Кайтмады үч, бетте көч, сынды кылыч…
Г. Тукай
Күзләр — кара кояш! Гамь яктысы…
Гөлҗамаллар төнлә җеп эрләр.
Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч…
Бар ышаныч сездә, тереләр!»
Кайтмаган үч булып, һаваларда
Яшен балкыр… яңгыр кояр күк.
Күз йомарга курка, —
Кара төндә
Столыпин кеше суяр күк.
— Үлеп аңлатам, — ди, — яшәр өчен —
Көтмә, татар, шәфкать патшадан.
Юккамыни бабаң әкиятендә
Тере килеш кеше ашаган
Аҗдаһаның башын өзә батыр…
Суккан җирдән сез дә өзегез!
Күрәсегез килсә үзегезне —
Кылыч йөзе булсын көзгегез.
Юкса, алар һаман кеше суя…
…Ютәлли дә Тукай… туктала.
Өши ләса, —
балкып чык та, кояш,
Бер генә уч җылы бир аңа!
Бер генә уч җылы, бер генә нур
Тиештер бит инде бу җанга —
Яна-яна… янып беткән өчен,
Нурын бирә-бирә җиһанга.
Карурманнар уртасында калып,
Тарихларның кылын тарткан бар:
Асрамага бушлай бирсәләр дә,
Тукай булгач, шактый сатканнар!
Көн дә үтергәннәр әкрен генә,
Кага-суга торгач — бер үлгән.
Әмма җирдә күпме телсезләргә
Тел ачкычы биреп өлгергән…
Халкым булып күзләренә багам:
Күз нурлары иңә җаныма.
«Китмибез»не ясин итеп укыйм,
Иелеп мин шагыйрь алдына.
— Телдән калмагыз, — ди, җанкаралар
Йөрәк туктаганын чамалар, —
Ильминскийлары балта бирер,
Ишмиләре башны чабарлар!
Күзләр — кара кояш,
Гамь утыннан
Кем кабынып китәр, кем дөрләр?!
Иреннәрдә сүзләр: «Сынды кылыч…
Бар ышаныч сездә, тереләр!»