Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Йа Ходай, күрсәт, диген, ушбу җиһанда якты юл;
Ул — рәхимле; әткәң-әнкәңнән дә күп шәфкатьле ул!
Саф әле күңлең синең, һичбер бозык уй кермәгән,
Пакь телең дә һич яраусыз сүзләр әйтеп күрмәгән.
Пакь җаның һәм пакь тәнең — барлык вөҗүдең пакь синең;
Син фәрештә валчыгысың, йөзләрең ап-ак синең!
Кыйл дога, ихлас белән тезлән дә кыйбла каршына;
Бел аны: керсез күңелдән тугъры юл бар гаршенә!
Әй бәһале, әй кадерле, әй гөнаһсыз яшь бала!
Рәхмәте бик киң аның, һәрдәм таян син Аллага!
Гаршенә — югарыга, күккә.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).