Тукай энциклопедиясен төзү кирәклеге турында сүз чыкканга, ялгышмасам, өч дистә елдан артык гомер үтте инде. Узган гасырның 70 нче елларында Украинада ике томлы «Тарас Шевченко сүзлеге» (Киев, 1978; асылда, энциклопедия) басылгач, аның сәхифәләрендә бөек украин шагыйре иҗаты белән татар әдәбияты вәкилләренең дә шактый багланышлы булуларын да (тәрҗемәләр, мәкаләләр, шигырьләр) күреп, Әбрар Кәримуллин һәм Нил Юзиевләр без татарларда да мондый энциклопедик характердагы хезмәтләр тудырырга вакыт җиткәнлеген язып чыктылар (ләкин, ни өчендер, андагы татар әдәбиятына караган мәкаләләрне Резеда Ганиева язганлыгын әйтмәгәннәр иде). Бу мәсьәләне бераз соңрак Флүн Мусин да кузгатты. Әмма бу елларда без әле Татарстаныбызның автономияле республика рәвешендә «чәчәк аткан»ын күреп, «шөкерана кылып» яшәп ята идек. Татар филологиясе буенча гыйльми эшләргә дә СССРда академик фәнне оештыру өчен җаваплы Мәскәү түрәләре татарларда энциклопедия кебек фундаменталь хезмәт булдыруга уңай карадылар дип әйтеп булмый. Мәсәлән, элегрәк тә алар Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтында Галимҗан Ибраһимов әсәрләренең шактый тулы 15 томлы басмасын әзерләүгә хәерхаһлык күрсәтмәделәр. Нәтиҗәдә, ул сигез томлы булып кына гамәлгә ашырыла алды.
Ниһаять, 90нчы елларга аяк бастык. Яңа иҗтимагый вәзгыятьтә Институт үз эшчөнлеген уйлабрак, шактый дәрәҗәдә мөстәкыйль рәвештә оештыра, планлаштыра башлады. Мәсәлән, әдәбиятчылар, текстологлар алдына күп гасырлык татар әдәбияты тарихын яңача, объектив критерийлар кулланып язу, җитмеш ел буе хәтта исемен дә телгә алырга ярамаган Гаяз Исхакыйның күпкырлы, бай мирасын кайтару, әсәрләренең унбиш томлы басмасын әзерләү мәсьәләсе килеп басты. Институттагы аз санлы фәнни хезмәткәрләр көче белән генә Тукай энциклопедиясен төзүгә алыну мөмкин түгел иде, билгеле. Бу урында ул чактагы кулъязмалар һәм текстология бүлеге мөдире, күренекле әдәбият галиме, Татарстан Фәннәр академиясе мөхбир әгъзасы Нил Юзиевнең иҗтиһадлы гамәлләргә баруын әйтергә кирәк. Тукай энциклопедиясе кебек күләмле, фундаменталь хезмәтне бөтен татар әдәбиятчы галимнәре катнашында гына, ягъни координацияләү юлы белән генә тудырып булачагын истә тотып, ул аны Институтның фәнни тикшеренү планнарына кертү мөмкинлеген көтеп тормыйча, вакытлы иҗат төркемнәре төзеп, килешүләр юлы белән эш итү карарына килде. Яңа төзелгән Татарстан Фәннәр академиясе җитәкчелегендә, аның әдәбият бүлемендә дә бу фикер хуплау тапты.
Татар телендә аерым күренекле шәхескә багышланган, ягъни персональ энциклопедия моңа кадәр бер генә тапкыр да төзелмәгән иде әле. Тәҗрибә дә тупланмаган. Әмма ки рус әдәбият белемеңдә үрнәккә алырлык хезмәтләр, барыннан да бигрәк, Лермонтов энциклопедиясе (Мәскәү, 1981) инде бар иде. Нил Юзиев бөек Тукаебызга багышланган энциклопедияне «энциклопедик сүзлек-белешмә» дип кенә атап эш башлау ягында торса да, аның нәкъ менә Лермонтов энциклопедиясе тибында эшләнергә тиешлегенә басым ясады. Беренче эш итеп анда бирелердәй мәкаләләр нинди характердагы мәгълүматларны эченә алачагын билгеләргә кирәк иде, һәм Н. Юзиев эшне сигез юнәлештә (бүлектә) оештырырга булды.
Беренче бүлектә Габдулла Тукай әсәрләре — шигырьләр һәм поэмалары, прозасы, публицистик мәкалә һәм фельетоннары, балалар өчен язылган шигырьләре, чәчмә парчалары — һәрберсе турында аерым-аерым фәнни фикер әйтелә.
Икенче бүлектә Тукай иҗаты татар әдәбият белеме мәсьәләләре белән бәйләнештә өйрәнелә (гаруз, жанрлар, вәзен, Коръән мотивлары, эстетик идеал, сатира, пейзаж, тарихилык, халыкчанлык, романтизм һ. б.)
Өченче бүлектә Тукайның туганнары, дуслары, атаклы замандашлары белән мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирелә (Зиннәтулла, Газизәләр, Сәгъди, Мотыйгулла хәзрәт, Сәгыйт Рәмиев, Габдулла Кариен һ. б.).
Дүртенче бүлектә Тукайның аерым татар әдипләренә тәэсире турында сүз бара, шулай ук шагыйрьнең татар вакытлы матбугат органнары, нәшриятлар белән багланышы тикшерелә.
Бишенче бүлек «Тукай һәм татардан тыш дөнья» дип исемләнгән иде. Бөек шагыйребез иҗаты кайбер төрки халыкларга оригиналда, ә, гомумән алганда, башка милләтләр укучыларына тәрҗемәләрдә барып иреште. Бу изге эшне шагыйрь-тәрҗемәчеләр үти. Энциклопедиядә алар эшчәнлеге дә яктыртылырга тиешле була.
Алтынчы бүлектә Тукай темасының сәнгать төрләрендә—театрда, телевидениедә, кинофильмнарда; рәссамнар иҗатында, сынлы, декоратив сәнгатьтә; музыкада чагылышы өйрәнелә.
Җиденче бүлектәге мәкалә һәм белешмәләрдә Тукайның тормышы һәм иҗаты белән бәйле урыннар турында сөйләнә. Монда Тукай иҗатындагы әдәби топографик материал тәфтишләнәсе, ягъни шагыйрь әсәрләрендә Төркия, Уральск (Җаек), Мәскәү, Болгар, Кушлавыч, Кырлай кебек шәһәр-салалар, илләр, мәмләкәтләр урын алуы күзәтелә.
Сигезенче бүлек. Тукай тормышын һәм иҗатын өйрәнү белеменең йөз еллык тарихы бар. Бик күп татар галимнәре Тукай феноменының асылын ачарга, әсәрләрен интерпретацияләргә омтылдылар, хәзер дә әһәмиятен югалтмаган фикер-бәяләр дә әйтелде, сәяси вәзгыять басымы астында кайбер әсәрләр ялгыш та аңлатылдылар. 7-8 еллык иҗат дәверендә 750 әсәрен 65 ләп ачык һәм яшерен имза (псевдоним) кулланып укучыга җиткергән Тукай. Бу мәсьәлә дә игътибардан читтә калмастыр.
Татарстан Фәннәр академиясенең Гуманитар фәннәр бүлеме каршында оештырылган вакытлы иҗат коллективы 1995-1997 елларда әлеге бүлекләр өчен языласы мәкаләләрнең исемлеген төзү белән мәшгуль булып, ул (исемлек) 1998 елда брошюра сыйфатында басылып чыгып, әдәби һәм гыйльми җәмәгатьчелеккә җиткерелде, хупланды. Хәзер инде җиң сызганып энциклопедиягә керәсе мәкаләләрнең үзләрен язарга кирәк иде.
Югарыда искәрткәнемчә, Тукай энциклопедиясен Г. Ибраһимов исемендәге институт фәнни хезмәткәрләре катнашында гына төзү һич тә мөмкин түгел иде. Икенче кыенлык: ул вакытларга Гали Халит, Ибраһим Нуруллин, Нил Юзиев, Рәшат Гайнанов кебек күренекле тукайчы галимнәребез инде бакый дөньяга күчтеләр. Бераздан Тукай энциклопедиясе төзүне кайнар хуплаган Әбрар Кәримуллин, Рәфыйк Нәфыйковлардан аерылдык. Тукайчылар сафы сирәкләнеп калды… Әмма шулай да Тукайны айларга, яңача аңлатырга омтылучы галимнәребез, эзләнә торгач, табыла торды. Бу урында Казан университетыннан Тәлгат Галиуллин, Хатыйп Миңнегулов, Резеда Ганиева, Таһир Гыйлаҗев, Дания Заһидуллина, Рифә Рахманнарның, хәзерге гуманитар-педагогика университетыннан Фоат Галимуллин, Фәрит Яхин, Эльмира Галиева кебек галим-галимәләрнең исемнәрен атарга кирәк. Институтыбызның үз фәнни хезмәткәрләре дә кадәри хәл көч куялар, билгеле.
Хөрмәтле укучыларыбыз, галимнәрнең Тукай энциклопедиясен төзү эшенә керешкәннәренә инде дистәдән артык ел үткәнлеген белгәч тә, «Кайда соң ул энциклопедия?» дигән сорау бирерләр һәм бу гаҗәп тә булмас. Безнең җавап әлегә укучының кызыксынуын канәгатьләндерерлек түгел: Тукай энциклопедиясе төзелеп бетмәгән һәм шагыйрьнең 125 еллык юбилеена да ул укучы кулына килеп кермәячәк.
Сәбәпләр күп төрле. Беренчесе, һәм иң мөһиме дә дияргә була: бу — аны төзүгә игътибарның аз булуы (бу хакта элегрәк матбугатта да әйтелде, Татарстан Президентына хат та юлланды). Җитәр-җитмәс бюджет акчасына утырып кына фәнни тикшеренүләр алып баручыларга мондый фундаменталь хезмәтне башкарып чыгуга сарыф ителәчәк ресурсларны табу — үзе зур мәсьәлә. Дөрес, сигез-тугыз ел дәвамында Татарстанның Фәнни тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре фондыннан, «Мирас» фондыннан беркадәр акча бүленеп килде (хәзер бусы да тукталды). Энциклопедиягә дигән, 2800ләп мәкаләнең (һәрберсенең күләме ярты биттән 4 биткә кадәр) 1500ләбе генә язылган. Күренә ки, эш һаман да шушы тизлектә генә дәвам итсә, аларны язып тәмамлау һәм тиешенчә редакцияләп, Тукай энциклопедиясен бер бөтен итеп нәшер кылу өчен тагын ун еллап вакыт кирәк булмагае.
Күптән түгел Тукайның быелгы 125 еллык юбилеена энциклопедия өчен язылган мәкаләләрнең беркадәресен китап рәвешендә бастырып чыгару уе туды, һәм вакытлы иҗат төркемендә бер карарга киленле: шагыйрь әсәрләре турындагы мәкаләләр белән укучыларны таныштыра торырга кирәк. Бу китап-җыентык якынча 750 ләп мәкаләне эченә алырга тиешле (Тукайның төрле жанрда язылган әсәрләренең гомуми саны — 750). Алар теге яки бу әсәрнең идея-эстетик табигатен, сәнгати үзенчәлеген бүгенге фән күзлегеннән җентекле тикшереп, дәлилләп ачуга хезмәт итәрләрдер. Табигый ки, һәр мәкалә, әсәрләргә элекке тикшеренүчеләр хезмәтләрендә очрый торган бәяләрне дә истә тотып язылса гына, энциклопедиядә урын алуга хаклы. Анда әсәрләрнең башка телләргә тәрҗемә ителүе турындагы мәгълүматлар китерелә, кыскача гына сәнгать дөньясында чагылышы да әйтелә. Ахыр чиктә, мәкалә Тукай каләменнән чыккан һәрбер текст турында җыйнак, әмма тирән эчтәлекле, фикерле фәнни хезмәт булып әверелер дип уйлыйбыз.
Моннан ун еллар элек, Тукайның 115 еллык юбилее вакытында бу юлларның авторы энциклопедияне төзү эшен 120 еллыгына төгәлләү фаразын биреп караган иде. Булмады, өлгермәдек. Хәзер инде аны төзеп төгәлләү вакыты итеп 2016 елны — шагыйрьнең тууына 130 ел тулу юбилеен билгеләргә тиешбез сыман. Ни язгандыр тагын…



Зөфәр РӘМИЕВ,
вакытлы иҗат төркеме җитәкчесе,
филология фәннәре докторы

(Чыганак: Казан утлары, №4, 2011)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган