(Остазым Г. Тукайның үлүенә өч ел тулганда)

Күкрәк киереп, синең кебек җырлармын мин,
Яшьлегемне нурың белән нурлармын мин;
Синең кебек ямь сөярмен, нур сөярмен,
Чүплектәге чүп-чарларга кунмамын мин!
Синең гали хезмәтеңнән үрнәк алсам,
Түбән төшми, әкрен генә үргә барсам,
Үз халкымның моңын җырлап, зарын сөйләп,
Айрылмыйча һәрвакытта бергә барсам, —
Булыр иде нинди бәхет, нинди шатлык!
Бу дөньяның тарлыкларын чыксаң ватып,
Тукай кебек, мәңге үлмәс тавышың белән,
Җырың калса Дим буйларын шыңгырдатып!
Булыр әле, бу кара төн мәңге калмас,
Йөрәктәге әрнү, сыкрау күпкә бармас,
Кара төннәр йөзтүбәнгә капланырлар,
Галибанә канат җәеп, таң нурлангач!
Матур көннән һич тә өмет өзмимен мин,
Матур көнгә матур юллар эзлимен мин,
Кара төндә алга барган юлчы кебек,
Алгы көнге бәхетемне күзлимен мин!
Зур Тукайны һаман шулай сагына-сагына,
Җырларына, моңнарына табына-табына,
Үргә таба җырлый-җырлый үрләрмен мин,
Бөркет кебек, тауга канат кагына-кагына!


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган