Интернетта Габдулла Тукай шигърияте теле буенча үзенчәлекле сүзлекпәйда булды. Ул Казан дәүләт университеты рәсми сайтында урын алды:http://www.klf.ksu.ru/tukay/indext.htm .

Әлеге сүзлек — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886—1913) шигъриәсәрләре материалларын тасвирлаучы белешмәлек комплексыныңИнтернет-компоненты (Интернет-сүзлеге) булып тора. Комплекска шулай уктрадицион сүзлек тә (китап-сүзлек тә) керә; аның төп өлешен конкорданс(контекстлары белән сүз формаларының алфавит тәртибендәге күрсәткече),сүз формаларының кире һәм ешлык күрсәткечләре тәшкил итә.

Сүзлекләр Казан дәүләт университетында оештырылган Тукай компьютерфонды нигезендә төзелгән. Шигърият фондына Тукай әсәрләренең академик(фәнни) басмаларындагы бөтен шигырьләр дә керә. Текстотека Тукайәсәрләренең 5 томлык басмасына нигезләнә.

Фонд һәм сүзлекләргә Тукайның 45899 сүздән торган 411 шигыренең материаллары керә.

Сүзлекне төзүче-авторлар – КДУның теоретик һәм гамәли лингвистика кафедрасы укытучылары Камил Рәхим улы Галиуллин һәм Резеда Нуретдин кызы Кәримуллина.

Лингвографик эшләрнең программ-тәэминатын – КДУның Мәглүматитехнологияләр үзәге хезмәткәрләре Н.Обносова һәм Е.Фёдоров, КДУныңгамәли математика кафедрасы укытучысы И.Александрова башкарган.

Сүзлекнең Интернет-версиясе авторлар тарафыннан перспективалы төп версия буларак карала.

Белешмәлекнең Интернеттагы компонентында материалны:
а) барлык шигырьләр текстыннан;
б) билгеле бер төркем шигырьләр текстыннан;
в) аерым шигырь текстыннан сайлап алу мөмкинлеге каралган.
Бу, кирәк булганда, текст материалларын (мәсәлән, бәхәсле һ. б. ш.) аралап калдырырга мөмкинлек бирә.


Программа берәмлекләрне:
а) шартлы үрнәк буенча (мәсәлән, сүз элементын аның сүздәге урынын исәпкә алып эзләү);
б) хәрефләр, билгеләр, иҗекләр саны буенча;
в) ешлык буенча сайлап алу мөмкинлеге бирә.


Кулланучының шулай ук:
а) карала торган сүз формасына нисбәтле бөтен мисаллар (цитаталар) исемлеге белән;
б) кирәк булса, шул сүз формасы очраган тулаем шигырь тексты белән танышу мөмкинлеге бар.

Интернет–сүзлеккә:
Сүзлек
Шигырьләр күрсәткече
Шигырьләрнең алфавит күрсәткече
Шартлы билгеләмәләр һәм кыскартылмалар исемлеге керә.

Авторлар, фәнни тикшеренүләргә дә, дидактик филологиягә дә материалбирүче әлеге сүзлекләр Г. Тукай шигъриятенең телен һәм стилен, XX гасырбашы татар телен алга таба тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә этәргечбирер, дип өметләнә. Алар Тукай поэзиясе материалларыныңсистемалаштырылган җыентыгы сыйфатында филологларга, уку әсбапларытөзүчеләргә, укытучыларга, шулай ук шагыйрьнең иҗаты беләнкызыксынучыларга файдалы булачак.

Тукай компьютер фондын төзү, сүзлекләр әзерләү, телгә караганбелешмәлекләр бастырып чыгару һәм Интернетта урнаштыру эше Татартеленең машина фондын төзү программаcы кысаларында алып барыла һәмРоссия гуманитар фәннәр фонды (“Татар теленең машина фонды: сүзлекләрфонды”), Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды, 2002—2006 елларга “Фәнһәм техника үсешенең өстенлекле юнәлешләре буенча эзләнүләр һәмтикшеренүләр” Федераль программасы, “Югары мәктәпнең фәнни потенциалынүстерү (2009—2010 еллар)” максатчан аналитик ведомство программасы(2.2.1.1/6944) грантлары һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыкаршындагы “Татарстан Республикасы халыклары телләре турында”гы Законныгамәлгә ашыру комитеты ярдәмендә башкарыла.

Сүзлекләрне төзүче авторларның редколлегия әгъзалары З. Р. Вәлиева, М.Х. Вәлиев, К. М. Миңнуллин, Ф. Р. Шәйхиева, Р. А. Юсуповка; “Мәгариф”нәшрияты редакторы Р. И. Раскуловага; рецензентлар — Казан дәүләтуниверситетының татар теле тарихы һәм гомуми тел белеме кафедрасы(кафедра мөдире Ф. Ш. Нуриева) һәм Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбиятһәм сәнгать институтының текстология бүлеге (бүлек мөдире З. З. Рәмиев)галимнәренә, шулай ук Ф. Ә. Ганиев, А. К. Тимергалин һәм Н.Г.Юзиевкарәхмәтләре зур.

Тукай фонды нигезендә рифмалар, искергән сүзләр, проза, хатлар сүзлекләре кебек төрле төрдәге белешмәлекләр төзелә.


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган