Безнең авылга мөхтәрәм шагыйребез Габдулла әфәнде Тукаев җәнапларының вафат хәбәре шимбә көн сәгать унда килеп җитте. Килү берлә хәбәр бөтен авылга таралып та өлгергән. Шул көн килгән ике нөсхә «Кояш», өч нөсхә «Йолдыз» йорттан йортка йөртелеп укылган. Яшьләр, картлар, кызлар, карчыклар аны кайгыртканнар, аның рәхәт рухы өчен дога да кылганнар.
Габдулла әфәнде берлә күптән таныш мәктәп балалары да үзләренең остазларын кайгыртып, аның мәҗмугаларын алыр өчен кулларына кергән акчаларын туздырмаска сүз беркетеп куйганнар. Өйләдән чыгышлый мәчет картлары: «Ул кем, ул нинди кеше, дин исламга нинди хезмәт итте?» — диеп, миннән сораша, эзәрлекли, җентекли башладылар. Мин дә үзем белгән кадәр аны халыкка аңлатырга тырыштым. Кич ясигъдән (кичке намаздан) соң күл буена төшеп утырдым. Миннән еракта түгел бер мунча янында авыл яшьләре җыелып, моң гына, зәгыйфь кенә чыгарылган гармун тавышына бер-икесе авылда гына була торган саф тавыш берлә җырлыйлар, башкалары тыңлыйлар иде.
Җырлары ачык ишетелмәсә дә, арада «шагыйрь Тукай» дигән сүзләр ишетелә иде. Мин: «Бу ни, болар ни җырлыйлар икән?» — дип, чынлап тыңлап карасам, үзләренең шагыйрьләре хакында бер «Илаһи бәет» тәртип кылып, шуны көйләп утырганлыкларын сиздем.
Безнең тарафта авыл яшьләре бер-бер фаҗига булса, шул хакта гавам әдәбияты тарзында бер касыйдә (Гавам әдәбияты тарзында бер касыйдә вешендә бер бәет) тәртип итеп, исеменә «илаһи бәет» диләр. Шулай итеп, авыл җирендә «Суга баткан кыз», «Картада оттырылган кыз», «Ябышып чыккан кыз», «Үтерелгән мулла» вә башка исәпсез-сансыз «илаһи бәетләр» хасил булган.
Менә алар бүген ярты көн эчендә кадерле шагыйребезне үзләре белгәнчә, фикерләре җиткәнчә кадерләп, бер «Илаһи бәет» тәртип кылганнар да шуны җырлыйлар вә ихлас берлә тыңлыйлар икән. Иртәгесен «Илаһи бәет»ләрен эзләп табып алдым. Авыл яшьләренең үзләренең кадерле шагыйрьләренең вафатына ачынып әйткән бер «Илаһи бәет»ләренә милли җәридәләр бер урын бирерләр өмите берлә «Кояш» идарәсенә җибәрәмен.
Илаһи бәет
Бисмиллаһи вә билләһи, укыдык корбан гаетен;
Без әйтәбез, сез тыңлагыз Тукай шагыйрь бәетен.
Тукыз йөздә унөч елда апрель икесендә
Тукай мескен вафат булган Клячкин больнисында.
Ак келәтнең келәсен элә белми эләсең;
«Әҗәл» агай, син нишлисең, килә белми киләсең.
Ак келәтнең алдында калды бәнем җиләнем;
Егерме алтыда үлеп китте Тукай шагыйрь сөйгәнем.
Тавык йөри кырлашып, кызлар йөри җырлашып;
Безнең өчен җыр язды тырышып та тырматып.
Йөгерә үрдәк, йөгерә каз, боты озынга күрә;
Без Тукайны сөябез җыры матурга күрә.
Йөгереп кердем келәткә, кулым тиде беләккә;
Җылы аштай җырлары чат ятадыр йөрәккә.
Ызба артында алмагач, кисеп җиргә салмагач;
Җырла, моңай, саргай, үл, матур Тукай «алмагач.
Мәсҗет башы манир-манир, манир саен бер талир;
Безне ятим калдырып, китте безнең шәп шагыйрь.
Тукай абзый, яшь чагыңнан белә идек без сине;
Онытыр диеп уйлама, онытмабыз без сине.
Алма бирдем — алмадың, тәңкә бирдем — сайладың;
Безнең матур дөньябызда ник ике-өч ел калмадың?
Тауга менсәм — тау биек, түбән төшсәм — тамырлык;
Тукаен җуйган яшьләргә ходай бирсен сабырлык.
Актыр җиләнем минем, күктер җиләнем минем;
Кабереңдә шат йокла, җаным, шагыйрем минем.
Хасил булган — барлыкка килгән.
Җәридәләр — газет, журналлар.
1913
Тукай бәете
Бисмиллаһи вә биллаһи,
Җитте корбан гаете;
Без әйтәек, сез тыңлагыз
Мәрхүм Тукай бәетен.
Тарих мең дә тугыз йөз дә
Унөч елы бу вакыт;
Унбишенче апрелендә
Җырчыбыз Тукай вафат.
Булды мәрхүм шагыйрь Тукай
Чәчә-чәчә нурларын;
Китте Тукай бу дөньядан
Безгә биреп җырларын.
Яшьли китте шагыйрь Тукай
Тәкъдиренең әмеренә;
Аллы-гөлле күп чәчәкләр
Куйды халык каберенә.
Мең-мең халык җеназа укып,
Куйдылар зурлап күмеп;
Чит калалардан килделәр,
Тукайны якын күреп.
Кичте дөньяны бичара
Моңланып та сызланып;
Ничә мең кеше күзеннән
Яшен түкте, кызганып.
Бик аз вакыт эчендә дә
Нык танытты ул үзен;
Белделәр барча галәмнәр
Тукайның әйткән сүзен.
Шагыйрьләргә шагыйрь иде
Ул Тукай заманында;
Куркып тормый әйтер иде
Яхшысын, яманын да.
Бик күп шигырь чыгарды ул
Халкы өчен сызланып;
Халкым артка калмасын дип,
Яратып һәм кызганып.
Мохтаҗлыкта яшәде ул,
Байга бурычка батып;
Сәүдәгәрләр баедылар
Аның китабын сатып.
Хезмәт итте ул халыкка
Авыру көе, тырышып;
Гаделлекне язды мактап,
Яманлыкны — орышып.
«Җырлый-җырлый үләрмен мин, —
Диде Тукай, — үлгәндә дә…»
Тере калды җыры белән,
Җисемен җиргә күмгәндә дә.
1913
(Чыганак: Халит Г. Тукай турында замандашлары. Истәлекләр, мәкаләләр һәм әдәби әсәрләр җыентыгы. Казан: Тат. кит. нәшр., 1960. – 295 б.)
Г.Халит “Г.Тукай турында замандашлары”