(Иделдә сәяхәтем хатирәсе)
Килсә байның ач халыкны күзгә-күз мыскылласы,
Яллый ул, әлбәт, пароход, ансы — байлар юргасы.
Ярда торган ач халыкка йөз дә бормый, туп-туры
Юргалый ул шунда тиз-тиз, кайда бай сайфиясе.
Бу тупаслыктан көлеп торса кояш, күктән карап,
Нурны каплый «эссе!» дип бай — кулда бар шәмсиясе!
Бай киенгән франт-шикларча халык тирсе белән,
Батсачы шунда үзе һәм аләте нәкълиясе.
Ул хәзер туктар сиңа, и ач авыл, мохтаҗ авыл!
Җимрек өй каршында ич оҗмах кеби кәйфиясе.
Җаннарым, күз нурларым, сез, бу мәһабәтне күреп,
Җан ачып: «во как!» дисез, мәзлум мужиклар семьясе.
Сайфия — дача.
Шәмсия — зонтик.
Аләте нәкълия — пароход.
Кәйфия — күңел ачу урыны.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).