(Бер авыл малае авызыннан)

I

Җәй көне. Эссе һавада мин суда койнам, йөзәм;
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде шаять бер сәгатьсез тирләмәм, дип уйлагач,

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, — юк янымда юлдашым.

Бервакыт китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам: бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак берлән утыра тузгыган сачен тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачләрен үргәч тарап, сикерде төште суга ул;
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Инде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага,
Җен оныткан ахыры, — калган тарагы басмада.

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга, таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин, и чабам;
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Бер заманны әйләнеп баккан идем артка таба,—
Аһ, харап эш! — Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, — ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын — ул куадыр, ул куадыр — мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып җиттек авылга бервакыт,
Су анасыны куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да, «һау!» да «һау!» — бертуктамый этләр өрә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем;
И явыз карчык! Тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни, алтын тарак таптым!» — дидем;
«Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», — дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны, алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, — уйлый эченнән әллә ни…

II

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
«Шык» та «шык!» — кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да кузгалмыйм әле.
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни:

— Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә берлән, и пычагым кергери!

— Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең угълың, карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм;
Калтырыйм, куркам: «Ходай! — дим, — инде мин кайда барыйм?»

Һич өзексез «шык» та «шык!» Безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачләреннән чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тизүк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине!

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым,
«Йә иясе юк!» — дип, әйберләргә тими башладым.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган