img_2817-e1480968046852

Бертөркем татар журналларының баш мөхәррирләре Ижау шәһәренә сәяхәт кылды.Сәфәр вакытында матбугат вәкилләре XX гасыр башында Татарстанның төп мәгърифәт үзәкләренең берсе саналган Әгерҗе районында урнашкан  Иж-Бубый авылында да булып кайттылар.

1781 елда биредә Иж-Бубый мәдрәсәсе оештырыла. Башка татар мәдрәсәләре белән беррәттән, ул да XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында зур үзгәрешләр кичерә. 1907 елдан башлап, мәдрәсәдә аерым фәннәр буларак гарәп, фарсы, төрек, рус, француз телләре, тарих, политэкономия, арифметика, геометрия, физика, астрономия, география, ботаника, медицина, психология, педагогика алдынгы рус һәм Европа уку йортлары дәрәҗәсендә укытыла. Фәлсәфә, логика, әхлак, Коръән, хәдис, ислам тарихы өйрәтелә. Укыту расписание буенча алып барыла, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр җиһазландырыла; уку елы ахырында имтиханнар уздырыла. Россиянең төрле почмакларыннан мәдрәсәгә укырга яшьләр килә. 1908-1911 елларда биредә һәр елны 500 шәкерт белем ала.

1908 елда мәдрәсә каршында хатын-кызлар мәктәбе эшли башлый. Аны оештыручылар абыйлы-энеле Бубилар һәм сеңелләре Мөхлисә була. Мәктәп татар халкының беренче хатын-кызлар гимназиясенә әверелә.

Мәдрәсәнең дөньяви юл белән алга атлавы патша хөкүмәтен борчуга сала. Танылган татар уку йортларыннан булган Иж-Бубый мәдрәсәсе 1911 елның гыйнварында Русия хөкүмәтенә каршы фикер таратуда һәм панисламизмда гаепләнеп, яптырыла. Җитәкчеләре, мөгаллимнәре кулга алына.

Әлеге данлыклы мәктәптән калган тарихи ядкарьләр бүгенге көндә Иж-Бубый мәчетендә урнашкан музейда сакланалар.

“Мәгариф” журналы вәкилләре музейда йөргәндә 1910 елның 23 августында  Габдулла Тукайның сөйгәне Зәйтүнәгә бирелгән таныклыкка тап булдылар. Әлеге документта Зәйтүнә Мәүлүдовага татар башлангыч училищесының укытучы-мөгаллимәсе исеме бирелүе хакында языла.

Чистай кызы Зәйтүнә Мәүлүдова — Габдулла Тукайның якын дусты Фатыйх Әмирханның ерак туганы. 1907 елда ул әнисе һәм апасы белән Казанга күченеп килә. Җәдит мәктәбендә укыган алдынгы карашлы кыз Тукай шигырьләренә гашыйк була. Ә шагыйрь гүзәл туташны яшерен генә сөеп, яшерен газаплануны хуп күрә. Безгә мәгълүм булмаган сәбәпләр аркасында, Тукай үзенең бердәнбер мәхәббәте һәм илһамчысы Зәйтүнә белән бергә була алмый…

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган