. Дөрес, элегрәк тә ул кулына каләм тотып караган була. Мәсәлән, Әстерханда чыккан татар газетасында — «Борһане тәрәкъкый»да хәбәр-информацияләрен бастыра, 1908 елда исә аның «Кавказ тоткыны», «Тунгатай» исемле тәрҗемәләре, «Күл — күз яше» дигән хикәясе (легенда) юка гына китаплар рәвешендә нәшер ителә. Ләкин алар Сүнчәләй иҗат биографиясендә сизелерлек эз калдырмыйлар.
Сарашта яшәгән елларда Сүнчәләй беренче чиратта үзен лирик шагыйрь һәм тәрҗемәче сыйфатында таныта. 1909 елдан башлап шигырьләре, тәрҗемәләре Россиянең төрле почмакларында — Казан, Әстерхан, Оренбург, Петербург, Уфа, Томск шәһәрләрендә чыгып килгән татар газета һәм журналлары аша бу дәвер укучысына бик еш тәкъдим ителгәннәр. 1913 елда заманы өчен зур күләмле шигъри җыентыгы да дөнья күрә.
Әдәбият галимнәре унынчы еллар татар әдәбиятында, бигрәк тә поэзиядә, романтик юнәлешнең куәтләнеп китүен яздылар. Әйтергә кирәк, Сәгыйть Сүнчәләй дә бу күренештән читтә торып калмаган. Күпчелек чордаш шагыйрьләрендәгечә, аның сәнгатьчә фикерләвендә, дөньяны үзенчә тоюында, хис итүендә романтиклык өстен чыга. Ни өчен килеп туган соң бу хәл? Татар әдәбиятының үсеш закончалыклары, иҗтимагый тормыш вакыйгалары яшь шагыйрьгә нык тәэсир иткәннәр — бусы бәхәссез. Әмма монда Сүнчәләйнең шәхси тормышына нисбәтле якларның да йогынтысы аз булмагандыр кебек. Авылда туса да, шактый дәрәҗәдә цивилизацияле шәһәр шартларында үскән, дөньяга карашы формалашкан, заманының алдынгы уку йортында — Казан татар укытучылар мәктәбендә аз гына вакыт эчендә генә булса да тирән белем чишмәләреннән татыган, интеллектуаль багажга ия булган, алдынгы фикерле шәхесне язмыш татарның мәдәни үзәкләреннән, аеруча Казаннан, ерактагы татар авылына китереп ташлый («Үтте яшь гомерем шәһәрдә, хәзер Мин караңгы, ярлы авылда торам» ди ул бер шигырендә). Җитмәсә, сөекле баласы Таһирны (1909-1924) якты дөньяга тудырган яраткан хатыны Сәлимә үлеп китә. Икенче хатыны Фәридә белән корган гаилә тормышы да, ни сәбәпледер, озакка бармаган кебек (ул никахтан туган улы Фәрит Бөек Ватан сугышында һәлак булган, Фәритнең кызы Наилә ханым хәзер Казанда яши). Шулай итеп, романтик хис-фикернең нигезендә яткан ситуация — реаль чынбарлык, кырыс тормыш хәлләре белән рухи дөнья, күңел омтылышлары арасындагы каршылыклар хасил булган.
Мондый хәлләрдән, күңелсезлекләрдән ничек чыга соң шагыйрьнең «ак юл, пакь юл» эзләгән лирик герое? Чынбарлыкны каһәрләпме? (Бу — романтиклар иҗатында бик еш өстенлек итүчән). Кешеләрдән, гади халыктан бизепме? Табигать кочагына качыпмы? Ул заман татар романтик шагыйрьләре арасында үзләрен шулай хис кылучылар да булмады түгел, булды. Әмма бу нәрсәләр Сүнчәләй иҗатында бөтенләй күренми диярлек. 1910-1914 еллар эчендә язылган ике йөз иллеләп шигырьнең күпчелегендә лирик геройның күңел көрлеге, тормышка актив мөнәсәбәте, оптимистик рухы өстенлек ала, шагыйрьдә яшәешнең асылын аңларга теләү, гап-гади авыл кешеләренә теләктәшлек гәүдәләнеш таба. Ничек кенә булмасын, кырыс тормыш хәлләре нинди генә газаплы кичерешләргә этәрмәсен, аның хис-фикер дөньясында зыялы кешеләргә хас җаваплылык тойгысы яшәүдән туктамый. Авылга мәгърифәт таратырга килгән икән инде, ул аны караңгыга санап кинәт кенә ташлап китәргә тиеш түгел, аның бу кешеләр алдында олы вәгъдәсе, анты-гаһде бар бит. «Авыл», «Мин», «Ялгызлык», «Ярлылык» кебек шигырьләрдә бу аеруча ачык чагыла.
Сүнчәләйнең шагыйрьлек, тәрҗемәчелек сәләте ачылуга, шигъри уй-кичерешләре тормышчан, тирәнрәк эчтәлек белән сугарылуга аның беркадәр вакытлар бөек Тукаебыз белән аралашып, дус-иптәш булып яшәве дә тәэсир ясаган. Тукайны 1907 еллар ахырында күргәләсә дә, алар беренче мәртәбә 1910 елның маенда гына күрешәләр, ләкин әле ул чак та яшь автор үзенең кем икәнлеген әйтеп өлгерми: яңа гына матбугатта күренә башлаганлыктан, аңа «бу мөһим булмас күк» тоела. Көзен Сүнчәләй тагын укыткан авылына — Сарашына кайта һәм шуннан Тукайга беренче хатын яза, ә бераздан батыраеп китеп, Байронның «Шильон мәхбүсе» поэмасыннан үзе тәрҗемә иткән бер кисәкне Тукайга җибәрә, киңәшләр сорый. Тукай исә, яшь авторга «элек вак шигырьләр тәрҗемә кыйлып карарга кирәк» дигән булса да, «Шильон мәхбүсе»н ярата һәм, төзәткәләп күчереп чыккач, «Мәгариф» нәшриятында үзенең кереш сүзе белән поэманы китап итеп бастырып та чыгара.
Ике шагыйрьнең хат язышулары бер ел чамасы дәвам иткән, бер истәлегендә Сүнчәләй аңардан уникелеп хат алганлыгын әйтә (ни кызганыч, хатларның сигезе генә сакланган, алары да күчермәләрдә генә). 1911 нче һәм 1912 елларның җәй ахыры — көз башларында алар якыннан аралашып та яшиләр, кай көннәрдә Тукайның «фәкыйрь генә, күңелле генә бүлмәсендә… күңелле, рәхәт, сабыр сәгатьләрне, кичләрне, төннәрне» уздыралар, сөйләшәләр. Тукай теләге белән сүздән калып, тынып та торалар.
Бу аралашу, бу дус-иптәшлек, һичшиксез, Сүнчәләйнең иҗатына да бәрәкәтле йогынтысын ясамый калмаган, аны һәм фикри, һәм хисси җәһәттән баеткан. Өлкән иптәшенә, бөек шагыйрьгә атап язылган «Азан», «Хат кисәге», вафатыннан соңгы «Тукай хатирәсе», «Инеш», «Г.Тукаев», «Мәрхүм Тукаевка» кебек әсәрләрен укыганда, Сүнчәләйнең күңел дөньясы Тукайга олы хөрмәт һәм эчкерсез ярату хисләре белән тулганлыгын бик ачык күрәсең. Тукайның үлем хәбәрен ишеткәч, Сүнчәләй авыр кичерешләр эчендә кала, Сараш авылының «зират коймасы буенда әле күптән түгел генә яшелләнеп чыккан чирәмгә яткан да шул чирәмле җирне тырмый-тырмый елый» (Р.Ишморат. Гомер сукмаклары. 71 б.). Шунысын да әйтик, «Яшә» исемле Сүнчәләй шигыренең «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй ходаның дөньясын» дип башланган дүрт юлы («ходаның» урынына «халыкның» сүзен куеп) һаман да әле Тукай шигыре булып йөри.
Сүнчәләй иҗат мирасының зур өлешен тәрҗемә әсәрләр били, ул — бу чорның күренекле тәрҗемәчесе. Бу эшне ул оригиналь шигъри иҗат белән тыгыз бәйләнештә алып барган. Сүнчәләй рус һәм Көнбатыш әдипләреннән кемнәргә мөрәҗәгать иткән соң? Менә алар: Жуковский, Крылов, Пушкин, Лермонтов, Некрасов, Тургенев, Майков, Никитин, Шевченко, Надсон, Блок, Бальмонт, Байрон, Гюго, Гейне. Ул күбрәк ирекле тәрҗемә бирә, башлыча романтик шагыйрьләр әсәрләре белән кызыксына. Шунысы да бар, еш кына ул тәрҗемәләрен татар тормышына якынлаштырып эшли.
Тәрҗемәче Сүнчәләйгә хас икенче бер нәрсә — аның зур күләмле шигъри әсәрләрне — поэмаларны, шигъри трагедияләрне татарча яңгыратуга омтылуы. Шулардай Байронның «Шильон мәхбүсе»н югарыда телгә алдык инде. 1911 елда ул Пушкинның «Коръәнгә тәкълидләр»ен татарчалаштыра. Бераздан Сүнчәләй даһи Генрих Гейне иҗатына килеп чыга һәм аның мәшһүр «Әлмансур»ын тәрҗемә итә. 1913 елда Сүнчәләйнең бөтен шигъри иҗатын тупас рәвештә юкка чыгарып, «килешсез гыйбарәләр кулланып» (Ш.Сүнчәләй сүзләре) рецензия язган Фатих Сәйфи-Казанлы бу тәрҗемәне дә уңышсыз эшләнгәнгә санаган, ә менә Галимҗан Ибраһимов, Закир Кадыйрилар исә бу ирекле тәрҗемәгә уңай карашта торалар. Патша цензурасы, Смирновлар трагедиянең татар сәхнәсенә менүенә һаман тоткарлык ясап киләләр, шунлыктан ул бары тик Февраль революциясе алдыннан гына Оренбургта, 1917 елның мартында исә Казанда уйнала ала (әсәр тексты бизнең тарафтан әзерләнеп «Мирас» журналының 1994 елгы саннарында басылды). 1914 елларда Сүнчәләй рус язучысы Изабелла Гриневскаяның Ирандагы милли-азатлык хәрәкәте тарихыннан алып язылган «Баб» трагедиясен татарчалаштыра, озак еллар (1912-1928) авторның үзе белән хатлар алышып яши. Зур күләмле бу әсәр басылмый калган, кулъязмалары хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт музеенда саклана. Әсәргә Гали Рәхим, Фатих Әмирханнар тарафыннан уңай бәяләмәләр дә язылган була. И.Гриневская аның берничә шигырен русчага тәрҗемә иткән. «Тормыш» газетасының хәбәренә караганда (1916 ел, 30 ноябрь), Сүнчәләй М.Горькийга хат язып, аның «Тормыш төбендә» пьесасын татарчага тәрҗемә кылырга рөхсәт сорый һәм рус әдибе аңа бу рөхсәтне бирә дә (әлегә аның тарафыннан тәрҗемә ителү-ителмәве турында мәгълүматларга очрамадык).
1915 елның языннан Уфа шәһәр көтепханәсенең татар бүлегендә мөдир булып эшләгән Сүнчәләй Октябрь революциясен «инсаният тарихының иң мөкатдәс бер таңы» рәвешендә кабул итте, аны хуплавын шигырьләрендә чагылдырды, заманы өчен мәшһүр булган революцион җырлардан «Интернационал», «Марсельеза», «Матәм»нәрнең тәрҗемәләрен бастырды.
1919 елның 16 маенда Сүнчәләй партиягә керә һәм шунда ук аңа җитди эш йөкләнә һәм ул, үзәктәге органнарның кушуы буенча Кырымга килеп, Ялта өязендәге Партанет авылында мөгаллимлек итә. Шул вакытларда алып барган көндәлегеннән күренгәнчә, ул биредә Казанны, Галимҗан Ибраһимовларны, Фатих Әмирханнарны сагынып яши, Верхарнның «Таң»ын, Метерлинкның « Сукырлар»ын тәрҗемә итү белән дә шөгыльләнә. 1917-1920 еллар шигырьләрендә (алар әллә ни күп түгел) өстенлек итүче мотивлар революция — инкыйлаб белән бәйлеләр. Ләкин аның лирик «мин»ен табигатьтәге үзгәрешләр, мәсәлән, язгы хисләр, интим кичерешләр дә биләми түгел. 1918 елда ул «Йосыф Акчура хәзрәтләренә», шәһәр тормышын тәнкыйтьләгән (Синдә нур юк!… Син һаман сәүдәң белән мәшгуль мәгәр… Кайный бәгъреңдә мәкер, гайбәт, хәбәр…) «Шәһәр» дигән шигырьләрен яза. 1920 елның 25 июнендә көндәлек дәфтәрендә теркәлгән түбәндәге юллар Сүнчәләйнең коммунистлар партиясе члены өчен хас булмаган уйлар эчендә калуын сурәтли: «Бу көннәрдә ихтилалга нык катнашу фикереннән ваз кичү нияте белән мәшгульмен… Ихтилалга иштирякем (катнашуым — З.Р.) файдасыз (хосусән, үзем өчен вә үз хәятем өчен) булыр дип уйлый башладым…»
Кырымда хакимият Деникин кулыннан Врангельгә күчкәч, аңа яшерен эшләрен алып бару гаять кыенлаша һәм ул 1920 елның июнендә диңгез аша Төркиягә качып чыга. Өч айдан соң Сүнчәләйнең Мәскәүгә кайтып кергәнлеге, Кырым һәм Төркиядәге иҗтимагый-сәяси вазгыять турындагы фикерләрен партия Үзәк комитетына, Бөтенроссия Үзәк Башкарма Комитетына язып биргәнлеге мәгълүм.
Врангель җиңелү белән Сүнчәләйне яңадан Кырымга җибәрәләр. Ул анда өч ай була. Партиянең Үзәк комитетына адресланган доклад язмасында Сүнчәләй совет властен көтеп алган Кырым халкында ачлык хөкем сөрүен, җирләрнең крестьяннарга кайтарып бирелмәвен ачынып хәбәр итә. 1921-1922 елларны Милләтләр эше халык комиссариаты вәкиле сыйфатында Кырым Республикасында эшләгән Сүнчәләй Сталинга җибәргән бер отчетында бериш ОГПУ хезмәткәрләренең кайбер татар авылларында законсыз репрессияләрен туктату, җирләрне крестьяннарга кайтарып бирү, мәгариф эшләрен җайга салу, ачларга ярдәм итү буенча чаралар күрелмәгәнлеген язган, ачлыктан җәфа күрүче җирле татар халкына турында совет түрәләренең аз кайгыртуларына басым ясаган.
Әдипнең егерменче еллардагы тормышы, әдәби һәм иҗтимагый эшчәнлеге Уфа шәһәре белән дә бәйле. Хезмәт урыннары — Башкортостан Республикасы Мәгариф комиссариатында коллегия члены һәм сәнгать бүлеге мөдире, Уфа сәнгать музее мөдире, театр сәнгате техникумы җитәкчесе. 1928 елда Казанда Татар мәдәният йортының гыйльми секретаре вазыйфасын да башкарган. Партия номенклатурасына эләккән кеше буларак әнә шулай төрле-төрле җаваплы урыннарда эшләргә мәҗбүр булган. Әмма мондый шартларда да ул әдәби иҗаттан аерылмый яши. Кызганычка каршы, бүгенге татар укучысы аның бу чор шигырьләрен, пьесаларын, тәрҗемәләрен укудан мәхрүм әле.
Риза Ишморат истәлекләрендә шагыйрьнең Сараштагы тормышы һәм педагогик эшчәнлегендә җыр һәм музыканың зур урын биләве язылган. Сәгыйть скрипкада һәм мандолинада оста уйнаса, абыйсы Шәриф яхшы гармунчы да була. Сүнчәләйнең музыкага, сәнгатькә гашыйклыгы әсәрләрендә дә чагылыш таба. Мисал өчен «Сәнгатьчеләр» исемле пьесасына күз ташлыйк. Әсәрдәге үзәк образлар — актриса Әлфия, сукыр музыкант Халикъ, җырчы Биньямин, художник Рәшит, шагыйрь Борындык — сәнгать кешеләре.  «Таң алдыннан», «Скрипка моңнары» дигән сәхнә әсәрләренең дә эмоциональ дөньясы музыкага нисбәтле моментлар белән сугарылган. Сүнчәләй композиторлык сәләтенә дә ия булган, шәхси архивында ул тудырган унлап көй-җырның ноталары саклана. Музыка белгечләре алар белән кызыксынсалар икән!
Әдипнең революциягә кадәрге лирик әсәрләрендә болытлар сурәте еш очрый һәм ул шагыйрьнең оптимистик рухын чагылдырган кояш, таң, нурлы, якты дөнья, ямь кебек образларга каршы куела иде. Менә шомлы, фаҗигале утызынчы еллар килеп җитә һәм әлеге кара болытлар Сүнчәләйнең дә баш очында куера башлый. Яңа гына СССРның Төркиядәге (Измир шәһәрендәге) генераль консуллыгында бер ел эшләп кайткан Сүнчәләйне 1927 елның 1 июнендә кулга алалар. Аны милләтчеләр оешмасы эшендә катнашуда, Төркиядә чакта Зәки Вәлиди белән бәйләнештә торуда гаепләмәкче булалар. Бу юлы аны зинданда озак тотмыйлар әле. Ләкин иректә дә бик  аз яшәп  кала шагыйрь.   1929  елның 28 февралендә ул «солтангалиевчелек»тә гаепләнеп яңадан кулга алына. Бутырка төрмәсендә утырганда «хөрмәтле юлбашчы»га — Сталинга, шулай ук Ягодага, ОГПУның Көнчыгыш бүлегенә үзенең гаепсезлеген әйтеп язган хатлар да ярдәм итми, Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй атарга хөкем ителә, ләкин бу җәза ун елга концлагерьга җибәрү белән алмаштырыла. Соловкида алты ел чамасы утыргач, тиздән иреккә чыгам дип хатлар язган Сүнчәләйнең эше яңадан өчлек тарафыннан карала һәм 1937 елның 27 октябрендә ул атып үтерелә. Шулай итеп, бу күренекле татар әдибе, шагыйрь, тәрҗемәче, драматург, җәмәгать эшлеклесе Сүнчәләй тоталитар режимның корбаны була.
Күптән түгел Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында безнең тарафтан Сүнчәләй әсәрләренең күләмле җыентыгы әзерләнеп, Институтның гыйльми советында тикшерелеп басарга карар чыгарылды һәм Татарстан китап нәшриятына тапшырылды. Без монда мәрхүм Мөхәммәт Мәһдиевнең моннан ун ел элек әйткән «Сәгыйть Сүнчәләй мирасы өйрәнүчеләрен көтеп архив шүрлекләрендә, газета-журнал төпләмәләрендә ята. Якты дөньяга чыгуны көтеп ята» дигән сүзләрен дә истә тотып эш иттек. Шигырьләрен генә түгел, бәлки тәрҗемәләрен, балалар өчен язылган тезмәләрен, пьесаларын, тәнкыйть һәм публицистик мәкаләләрен, “Хатират”ен (1919-1920 елгы көндәлек дәфтәре), 66 хатын (аларның 39ы Соловкидан туганнарына, хатыны — актриса Әминә Милушевага, кызы Таһирәгә җибәрелгән) эченә алган әлеге бертомлыкны китап итеп бастырып чыгарырга кирәк иде бит. Бу зур шагыйрь һәм әдипнең иҗаты тулысы белән халкыбызга кайтарып бирелүгә лаек.
 



(Чыганак: Рәмиев З. Тукай һәм замандаш әдипләр: «Габдулла Тукай» энциклопедик сүзлек–белешмәсенә материаллар. – Казан: ТаРИХ, 2004. – 111б.)


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган