(Сөям дә, сөймим дә, яратам да, яратмыйм да)
Сөям сезнең сызылган кашыңызны,
Тузылган сачыңызны, башыңызны.
Яратам тәмле, татлы сүзеңезне,
Зөбәрҗәт төсле якты күзеңезне.
Сөям кәүсәрдән әхля ирнеңезне,
Бу мактауга ризалык бирдеңезме?
Сөям кысмыйча нечкә билеңезне,
Ничек дисәм дә аз тәмсилеңезне.
Сөям бигрәк, хосусән, садреңезне;
Ни соң ул: шәмсеңезме, бәдреңезме?
Сөям кочмакга мәрмәр муйныңызны,
Сөям оҗмахка биңзәр куйныңызны.
Сөям «җаным» дигәндә «җим»еңезне,
Сөям «дустым» дигәндә «мим»еңезне.
Сөям сезнең әдәп-инсафыңызны,
Егет кулы тиюдин сафыңызны.
Яратканым — килешле кәкре калфак,
Очы кәп кәкре килгән, агъзы ялпак.
Ишан хәзрәт билет бирсә бәңа гәр,
Аныңлә җәннәтә керсәм бәрабәр,
Бәнем каршымда хур калфак кимәзсә,
Бәңа: «Җанашым, исәнме?» — димәзсә,
Диям: «Әстәгъфирулла, анда кермим,
Китәм әгърафә тиз, бер ань дә тормыйм».
Яратмыйм бер дә сезнең җәһлеңезне,
Караңгы салеңезне, шәһреңезне.
Яратмыйм бер дә остабикәләрне,
Сези алдарга оста бикәләрне.
Алар сездән балаларын карата,
Идәнен юсаңыз, бигрәк ярата.
Сабак «бабын наданлык»тан аласыз,
Гомер буе надан булып каласыз.
Утырып сез бозаулар берлә бергә,
Лыкылдыйсыз иҗекне бергә-бергә.
Туып алтын булып, туфрак буласыз,
Мәгарифтән сукыр-чукрак буласыз.
Сезең әүлядыңыз сездәй әдәпсез,
Әдәпсезлектә сабит сез, әбәд сез.
Җиһанда, санки, бер сатлык таварсыз,
Имамнар кайда аударса — аварсыз.
Вә сез әнгам дәгелсез бөйлә хаксыз,
Хокука мөстәхак, бәлки әхаксыз*.
Вакыт кортылмага бу пәнҗәләрдән,
Вакыт ычкынмага эскәнҗәләрдән.
Ышанмаңыз, бабай Сәйдәш** надан ул,
Түгел надан гына — анларга хан ул.
* Һәм болай хокуксыз булырга сез хайваннар түгел, хокукка хаклы, хәтта бик хаклысыз.
** Бабай Сәйдәш — Казан сәүдәгәре, Әхмәтҗан Сәйдәшев (1840-1912), «Бәянел-хак» газетасы нашире. Ул татар тормышының традицияләрен яклау тарафдары. Г.Тукайның аңа мөнәсәбәте тискәре була.
Әхля — татлырак.
Тәмсилеңезне — охшатылуыгызны.
Садреңезне — күкрәгегезне.
Шәмсеңезме — кояшыгызмы.
Бәдреңезме — тулган аегызмы.
Биңзәр — охшар, охшый торган.
«Җим»еңез,»мим»еңез — «җ» һәм «м» авазлары.
Ань — сулыш алырлык ара.
Җәһел — наданлык.
Саль — ел.
Шәһр — ай.
Бабын наданлык — наданлык дигән бүлек.
Әүляд — балалар.
Сабит — нык.
Әбәд — мәңгелек.
Санки — гүяки, әйтерсең лә.
Кортылмага — котылырга.
Пәнҗә — тырнак.
Эскәнҗә — кыса, кыскыч.
(«Татар кызларына». «Уклар» журналының 1906 елгы июль (2) санында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Тукай үзе исән чакта бер шигъри җыентыгына да кермәгән. Өчтомлыкта (1929) урын алган. Текст «Уклар»дан алынган.
Китәм әгърафә тиз… — әгъраф — җәннәт белән җәһәннәм арасындагы урын.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).