Гәрәбә кыр… Көяз көнбагышлар
Үсмер кызлар кебек сипкелле.
Көләч көнбагарлар арасында
Туфан балкый кояш шикелле.
Бәхетле чак: Туфан — уртабызда…
Шушы сурәт гел күз алдымда.
Сыйлы көздә кунак булган идек
Ганимәтле Арча ягында.
Ул яңадан килде… язлар җиткәч,
Бәхилләшер өчен килгәндәй;
“Тәүфыйк телим, зирәк акыл”, – диде,
Хәер-фатихасын биргәндәй.
Васыятен әйтеп китте Туфан…
Без бурычлы аны акларга:
“Тукай – безнең иң зур дәүләтебез,
Ә дәүләтне кирәк сакларга!”
Һәм сакларга туган телебезне!
Без – Тукайлы халык, Туфанлы!
Сүз-иманга тугры калсак кына,
Тел-дәүләтле, димәк, Ватанлы!
Без Туфанга кайтып куәт алыйк,
Арындырыйк җанны сөремнән.
…Кырлай кырларында җем-җем рәшә,
Әллә Тукай, әллә Туфан дәшә
Шау кояшлы офык түреннән.