(Бер Америка гәзитәсеннән)
Ничектер, белмимен, бер көн идән асты кошы — тычкан
Егылган да келәттә бер табак сөткә килеп төшкән.
Йөзеп карый табакта арлы-бирле — һич чыгып булмый!
Сыек сөт бит, бата, һич тә табактан ычкынып булмый.
Йөри тычкан, йөзәдер, тик торып булмый, йөрәк түзми,
Йөзәдер аркылы, буйга — котылмактан өмид өзми.
Тырышмак бушка китми бит, бераздан соң була уңгай:
Бу тычкан шулкадәр йөзгән, куерган сөт тә — булган май.
Хәзер бит батмый — тычкан кийрелеп майга аяк баскан;
Сикергән дә табактан ул, чыгып, үз урнына качкан.
*
И карендәш! Син, кирәксә, суга бат йә сөткә бат!
Ит сабыр, күрсәт чыдамлык һәм дә ит гайрәт, сөбат!
Ит сөбат — ныклык күрсәт.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).