Кыш, буран, салкын һава, яфрак кадәрле кар төшә,
Җил куа карны, һаман да кар «төшәм» дип тартыша.
Сызгыра җил, ыжгыра, тик кар буранын арттыра;
Шул вакыт мәсҗед катында дөм сукыр бер карт тора.
Кичә-көндез ушбу җирдә, Тәңренең язмыш көне,
Капчыгын тоткан, сорана җәй вә көз, яз, кыш көне.
Кызганыч хәл, кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен,
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!
Әйтсәм әйтим инде сезгә: бу кеше бик бай иде,
Эчкәне балдан, шикәрдән, ашлары тик май иде.
Бер заман тоткан иде шөһрәтләре дә даннары
Бу сукыр картның Казан, Ханкирмән, Әстерханнары.
Ул кибетләр, мин сиңайтим, ул хисапсыз маллары, —
Кайсын алсаң шунсы хәзер: гөлләреме, аллары?
Ул тройка атлары, ул бик матур фәйтуннары, —
Кайда ул төлке толыплар, кайда, ай-һай, туннары!
Шәп иде! Бик шәп иде, мин шуннан артык ни диим?
Шыр ялангач бит, күрәмсез, бирсәңезче бер кием.
Барча хәзрәтләр иделәр бу бабай мәфтүннәре,
Калмады бу карт өчен һич итмәгән әфсүннәре.
Башларын салындырып һәм кәкре-бөкре боргалап
Йөрделәр бу карт янында юрга тайдай юргалап.
Кайда бай хәлендәге җаннан сөекле дустлары, —
Кайда качкан барчасы: Гайнүкләре, Әхмүшләре?
Кызганыч хәл! Кызганыч хәл, бик кыен бит, бик кыен;
Бирсәңезче бер тиен тик, тәңкә түгел бит, тиен!
Биш намаз саен намаз әһленә кул сузып кала;
Күрми һәм хәзрәт бу картны, тик кырын күзне сала.
Ә шулаймы? Акча барда бар да дуст шул, бар да яр,
Акча исе чыкмый торса, бар да яныңнан таяр!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).