Ниндидер бер кош Аулаучы, урманнардан, куаклыклардан аулап, берничә Сандугач тоткан иде. Мискинчекләрне һәркайсын үз өендә сайратыр өчен, почмакларда асылган читлекләргә ябып куйды. Бу бичараларның сайрар һәм кәефләнер урыннары куаклар башы иде. Инде зинданга ябылгач, сайрау кайгысымы? Шулай булса да ни эшләмәк кирәк! Болар кайсы кайгыдан вә кайсы ялгызлыктан сайрашалар иде. Боларның арасында бигрәк моңлысы, бигрәк газап чиккәне — үзенең сөйгән дустыннан аерылган бер Сандугач иде. Бу бәхетсез кошның яшь аралаш күзләре һәр заман кырлар, сахралар тарафына текәлгән иде. Әмма егълаганга карап хәсрәт бетәме соң? «Гакылсызга авырлык төшсә — җылый, гакыллыга читенлек килсә — котылырга чара эзли», — дигән шикелле, бу Сандугач та үзен-үзе ушбу сүзләр илә җуатырга кереште: «Тукта әле, мин ни өчен бу чаклы хәсрәтләнәм? Әлбәттә, мине суярга дип тотмаганнар. Хуҗам да җырларны, матур сайрауларны тыңларга һәвәсле. Әгәр мин яхшылап сайрап, тавышымның матурлыгы хуҗама ошаса, ул мине яратыр; яраткач, мине бу зинданнан коткарып, азат итү ихтималы да бар».
Кошымыз шулай уйлады вә уйлаганыңча сайрарга да башлады.
Бу үзенең кайгылар тарата вә күңелләр дәртләндерә торган сайраулары илә кичне озаткан шикелле, иртәге таңны да каршылый иде.
Ахырда ни булды? Яшь кош бу сайравы илә үзенең бәхетсезлеген генә арттырды: начар сайраган яки бер дә сайрамаган Сандугачларга читлек ишеге әллә кайчан ачылды, азат иттеләр. Әмма бу никадәр матур сайраган вә кәефле җырлаган саен, моны тагы катырак каравылладылар.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.).