1

Рус мәүлүде үтеп китте, көннәр суык,
Колакларда, борыннарда өрлә куык;
Җылы мичсез кибетләрдә сатучылар
Малын сата, бии-бии кулын уып.
Байлар кигән тиен толып, төлке толып,
Үз фикренчә, Печән базар күрке булып;
Куллар сузу, ялангачлык, ертык җилән
Күрнә аңар кызык булып, көлке булып.
Хулиганнар груһлана казенкага,
Суык чөнки — сызлый арка һәм җилкә дә;
Ушбу халык, кабак ничек ачылгач та,
Бик нык суга гөнаһы юк бутылкага, —
Диеп аңар: «Эчеңдәге суың чыгар,
Аның белән безне җылыт, безне сугар;
Эчтән безгә бишмәт киерт, чикмән киерт,
Көчле хәмер! Синең кулда зур ихтыяр».
Шәкерт белән школьниклар тиз-тиз атлый,
Йөгрә алар, колакларын саклый-саклый;
Дошман шәкерт, школьниклар арасында
Бу хәл — суык мәҗбүр иткән иттифак, ди.

2

Юлга чыксаң — җилләр каршы, туры була,
Буран чыкса — адаштыргыч юлы була;
Кинәт кенә җиккән атың туктап кала,
Җаның курка: карак очрый, бүре була.
– Монда кара, явыз, усал, мәлгунь бүре!
Тамагыңа күсәк белән лом кергере;
Мужикларның тырма теше кеби тешең
«Мәгыйшәтче» мие мислендә чергере!
Нигә соң син мескин мәҗбүр мужикларны
Талавыңда беләлмисең хәд-чикләрне?
Мужик әллә сиңа азык булып туып,
Җирән атын сиңа булсын дип җиккәнме?!

3

Суык инде; Кабан күле чынлап катты:
Юргаларга башлар инде байлар аты;
Көн юргала, төн юргала, тик юргала, —
Узалмассың «акыллы баш» Ишморатны.
Әүкатлене тешли алмый салкын, суык,
Черек күлдә, берсен-берсе куып-куып,
Җегет белән кызлар йөри шаркылдашып,
Боз өстендә тимераяк берлән шуып.

4

Никтер кичә озак йөрдем урамда мин,
Гаҗиз булдым эчем-тышым туңганга мин;
Җылныр өчен берәү белән сугъшыйм, димен,
Юлда торып, кеше сайлыйм сугарга мин.
Күрдем шунда: берәү бара таза гына,
Өсте-башы чибәр генә, яңа гына;
Читкә генә карап барган чагы иде,
Мин «чалт!» итеп менеп төштем яңагына.
Сиздем шунда: тәнем җылнып китте, кызып,
Дөп! дөп! итә мине сыйлап төшкән йозрык;
Явыз тагын артык җылтып куймасын дип,
Без бәндәңез бик тиз генә торып «сыздык».
Читкә киткәч, гайрәтләнәм мин абзыйга:
«Тукта әле, бирермен, дим, мин аузыңа!»
Тагы килеп абзам берне бирмәсен дип,
Атлыйм үзем артка һаман аз-аз гына.

5

Рус кардәшләр бигрәк каты кыйлды бәйрәм,
Бик күп семья башы эчеп улды әрәм;
Былтыр, хәер, безнең кайсы бәйрәмдәдер,
Татарлар да үлде эчеп берән-сәрән.
Эчә халык суык дип тә, бәйрәм дип тә,
Эчә халык хәләл дип тә, хәрам дип тә;
«Кытайский әфлисуннар яшьнектә», — дип,
«Эчми үткән яшьлек гомре әрәм», — дип тә.

Рус мәүлүде — гыйнварда була торган христиан бәйрәме (Рождество).
Груһлана казенкага — кабак, аракы кибетенә төркем-төркем җыела.
Иттифак — союз, берләшү.
Мислендә — кебек.
Әүкатле — бай кеше.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган