(Пушкиннән мокътәбәс)
Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;
Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.
Күрәлмим мин азатлык бер дә чиксез ихтыярымнан;
Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан.
Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды;
Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы.
Бетердем шиңдереп төрле гүзәл чәчкәмне барсын да
Явыз тәкъдир, каты тәкъдир, суык тәкъдирем астында.
Өмидсезмен: фәкать актык дәкыйкамне көтәм инде,
Көтәм: кайчан тавыш-тынсыз гына бер көн бетәм инде?
Төшәр-төшмәс торадыр соңга калган бер генә яфрак, —
«Төшәм» дип калтырый, җил сызгырып киткән саен чак-чак.
Мокътәбәс — файдаланып язылган.
Дәкыйка — минут.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.: шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).