Килер заман һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле.
Габдулла Тукай
Кереш сүз
Драма әсәрләренә гадәттә кереш сүз язмыйлар. Шуны белгән килеш тә, мин
бу әсәремә кереш сүз язарга булдым. Нигә, белмим… Бәлки, күпне белгән
тәнкыйтьчеләр алдында, йә булмаса, Тукай тормышын җентекләп өйрәндем,
дип әйтүчеләр каршында акланырга теләвемдер?
Мин тарихчы түгел, һәм мин тарихи-документаль әсәр язарга да
алынмадым. Мине Тукай образы кызыксындырды. Барлыгы 27 ел яшәп, үз
җилкәсенә гаҗәеп авыр йөк күтәргән, тулы бер халыкның язмышын үз йөрәге
аша үткәргән шагыйрь образы дулкынландырды. Мин аның язганнарын гомерем
буена укыдым, укыган саен Тукайның бөеклегенә, рух көченә шаккаттым.
Шушы хисләремнең барысын да әдәби әсәр аша әйтеп бетерә алмавымны
беләм. Шуңа күрә уйлануларымның кайберләрен Тукай тормышыннан бер
эпизодта әйтеп карарга тырышам.
Шагыйрь 1909 елда фабрикант Акчуриннарга кунакка бара. Кайбер
истәлекләрдә, Тукай анда 1908 елда барган, диелә. Бусы минем өчен ул
чаклы ук әһәмиятле түгел. Димәк, баруы хак. Тукай һәм фабрикантлар…
һич янәшә куеп булмаслык факт. Акча, байлыкка аз гына да исе китмәгән,
җае чыккан саен туклардан эче итеп көлгән кайнар йөрәкле Тукай һәм
берничә дистә ел эчендә гади сәүдәгәрдән атаклы капиталистка әйләнгән
нык куллы, салкын акыллы, булдыклы Акчуриннар. Ни сөйләштеләр икән
алар? Ул хакта ни Тукай, ни Акчуриннар язып калдырмаган.
Әсәрдә кайбер төгәлсезлекләр булса, ул төгәлсезлекләрне күрүчеләрдән
гафу үтенәм. Һәм ул төгәлсезлекләрне төзәтү Тукай образын үстерә икән,
әлбәттә, төзәтәчәкмен. Әгәр инде Тукайга күләгә төшерә торган киңәшләр
булса, бигайбә. Ул чакта төгәл факт та мине кызыксындырмаячак. Кабатлап
әйтәм, мин документаль әсәр язмадым.
Автор
Катнашалар:
Тукай.
Хәсән Акчурин.
Якуб Акчурин — фабрикантлар.
Абдулла Акчурин.
Әйшә Акчурина — берадәран Акчуриннарның сеңлесе.
Кыяметдин Кадыйри — хәлфә.
Нәфисә — Акчуриннар йортында асрау.
Хәйрулла.
Эшче.
Абдулла — 8—9 яшьләрендәге бала.
Әбдри — кучер, хезмәтче.
Хезмәтчеләр, музыкантлар, хатыннар.
Вакыйга 1909 елда җәй көне Сембер губернасындагы миллионер Акчуриннар фабрикаларының берсе урнашкан авылда бара.
Беренче пәрдә
I күренеш
Фабрикант Хәсән Акчурин өенең террасасы. Пәрдә ачылганда ачык
тәрәзәләрдән граммофонда уйналган музыка ишетелеп тора. Сәхнәдә
Акчуриннарның кече сеңелләре Әйшә белән асрау кыз Нәфисә.
Әйшә. Күренмиләр. Кайтып җитәргә дә вакыт инде. Бәлки әле,
китмәгәндер дә. Кунакка йөрергә яратмый, дип сөйләделәр. Сезнеңчә
ничек, Нәфисә, чибәрме икән? Ямьсез булса гына ярар иде.
Нәфисә. Нигә алай дип әйтәсез, туташ?
Әйшә. Чибәр булса, йә гашыйк булырмын. Ә ул миңа карамас та.
Нәфисә. Шигырь язган кеше ямьсез булмыйдыр ул.
Әйшә. Менә күрерсең дә торырсың, мин аңа гашыйк булачакмын. Ә нигә?
Өйләнмәгән егет, диләр. Абзый әле белми өенә кемне алып кайтканын. Ул
Тукайны алып кайтам дип уйлый, чынында исә ул аларның булачак кияүләре.
Ышанмыйсыңмы? Акчуриннарның әле үз дигәннәрен эшләми калганнары юк. Без
аның белән Казанга китәрбез… Ах, тиле мин, әйеме? Кем инде кунакка
килгән җиреннән өйләнеп китә? Кем инде кунакка килгән кешегә ияреп
китә? Башта без хатлар язышырбыз. Аннан ул абзыйлардан минем кулымны
сорар… Бәлки әле, ул минем белән сөйләшергә дә теләмәс, бәлки әле,
сиңа күзе төшәр?
Нәфисә. Нигә алай дисез инде, туташ?
Әйшә. Ул үзен байлар белән бик тәкәббер тота ди ич. Бәлки, аңа асраулар
күбрәк ошыйдыр? Шагыйрьләр бит алар сәер холыклы булалар.
Бер гидае җан фидаем, гыйшкыңа пәрванаем;
Кәл, гүзәл, гарз ит җәмалың: янаем, кәл, янаем.
И Ходаем, вир гакыл, чөн хэбсә мәхбус улмыям;
Бу кызың гыйшкында бән диванаем, диванаем.
Күр инде ничек дип язган! Гади кеше моны уйлап чыгара аламыни?
Гыйшкыңның күбәләгемен, ди бит, бу кызның гыйшкы дивана итте, Ходаем,
акыл бир, ди.
Нәфисә. Туташ, ул татарча язмыймыни?
Әйшә. Шигырь ул мужик телендә язылмый, Нәфисә. Хәер, ул сезнең телдә дә
күп яза. Үзе килгәч, махсус синең өчен берсен укыттырырбыз.
И гүзәл, кәл каршыма, кәл, кыйл тәбәссем лотфы итеб;
Бән дә хәүлендә сәнең дәүранаем, дәүранаем.
Өйдән Абдулла Акчурин чыгып, аристократларча кулын чәпелдәтеп ала.
Абдулла. Браво! Браво! Безнең сеңел шагыйрьне каршыларга әзерләнә. Очып китә күрмә, сеңелкәй. Не улетай, не улетай, моя дорогая.
Әйшә (Абдулланың чыгуына канәгатьсезләнеп). Очармын да шул. Ә син, абзый, очарга теләгәннәрнең канатын кисүче.
Абдулла. Ялгышасың. Tu te trompes*. Кәефсез вакытымда гына мин тупас.
Кәефем яхшырыр, һәм мин дә сиңа ияреп очармын. Икәүләп очарбыз…
Кайтып җитмиләрме? Күпме көтәргә мөмкин? Порядочные люди давно в
канавах валяются.
* Тюте тромп. (фр.) — Ялгышасың.
Әйшә. Синең фантазияң бик түбәннән оча, абзый.
Абдулла. Ә нигә биек күтәрелергә? Фабрикалар белән абзыйлар мәш килә.
Синең белән миңа — пайдан килгән файда. Пайдан килгән файдам. Чем ни
стихи, а? Мин дә шагыйрь, мадмуазель Акчурина. Сабыр ит, мин сиңа
шундый шигырьләр укырмын… Такие стихи Тукаеву даже не снились.
Әйшә. Абзый, Тукай ул ниндирәк?
Абдулла. Күргәнем юк.
Әйшә. Шулай да, әйтеп кара.
Абдулла. Так. Рост — два метра с половиной.
Әйшә. Абзый, шаяртма!
Абдулла. Ярый, ярый. Ике метр ярым ошамаса, бераз кыскартырбыз. Чәчләре
шундый озын, бөдрә. Натуральный җәдит. Күзләре шундый зур һәм кап-кара.
А вот башка у него, наверное, не трещит.
Әйшә. Абзый, сөйлә. Ничек ул сөйләшә, ничек?
Абдулла. Кайдан мин белим? Сөйләшеп карадыммыни? Күлмәгең бик матур, менә анысын әйтә алам.
Әйшә. Чынлап ошыймы? Алафранка. Поль Пуаре модасы белән тегелгән.
Абдулла. Үзебез а ля татарка, күлмәгебез а ля француз. Социал-демократлар әйтмешли — интернационал.
Әйшә. Ә Тукай социал-демократмы?
Абдулла. Интектермә мине. Белмим. Бәлки монархист, бәлки кадет, бәлки
шайтан. Все одинаковы. Синең Тукаең, беләсең килсә, гап-гади мулла
малае.
Әйшә. Син минем кәефемне бозарга гына торасың.
Абдулла. Нәрсә син бәйләндең? Европалы франт көтә идеңме әллә?
Әйшә. Син әдәпсез, тупас. Әйдә, Нәфисә! (Кереп китә. Аңа Нәфисә иярә.)
Абдулла (баскычка утырып). Әдәпсез… Тупас… Тупой. Почему тупой? Потому что башка ничего не соббражает.
Якуб Акчурин (керә). Нишләп утырасың болай?
Абдулла. Менә поэтны көтәм.
Якуб. Кыяфәтең башка нәрсәне көткәнгә охшаган.
Абдулла. Барыбер табында чәйдән башка әйбер булмаячак. Син дә каршы алырга килдеңме?
Якуб. Килдем. Абзыйның шагыйрьгә безне күрсәтеп мактанасы киләдер. Атаклы Акчуриннар…
Абдулла. Миңа әйтте, бер тамчы да эчәсе булма, диде. Менә күрәсең, мин нинди тәти. Хәтта ислемай сөрттем. Какой аромат!
Якуб. Соңгы вакытларда еш ароматлана башладың.
Абдулла. Синең өчен дә.
Якуб. Иртәгә сиңа Мәскәүгә чыгып китәргә кирәк булыр.
Абдулла. Ни булды?
Якуб. Ни булды… Беләсең. Безнең сукноның бәясе түбән. Һаман өйрәнә
алмыйбыз. Урыс фабрикантлары станокларын әллә кайчан алыштырып
бетерделәр. Күбесендә Бельгия машиналары. Ә без һаман иске-москы белән
маташабыз. Бүгенге заманда болай эшләсәң, банкротлыкка төшүе бик җиңел.
Хәзер бер-береңне йота торган заман. Шундый чакта Хәсән абзый да юк эш
белән маташа. Шагыйрьдән ни чыккан?
Абдулла. Ни молока, ни шерсть…
Якуб. Бүген олаулар әзерләтеп, иртәгә сукнолар төяп юлга үзең чыгарсың. Калашниковлар аркылы ничектер урнаштырырга кирәк.
Абдулла. Pardonnes moi*. Мин Мәскәүгә бармыйм.
* Пардон муа. (фр.) — Кичер.
Якуб. Нигә?
Абдулла. Барсам, мин аннан үзем кайта алмыйм, алып кайтырга туры киләчәк. Расход.
Якуб. Хәерлеге түгел бу, Абдулла… Өйдә кеше бармы?
Абдулла. Бар. Әзерләнәләр. Йөгерәләр, чабалар. Мөхәммәт пәйгамбәр күктән иңә диярсең.
Якуб өйгә кереп китә. Берничә музыкант ияртеп урамнан Кыяметдин хәлфә керә.
Кыяметдин (Абдулланы күреп). Әссәламәгаләйкем, Абдулла әфәнде. Менә
Хәсән абзыйның кушуы буенча музыканнар алып килдем. Тукай кергәндә алар
музыка уйнаячаклар.
Абдулла. Музыка?.. Нәрсә уйнаячаклар инде? Туш?
Кыяметдин. Тукай халкыбыз көйләрен мәгъкуль күрә дип беләбез.
Абдулла. Тоже мне оркестр. Мужик көтүе. Ну и уйнагыз, к черту! (Торып, өйгә кереп китә.)
Кубызда уйнаучы. Берәр кыска көй кирәк булыр инде, әйеме, хәлфә абзый?
Скрипкәче. Юк, минемчә, «Әллүки» яхшырак.
Кыяметдин. Башта озын көй булыр, әйтик, «Тәфтиләү», аннан инде
«Баламишкин» ярар. Сез инде дәртлерәк итеп уйнагыз. Бер-берегезне
тыңлабрак уйнагыз. Тукай көләрлек булмасын. Ярыймы? Казанга кайтып
сөйләр, югыйсә, мыскыл иттеләр, дияр.
Скрипкәче. Әйдәгез соң, уйнап карыйк. Сарык көтүе кебек өелешмәгез, менә болайрак басыгыз. Дөресле, хәлфә абзый?
Кыяметдин. Уйнап карагыз. Ә чынлап уйнаганда, мин әйткәч кенә башларсыз.
Музыкантлар «Баламишкин»ны уйнап җибәрәләр. Өйдән Әйшә атылып чыга, аның артыннан башкалар.
Әйшә. Кайттылармы?
Кыяметдин («оркестр”ны туктатып). Без уйнап кына карамакчы идек, Әйшә туташ.
Шул чак кыңгыраулар тавышы ишетелә.
Әйшә. Кайталар.
Якуб (юлга карап). Икешәр тройка, кылана абзый.
Абдулла. А как же — Акчуриннар.
Әйшә (хезмәтчеләргә). Барыгыз, өстәлне карагыз.
Тройкалар капка төбенә килеп туктый.
Абдулла (Әйшәгә). Әнә кара инде Тукайга, тарантастан төшә… Йә, ничек?.. Разочарованная мадмуазель…
Әйшә (Якубка). Абзый, әйтегез Абдулла абзыйга. Ул һаман миннән көлә.
Якуб (Абдуллага). Җитәр сиңа.
Абдулла. Ә абзый ничек бөтерелә Тукай тирәсендә! Как будто, министр какой.
Хәсән Акчурин белән Тукай күренәләр. Кыяметдин хәлфә музыкантларга
ишарә ясый. «Оркестр» «Тәфтиләү»не уйный. Хәсән белән Тукай, туктап,
тыңлыйлар.
Хәсән («Тәфтиләү» беткәч). Кичерәсез, Габдулла әфәнде. Бездә әлегә оркестрның шундые гына.
Музыкантлар «Баламишкин»ны башлыйлар. Бераз уйнагач, Хәсән аларга, кулы белән ишарәләп, югалырга куша.
Рәхим итегез, Габдулла әфәнде.
Тукай (Кыяметдин хәлфә янына килеп). Ялгышмасам, Кыяметдин әфәнде Кадыйри? Әссәламәгаләйкүм, хәлфә. (Кул биреп күрешә.)
Кыяметдин. Хуш киләсез, Габдулла әфәнде. Сезне күрүебезгә шадмыз.
Хәсән. Рәхим итегез. (Баскычтан күтәрелгәндә таныштыра бара.) Минем
бөрадәран энеләрем. Ягъкуб (Якуб баш иеп исәнләшә), Абдулла…
Тукай (Абдулла белән исәнләшкәндә). Сез нигә шулай итеп карыйсыз миңа?
Абдулла. Изучаю. Ietudie*.
* Жэтюди. (фр.) — Өйрәнәм.
Тукай. Татарча белмисезме?
Абдулла. Беләм. Но чуть хуже вас…
Хәсән. Шаярта ул, Габдулла әфәнде. Рәхим итегез. Кызганычка каршы,
безнең җәмәгатебез чирләп тора. Сезне каршы ала алмады. Ләкин сез
борчылмагыз — кизү генә ул. Рәхим итегез.
Ут сүнә.
II күренеш
Хәсән Акчурин өенең кунак бүлмәсе. Өстәл тирәсендә Хәсән, Якуб, Абдулла Акчуриннар һәм Тукай.
Хәсән.
Җитешегез, Габдулла әфәнде, тартынмагыз. Безнең сыйлар авылча инде,
бәлки, сезгә ошамас та. Сезнең ни яратканыгызны белмәдек.
Тукай. Бала вакытта мин бәрәңге боламыгын бик ярата идем. Борай боткасын да бик яратып ашыйдыр идем.
Хәсән. Хәзер инде рестораннарда гына әбәтләп, боткаларны онытып бетергәнсез. Әгәр дә инде бик теләсәгез, кызык өчен…
Тукай. Юк, кирәкмәс, мәшәкатьләнмәгез.
Акчуриннар көлешәләр.
Хәсән. Ботка да булдымы мәшәкать? Ярый, анысын калдырыйк. Инде дә
болай, сез мине кичерәсез, Габдулла әфәнде, табынга эчемлек куймадык.
Әйе, аны өйгә кертмәскә тырышабыз. Үзебезчә — мөселманча булсын дибез.
Әгәр инде сез теләсәгез…
Абдулла. Әлбәттә, тели. Тукай суфи түгелдер дип беләм. Заманның зыялы шагыйре. Сез ни эчәсез, Абдулла әфәнде?
Тукай. Рәхмәт. Кирәкмәс. (Бу сүзләрдән соң Абдулла нәүмизләнен кала.)
Хәсән. Казанда нихәлләр, Габдулла әфәнде? Гөрлидер инде Казан?
Тукай. Гөрли. Чәч алучы Хөснетдин Печән базарындагы Сәйфелмөлек
йортыннан Юнусовлар йортындагы Рамазановлар харчевнясына күчте. Теш
докторы Гольдберг Марголис авыруларны һәр көнне сәгать уннан алтыга
кадәр кабул итә. Казан имамнары, Сибгатулла Хәсәнов йортына җыелып,
театрны бетерү турында сөйләшеп утырганнар…
Хәсән (Тукайның шаярып җавап бирүен төшенеп, паузадан соң). Әйе… Без
менә монда шулай яшәп ятабыз инде. Көн итүләре читен — халык тыңлаусыз.
Төрле коткыга иярәләр.
Тукай. Җыеп суктырырга кирәк барысын да.
Хәсән. Ходайның хикмәте, Габдулла әфәнде, Абдулла исемле кешеләр төртмә телле булалар, күрәсең. Безнең Абдулла да әнә…
Якуб. Казанда кемнәр белән аралашасыз?
Тукай. Сез кемнәрне беләсез, Якуб әфәнде?
Якуб. Могтәбәр кешеләрне беләбез. Апанаевлар, Юнусовлар…
Тукай. Кызганычка каршы, алар мине кунакка чакырмыйлар.
Якуб. Безнең белүебезчә, чакырсалар да бармас идегез. Сез милләтебезнең байларын бик үк өнәп бетермисез шикелле.
Тукай. Бүтән милләттән булган байларга да кунакка йөргәнем булмады.
Якуб. Алайса, инде туры сорауга — туры җавап: безгә ничек килергә булдыгыз? Безне олылыйсыз дип уйлыйкмы?
Хәсән. Якуб!..
Тукай. Зарар юк. Алдан белешеп, бүлешеп кую уңай була. Мин Хәсән әфәнде
Акчуринның чакыруы буенча килдем, Якуб әфәнде. Дөресен әйтим, чакыруны
Фатих Әмирхан кушканга кабул иттем.
Хәсән. Фатих Әмирхан ул Зариф мулла Әмирханов улымы?
Тукай. Фатих әфәнде, барыннан да элек, олуг мөхәррир. Зур укымышлы, зыялы кешеләребезнең бересе.
Абдулла. Татарны күп укытырга ярамый. Укыган татар чукына.
Тукай. Димәк, сез чын мөселман, Абдулла әфәнде.
Абдулла. Афәрин, Абдулла әфәнде.
Тукай. Тәшәккердән гаҗизмен. Инде, Хәсән әфәнде, мин үземнең ни өчен
чакырылуымны белергә тиештер. Якуб әфәнде кызыксынгач, миңа да ярыйдыр
дип фараз кылам.
Абдулла. Курыкмагыз, Акчуриннарның акционерное обществосына пай тәкъдим итәргә түгел.
Тукай. Мин дә шулайдыр дип уйлыйм. (Көлешәләр.)
Хәсән. Очрашуыбызның болай шаян башланып китүенә мин шат. Югыйсә,
Тукайны бик аз сүзле вә бик тиз үпкәләүчән дип ишеттергәннәр иде…
Беренчедән, Габдулла әфәнде, сезне үз күзләребез белән күрәсебез килде.
Шигырь мәҗмугаларыгыз чыгып тора. Сезнең хакта күп сөйлиләр вә күп
язалар. Без бит, үзегез беләсез, товар белән эш итә торган кешеләр,
өстәвенә, татарлар — тешләп карамыйча ышанмыйбыз. Икенчедән, каланың
шау-шуыннан бераз ял итәрсез. Биредә хозурланып ял итәрлек урыннар бар.
Шагыйрьләргә дә ял итәргә ярыйдыр, безнеңчә. Инде, өченчедән, сез
милләтебезнең яшь, зыялы кешесе, милләтнең язмышы, аның киләчәге
хакында сезнең фикерегезне ишетеп, үзебезнең уйларыбызны да бәян
кыласыбыз килә.
Тукай. Уртак тел табарбыз дип уйлыйсызмы?
Хәсән. Ашыкмыйк, Габдулла әфәнде. Тапмасак та, сезнең фикер безне
кызыксындыра. Сез — яшь, мин инде өлкәнәеп барам. Күп нәрсәләрне аңлап
та бетермимдер. Яшьлек алга омтыла, Габдулла әфәнде, картлык артка
карый. Кем генә булсак та, без бер милләт балалары. Сез милләтнең
рухани ягында, без матди ягында торучылар. Милләт мәсьәләсендә без
битараф була алмыйбыз.
Абдулла. Сез татарның киләчәген ничек күз алдына китерәсез?
Хәсән. Ашыкма, Абдулла, җитди сүзләрне хәзергә калдырып торыйк.
Абдулла. Все же интересно. Можете вот так, сразу ответить?
Тукай. Могу равным среди равных. И не больше, и не меньше. Тигезләр
арасында тигез. Артыгы безгә кирәкми, кименә дә разый түгелбез.
Теләсәгез, мин бу сүзләрне гарәп йә фарсы телендә дә әйтә алам.
Хәсән. Мин сиңа күпме әйтәм, Абдулла, ташла шул ят сүзләр кыстырып сөйләшүеңне дип!
Абдулла. Какая разница. CeIa reviend au meme*. Мин әйткәнне төшенәсезме — төшенәсез.
* Сeля рeвьең о мэм. (фр.) — Барыбер түгелмени.
Хәсән. Юк вә юк! Безнең бөек телебез бар.
Абдулла. Тел бөек булмый. Табигатьтә барысы да бер дәрәҗәдә. Әйт менә
син, кәҗә теле бөекме, сарыкныкымы? Бәлки, сыерныкыдыр? Әйдәгез,
шуларны җыеп бәхәсләштерик. Кәҗә әйтер, минем тел бөек, дияр, сарык,
минеке, дияр. Ну и что? Мин беләм, син, абзый — милләтче, ә Тукай
милләтчеләрне яратмый. Дөрес әйтәмме, Абдулла әфәнде?
Тукай. Дөрес. Әмма мин тел боламыгын да яратмыймын.
Абдулла (Хәсәнгә). Бөек булса да, абзый, синең телең кырык-илле елдан бетә.
Хәсән. Сафсата.
Абдулла. Бетә. Мужик, бәлки, сөйләшер, укымышлылар — юк. Чөнки мужик
тел дип кычкырмый, ул сөйләшә генә. Ә укымышлылар: тел, тел… Үз
балалары татар телен белми, үзе: тел, тел, дип кычкыра. Язык не для
того, чтоб орать... (Якубка.) Яков Тимофеич, сез ни уйлыйсыз бу хакта?
Якуб (урыныннан тора). Миңа китәргә вакыттыр. Самайкинога барып киләсем бар. Яңа станоклар кайткан булырга тиеш.
Хәсән. Кичке ашка кайтып җит. Бәлки, Дебердеевлар да килеп чыгар.
Якуб (Тукайга). Хушыгыз.
Тукай. Хушыгыз.
Абдулла (чыгып барган Якубка). Син андагы рабочийлар белән фабрикант телендә сөйләш, Яков Тимофеич.
Хәсән (Якуб чыгып киткәч. Тукайга). Урыс иптәшләр безнең Якубка Яков
Тимофеич дип эндәшәләр… Габдулла әфәнде, сез юлдан килеп арыгансыздыр
да. Шулай да, әгәр мөмкин булса, яңа гына язган берәр шигырегезне укып
күрсәтмисезме?
Тукай. Яңа язганнарым юк, искеләрен үзегез беләсездер.
Абдулла. Телисезме мин сезгә экспромтом бер шигырь укыйм? Гата мылтык ата, Сара салма сала… Йә, ничек?
Тукай. Афәрин! Әгәр бик тырышсагыз, сез әле моннан да яхшырагын яза аласыз.
Абдулла. Ә бит, дөресен генә әйткәндә, күп шагыйрьләр шундый нәрсәләр
яза. Мин карап барам — укырлык шигырь юк. Вот разве только Дәрдмәнд.
Аңарда шагыйрьлек күренеп киткәли.
Тукай. Бәлки, Дәрдмәнд язганнардан берәрсен укып бирерсез?
Абдулла. Минем шигырь ятлап йөрергә вакытым юк. Хәер, эш аңарда да
түгел. Гомумән татарлар җитди әйбер яза белмиләр. Так себе — такмак,
частушки…
Тукай. Гаҗәп, ышкулда син өч ел эчендә
Өйрәнгәнсең ничә төрле һөнәргә.
. . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . . .
Тагып күзлек, салып башка силиндер,
«Татар»ны нинди остардың сүгәргә!..
Укы бер ел янә, күп арттырырсың —
«Явыз милләт»не дә ватыр, кырырсың!..
(Паузадан соң). Сез әйткән Дәрдмәнд — Закир әфәнде Рәмиев язган. «Ышкулниккә» дип атала.
Абдулла. Алай ярамый, Тукай, ярамый. Мы можем и поссориться с вами. Се nеst раs bien*.
* Сунэпабьең. (фр.) — Яхшы түгел.
Хәсән. Абдулла, әдәплерәк бул, кунагыбызның хәтерен калдырырсың.
(Тукайга.) Кичерегез, Габдулла әфәнде. Әйткән идем: безнең Абдулла
бәхәс куертырга ярата. Әйдәгез әле, мин сезне гаиләбезнең башка
әгъзалары белән якыннанрак таныштырыйм. Әйшә!..
Әйшә (чыгып). Әйе, абзый.
Хәсән. Габдулла әфәнде шигырьләренең берәрсен үзенә укып күрсәтәсеңме?
(Тукайга.) Безнең сеңлебез сезнең күп шигырьләрегезне яттан белә.
Әйшә. Мин оялам.
Хәсән. Нидән? Шагыйрь әфәнде әллә ни уйлар. Без бит кадимчә татарлар түгел. Яле, укып күрсәт.
Әйшә. Мин бик яхшы укымыйм шул.
Хәсән. Белгәнчә укы.
Әйшә. Шигърә чук итдем һәвәс кальбем илә, җанымлә бән,
Чөнки итдем ифтирак җанымлә-җананымлә бән.
Ул гүзәл гыйшкында әшгар сөйләмәкне халисән
Кәндемә мүнис идәндем кальбе гирьянымлә бән.
Улды яр өгъяра яр, һәм улды кальбем тар вә мар;
Иштә, яздым шигъреми күздән аккан канымлә бән.
Агъладыб китдең бези бер залимә, и залимә!
Әкләнер көн нуры хөснең — нуры мәҗгяныңлә бән.
Дәм-бә-дәм илһам итәр дәрден, бәңа гыйльмел-гаруз,
Нә кадәр яздымсә — яздым җөмлә илһамыңлә бән.
(Туктап кала. Тукайдан хуплау сүзе көтә. Ләкин Тукай, Әйшә ягына күз дә салмыйча, түбән карап утыра.)
Абдулла. Менә бу чын татарча шигырь. Бән дә бән, дәм дә дәм…
Хәсән. Абдулла, син мәҗлеснең тәмен бозасың.
Абдулла. Ә нәрсә мин эшләгән? Үземнең фикеремне әйтергә ярамыймы?
Хәсән. Фикерне әдәплерәк итеп әйтеп була.
Абдулла. Яхшы. Мин башка сөйләшмим. Әдәпле итеп сөйләшегез.
Хәсән. Әле укылган шигырь Габдулла әфәнденең әүвәл язганнарының берсе.
Ул инде күптән болай язмый. Нишләтәсең, безнең сеңелгә элек
язганнарыгыз күбрәк ошый, күрәсең.
Абдулла. Чөнки ул аңлашылмый, шуңарга ошый. Хатын-кызга аңлашылмаган
нәрсәләр күбрәк ошый. Психология женского пола. (Әйшә кинәт борылып
кереп киткәч.) Үпкәләде. Хәзер елап утырачак.
Хәсән. Абдулла, син инде чиктән чыгып барасың.
Абдулла. Ә нәрсә мин әйттем? Хатын-кыз елый да туктый ул. Мин, гомумән,
сеңлем булса да, татар кызларын яратмыйм. Татарские женщины были и
остаются навозом для удобрения чужих огородов. Җитмәсә, оялган булып
кыланалар.
Тукай (урыныннан торып, Хәсәнгә). Мин арыдым, мөмкин булса, ял итәр идем.
Ут сүнә.
III күренеш
Хәсән Акчурин өенен террасасы. Анда, ике кулын кесәсенә тыгып, Тукай
басып тора, гадәтенчә, авыз эченнән көй көйли. Өйдән Нәфисә чыга Бик
азга ишек төбендә тукталып. Тукайны күзәтә, аннан яулык читеннән генә
Тукайга карап, баскычтан төшә. Төшеп җиткәч бераз тукталып тора да,
кире баскычтан менеп, өйгә кереп китә. Озакламый тагын әйләнеп чыга,
тагын ишек төбендә тукталып тора — Тукайдан игътибар көтә. Тукай аның
барлыгын сизсә дә, сиздермәскә тырыша һәм уңайсызлана. Нәфисә, баягы
рәвешендә баскычтан төшеп, урамга чыгып китә. Урамнан Якуб керә. Тукай,
аны күрсә дә, күрмәмешкә салышып, читкә борыла. Якуб та, берни
булмагандай, өйгә кереп китмәкче була да, борылып, Тукай янына килә.
Якуб. Эч пошамы? Казан ягына карап торасыз.
Тукай. Казан ягына эч пошканда гына карыйлармыни?
Якуб
(паузадан соң). Сезнең, әлбәттә, минем белән очрашасыгыз да, минем
белән сөйләшәсегез дә килми. Мин үзем дә сезнең белән кара-каршы утырып
чәй эчә-эчә сөйләшергә атлыгып тормыйм. Очрашканбыз икән, берберебезне
күрмәгән булып кылану ирләр эше түгел.
Тукай. Нидер әйтергә телисезме?
Якуб. Әйтерлек зур сүзем юк. Ләкин сез, мине күргәч, читкә борыласыз. Килеп төшкән көнегездән бирле.
Тукай. Һәр минуты фәлән сум торган вакытыгызны аласым килмәгәндер. Сөйләшерлек сүзебез дә юк шикелле.
Якуб. Уртак сүзләре булмаганнар да бу хәяттә сөйләшергә мәҗбүрләр. Бер
кояш астында яшибез. Бер Аллага баш орабыз. Аннан соң сезнең кулда
каләм — безем турыда теләсә нәрсә язып чыгарасыз. Күп вакыт безем
мәсләгебезне аңлап та бетермичә язасыз.
Тукай. Сез фабрикант, нигә теләсә ни язганнан өркәсез?
Якуб. Мин бернидән дә курыкмыйм. Ләкин мин дөньяның болгануына каршы.
Эш эшли белмәгән булдыксыз адәмнәр күбәя башлады. Үз җае белән генә
барган дөньяның тәгәрмәче арасына килеп кысылалар да каравыл
кычкыралар. Имеш, аларны таптыйлар, изәләр. Изеләсең килмәсә, кермә
тәгәрмәч астына.
Тукай. Купшы итеп тә сөйли беләсез икән сез.
Якуб. Өйрәнә барам. Мәҗбүрмен. Власть йомшарды. Өстәгеләр демократия
уены уйныйлар. Власть йомшарган саен буш сүз күбәя. Думаларга җыелып та
буш сүз сөйлиләр, фиркаләр оештырып та шул сүзне чәйниләр.
Тукай. Фирка дигәннән, сез Йосыф әфәнде Акчуринны күздә тотасыздыр.
Якуб. Әйе, аны да. Төркия белән ике арада буталып йөри. Ни мәгънә?
Дөньяның тоткасы — капитал. Дилбегә шул капиталны таба белүчеләр, эшкә
җигүчеләр кулында булырга тиеш. Акча булмаса, иң акыллы сүзнең дә
кирәге юк. Тәрәккый пәрвәр!.. Тәрәккый пәрвәр!.. Нәрсә кычкырганнарын
белмичә кычкыралар. Татарлары — тәрәкъкый пәрвәр, урыслары — революция.
Станокларны Бельгиядән сатып алабыз. Әнә американнар, инглизләр
кычкырмый, ә алтын, байлык алар кулында. Акча санарга өйрәнергә кирәк.
Алтынны бакырдан аера белергә кирәк. Русиядә капиталның кадерен белеп,
аны эшкә җигә белүчеләр дөньяга килә башлады. Алар әкият сөйләмичә генә
капитал туплыйлар. Европа курка башлады бездән. Алар белә — без
алынсак, аларга көн бетәчәк. Дөнья базарына без хуҗа булачакбыз.
Аларның алтыны безгә күчәчәк. Тик менә Русия әкият сөйләүчеләрдән арына
алмый. Без ул әкиятчеләрне бетерәчәкбез. Эшләргә өйрәтәчәкбез. Эшләргә
теләмәсәләр, мәҗбүр итәчәкбез. Кычкырып маташсыннар — тамаклары
карлыккач, туктарлар. Маташып карадылар бишенче елда, башларына суктык.
Инде бишенче ел булмаячак. Бишенче ел безгә сабак булды. Беләм, сез
мине, менә явыз, менә явыз, дип тыңлап торасыз. Миңа үземнең кемлегемне
уйлап торырга вакыт юк. Мин эшлим. Мин көне-төне чабам. Миңа, вак
фабрикаларны бетереп, зур концернның хуҗасы булырга кирәк. Хәзер
концерннар заманы. Рокфеллерлар заманы.
Тукай. Сез мине миллионер булырга үгетләмисездер ич?
Якуб. Үгетләмим. Чөнки сез була алмыйсыз. Кесәгезгә ялгыш кергән өч
тиенне дә төшереп калдыра торганнардан сез. Шуңа күрә безгә бәйләнәсез.
Тукай. Кичерегез. Сез үзегез минем янга туктадыгыз.
Якуб. Кызганычка каршы, туктамый булдыра алмыйм… Сез социал-демократмы?
Тукай. Мин шигырьләр язам.
Якуб. Шигырьне аны теләсә кем яза.
Тукай. Язалмый. Менә сез, мәсәлән, яза алмыйсыз.
Якуб. Ходай сакласын… Сезне, Хөсәен Ямашев белән аралаша, дип сөйлиләр, аның мәсләген хуплыйсызмы?
Тукай. Ниндирәк аның мәсләге?
Якуб. Белмисезмени?
Тукай. Белмичәрәк торам шул әле.
Якуб. Белмәгәч, нигә эшчеләр арасында буталып йөрисез?
Тукай. Ах, менә нәрсәдә икән хикмәт! Югыйсә, мин аңламыйчарак торам,
нигә, мин әйтәм, Якуб әфәнде Акчурин, олы башын кече итеп, минем янга
туктады, нигә болай боргаландырып сөйли, дим. Максаты — мине бәйләп
куймакчы икән. Юк инде, әфәндем, минем ирекле булып яралган җанымны
бикләп куя алмассыз. Сезнең миллион сумнарыгыз да минем юлымда Манигъ
була алмый. Казан сәүдәгәрләре дә минем корсакка баш бармаклары белән
төртеп сөйләшмәкчеләр. Булдыра алмагач, арттан өреп калалар. Өч
тиеннәр, бәлки, безнең тишек кесәләрдә тормыйдыр, ләкин безнең
күңелебез тулы җәүһәр. Ләкин аларны да без кызганмыйча өләшәбез. Менә
сезнең шуңарга ачуыгыз килә, шуңардан куркасыз. Әйе, куркасыз. Шигырьне
теләсә кем яза, дисезме? Юк, әфәндем. Сезнең, кебекләр дөнья тулы, ә
шагыйрьләр бармак белән санарлык. Безгә авыз ерып карарга ашыкмагыз,
сездән битәррәк ханнар да яннарында шагыйрь тотарга тырышканнар.
Үзләрен мактатып мәдхия яздырырга кирәк булган. Мәдхия язмаганнарны
асканнар да атканнар. Сезнең миллиард сум акчагыз булса да, шуның
яртысын вәгъдә итсәгез дә мин сезгә мәдхия язмаячакмын. Сез, әлбәттә,
эшкуар кеше, буш сүз сөйләмисез. Әмма сездән кан исе килә. Сез өч тиен
өчен теләсә кемнең өстеннән таптап үтәргә әзер. Һәм сез шулай эшлисез
дә. Әгәр без булмасак, сез яңадан кеше ашаучылар хәленә кайтыр идегез.
Рәхмәт әйтегез безгә, сезне куркытып бераз кеше рәвешендә йөртәбез.
Сез, беләм, мин язганнарны укымыйсыз. Сезне минем социал-демократ
булуым-булмавым гына кызыксындыра. Социал-демократ булсам, нишләтер
идегез? Полицейскийларыгызга, жандармнарыгызга тотып бирер идегезме?
Куркытмагыз.
Шикләнмибез дошманнарның көченнән без,
Бүгенге көн Гали, Рөстәмнәргә тиң без;
Шагыйрь гомере хәсрәт, кайгы күрсә күрер —
Дулкынланмый тормый ич соң өлкән диңгез.
Минем сезнең белән бүтән сөйләшәсем килми, әфәндем.
Якуб. Ә шулай да сез фабрикка барып йөрмәгез. Станокка ялгыш кысылсагыз, сезнең өчен безгә җавап бирергә туры киләчәк.
Тукай (көлеп). Әллә яныйсыз инде, Якуб әфәнде? Юкка… Үтерелгән шагыйрь тере шагыйрьдән куркынычрак була, Яков Тимофеич!
Өйгә кереп китә. Урамнан Нәфисә керә. Тукайны күреп, якынрак килә.
Нәфисә. Сез әллә чирлисезме, Тукай абзый? (Тукай эндәшмәгәч.) Кыяметдин
хәлфә абзый сорады, өйдәме, ди. (Тукай эндәшмәгәч.) Сез нигәдер бик аз
сөйләшәсез.
Тукай (шактый коры, тавыш белән). Мине сөйләштерер өчен ачуымны чыгарырга кирәк.
Нәфисә. Минем Хәйрулла исемле абзыем бар, ул әйтә, оялма, ди, сөйләш
Тукай абзаң белән, ди. Нәрсә турында сөйләшик икән соң, дим. Хәйрулла
абзый көлә генә. Көлгән өчен аны Фатыйма апай ачулана.
Тукай (үз алдына караган килеш). Сез бик матур җырлыйсыз, сеңлем.
Нәфисә. Каян беләсез?
Тукай. Минем колакларым бар бит.
Нәфисә. Безнең әти яхшы җырлый. Ул, бай абзыйлар белән тыныша алмыйча,
Баку дигән җиргә китте. Бай абзыйлар үзләре мине кыерсытмыйлар… Сез
дә бик иртә уянасыз икән. Бай абзыйлар әле йоклыйлар. Туташ та йоклый.
Аның уянуына мин, кырдан чәчәкләр өзеп кайтып, суга утыртам. Ул
чәчәкләр ярата. Кырда үскәннәрен ярата. Мин чәчәкләрнең өзелгәннәрен
кызганам, үсеп утырганнарын гына яратам.
Тукай. Сез укый беләсезме?
Нәфисә. Аз гына беләм. Кичә без туташ белән сез язганнарны укыдык. Тик
аңа ошаганнарын мин аңламыйм, миңа ошаганнарын туташ ошатмый. Сез язган
китапны туташтан сорап тордым да, ул йоклагач, төнлә укыдым. Үземә бик
ошаганнарын күчереп тә алдым әле. Хәйрулла абзыйларга барып та сез
язганнарны укырмын әле.
Тукай. Сез инде бүтәннәр язганны да укыгыз.
Нәфисә. Бүтәннәр язганын да укырмын. Тукай абзый сез өйләнмәгән, әйеме?
Тукай. Кем әйтте?
Нәфисә. Туташ.
Тукай. Нинди туташ?
Нәфисә. Хәсән абзыйларның сеңлесе инде.
Тукай. Туташыгыз белми, өйләнгән кеше мин. Минем хатынымның исеме —
поэзия. Без аның белән тату яшибез, талашкалап та алгалыйбыз.
Нәфисә. Татар түгелмени хатыныгыз?
Әйшә (террасага чыгып). Нәфисә! (Нәфисә тиз-тиз генә баскычтан күтәрелгәч.) Кайда йөрисең син?
Нәфисә. Кичерегез, туташ.
Әйшә. Габдулла әфәнде…
Тукай (туктап). Хәерле иртә, туташ. (Китәргә тели.)
Әйшә. Габдулла әфәнде… Сез нигә… Нигә сез мине күргәч… Мин сезнең хәтерегезне калдырдыммы?
Тукай. Һич юк.
Әйшә. Алайса? Сез мине гафу итегез. Мине абзыйларым почмакта, пәрдә
артында гына утыручы оялчан татар кызы итеп тәрбиялиләр. Бәлки алар
хаклыдыр. Ләкин мин… Башлап үзем сүз катканга ачуланмагыз.
Тукай. Акчуриннарны прогрессив карашлы кешеләр дип әйттеләр.
Әйшә. Сез нигә мине күргәч качасыз? Килгәнегезгә ничә көн, минем сезнең белән сөйләшәсем килә, сез качасыз.
Тукай. Качам?… Юктыр.
Әйшә. Мине бер курчакка саныйсызмы?
Тукай. Туташ…
Әйшә. Минем аралашасым килә. Шагыйрьләр, музыкантлар… Беләсем килә — шагыйрь күңеленә шигырь кайдан иңә, көй ничек туа?
Тукай. Сез яшь әле. Аңларсыз, белерсез…
Әйшә. Сез картлар кебек сөйләшәсез.
Тукай. Мин карт инде, туташ. Мин күрәсең, туганда ук бабай булып туганмын. Башта малай булдым, аннары бабай.
Әйшә. Сез минем белән шаяртып сөйләшәсез.
Тукай. Миңа кызлар белән сөйләшкәндә җитди булырга ярамый, туташ.
Әйшә. Ни өчен?
Тукай. Гашыйк булып куярмын да…
Йөрермен аннан соң юләр балык булып.
Хушыгыз, туташ. (Китә башлый.)
Абдулла (Тукайның юлына аркылы төшеп). Миннән качмагыз, Абдулла әфәнде,
мин сезне шатландырырга килдем. (Газеталар, журналлар күрсәтеп.)
«Йолдыз» газетасы. Анда сезнең театр турындагы статьягыз. «Яшен»
журналы — анда сезнең шигырьләр. Ә менә монысында сезнең коллега —
Сәгыйть Рәмиев.
Тукай. Китерегез, карыймчы!
Абдулла. О-о, сез әүвәл Сәгыйть Рәмиен белән кызыксынасыз. Бу нәрсә, хөрмәтме, көнләшүме?
Тукай. Китерегез.
Абдулла. Юк, миң үзем аны сезгә укыйм. Курыкмагыз, ялгышмыйча укырга
тырышырмын. Шигырьне мин яраттым. Ул минем рухта язылган. (Сәгыйть
Рәмиевнең «Дөньяга» дигән шигырен тотлыга-тотлыга булса да хис белән,
укый.)
Аһ, әгәр бу күңелем үткен
Сөңге йә ук булсае,
Яисә ул бер ут белән су —
Яндырыр ут булсае,
Әмма соң бер эт итеп бу
Дөньяны атар идем,
Җир-суын да яндырыр һәм
Күкләрен ватар идем!
Монда нокталар.
Цензура да, димәк, укыган. (Укуын дәвам итә.)
Бигрәк артык изде дөнья…
Калмады сабрым, бетәм,
Тик азаккы тамчы яшьнең
Җиргә тамганын көтәм.
Ул тамар бер, мин бетәрмен,
Тик шуны белсен үзе:
Бу азаккы яшь булыр бу,
Идеалымның йолдызы.
Бу яшем, юк, җиргә сеңмәс,
Бу калыр, бу ялтырар!
Һәм караңгы көн бетеп бер,
Мәңге якты ай туар.
Тугмый калмас, бер туар ул,
Идеалым күренер әле,
Шунда эчкән яшенә дөнья
Тончыгыр, күбенер әле.
Искиткеч! Менә укыгыз! Ә менә сезнекеләр, кичерегез, андый түгел. Сез — фельетонист.
Татар бае белгүче,
Төрмәләргә кергүче,
Гомер буе ни кылган, —
Шунда мәгълүм булгучы.
Шигырь шундый… (Тукай аны, тыңлап тормый. Сәгыйть Рәмиев шигыре
басылган газетаны карый-карый чыгып китә. Абдулла, Әйшә янына террасага
күтәрелеп.) Дөресен әйткәнгә үпкәләде. (Журналны биреп.) Менә кара,
шигырь шулай буламы?
Әйшә (журналны укып). «Эштән чыгарылган татар кызына».
Сөялгәнсең чатта баганага,
Яфрак төсле сары йөзләрең,
Кызганмыйча күңлем чыдый алмый, —
Бигрәк мескен карый күзләрең.
Атылган кош, адаштырган эттәй
Үткәннәргә мәэюсь карыйсың;
Күрәм, ике ирнең селкенәдер:
Кайсы татар баен каргыйсың?
Абдулла (журналны Әйшә кулыннан алып). И так далее.
Әйшә. Бир, укып бетерим.
Абдулла. Юк, укыма син аларны, кәефең бозылыр. Ты же его идеализируешь.
Pour toi iI est grandeur*. Абдулла Тукай, Абдулла Тукай…
* Пур туа илэ грандер. (фр.) — Синең өчен ул бөек.
Әйшә (усал). Нигә син, абзый, һаман да миннән көләсең? Мин ничек
карасам да, син ничек хәкарәт итсәң дә, Тукай гали, Тукай бөек. Мин ни
дип әйтим? Абдулла Акчурин, Абдулла Акчурин, дип әйтер идем дә, кем
син? Син беркем түгел.
Абдулла. Оһо! Что-то новое. Йә, йә… татар кызы… Мөселман кызы. Абзыена ни ди?!
Әйшә. Булса соң татар кызы! Булса соң мөселман! Әллә мин кеше түгелме?
Үзегез генә җыеласыз да сөйләшәсез, мине бикләп куясыз. Миңа Тукай
янына чыгарга ярамый.
Абдулла. Ничек ярамый? Кеше икәнсең — чык. Мәскәүдә рестораннар күп,
анда шансоньеткалар җитешми, бар. Бар, покажись. Fais — toi voir.
Әйшә. Көлмә. Мин әллә ишетмимме? Шул шансоньеткаларны тыңлап кайткач, ах-ух килеп сөйләшәсез.
Абдулла. Бот это Акчурина! Акчуринская кровь! Син нәрсә, әллә елыйсың?
Әйшә. Кит!
Абдулла. Тукта! Перестань! Нәрсә, Тукайны критиковать нельзя?
Әйшә. Син аны критиковать итмисең, син аңардан көләсең. Син аның язганнарын барын да укы.
Абдулла. Йә, мин аны укымадым, йә, көләм, йә, шуннан?..
Әйшә. Син аннан көләргә тиеш түгел.
Абдулла. Йә, ярый, тукта, мин көлмәм. Я перед ним шапку буду снимать, реверансы делать.
Әйшә. Ул аңа мохтаҗ түгел.
Абдулла. Мин сине аңламыйм, Әйшә. Миңа караганда Тукай синең өчен якынракмы? Син аны ничек яклыйсың! Сүз дә әйттермисең.
Әйшә. Мин Тукайның бездән көлеп китүен теләмим,
Абдулла. А, вот что… За фамилию нашу?..
Әйшә. Ул сезнең кунагыгыз. Аны мин түгел, сез чакырдыгыз.
Абдулла. Мин дә түгел. Ну, это не имеет значения. Ну, что ж. Ул чакта син мине кичер. Прости. Pardonnes moi*.
* Пардон муа. (фр.) — Кичер.
Әйшә. Якуб абзый да ямьсез сүзләр әйтә…
Абдулла. Йә, ярый, ярый, елама. Акчуриннар фамилиясе өчен дә борчылма.
Кияүгә чыгарсың, фамилияң бүтән булыр. Акчурина икәнеңне берәү дә
белмәс. Краснеть не придется. Ләкин менә приданое Акчуриннарныкы була.
Аны нишләтергә?
Әйшә. Тыгылыгыз акчагыз белән.
Абдулла. Фью-фью-фью-ю… Выражение-то мужицкое. Негоже такой
романтической натуре… Вот что, барышня… Ну, ладно. Какая разница…
Отцвели уж давно хризантемы в саду,
А любовь все живет
В моем сердце больном.
Хәсән (өйдән чыгып). Нишлисез әле сез монда?
Абдулла. Мин җырлыйм, ә Әйшә елый. Тавыш бит минем моңлы.
Хәсән. Син тагын?
Абдулла. Сез нәрсә мине һәрвакыт иснәп торасыз?
Хәсән. Кунак кайда?
Абдулла. Гуляет.
Хәсән. Кем белән?
Абдулла. Сәгыйть Рәмиев белән.
Хәсән. Нинди Сәгыйть Рәмиев?
Абдулла. Поэт.
Хәсән. Нинди юк сүз сөйлисең?
Абдулла. Мин аңа газета бирдем. Анда Рәмиев шигыре. Ул аны укый.
Хәсән. Анда өстәл әзерләнгән.
Абдулла. Әйт Әйшәгә, чакырсын.
Хәсән. Абдулла!
Абдулла. Йә нәрсә, Абдулла, Абдулла… (Өйгә кереп китә.)
Хәсән (Әйшәгә). Сиңа ни булды?
Әйшә. Болай гына.
Хәсән. Әбдри!.. Бар, Габдулла әфәндене чакыр. (Әйшәгә.) Сүзгә килдегезме? Нәрсә бүлешә алмыйсыз?
Әйшә. Ә нигә ул миннән көлә?
Хәсән. Аның һәр сүзенә елыйлармы? Аннан сон, ул сиңа абзый кеше. Кем
икәнеңне онытып җибәрмә. Кара нинди кыяфәт белән чыккансың?! Марҗа
түгел бит син. Әллә нишләп барасың әле, кызый. Абзыйлар сүз әйтми дигәч
тә… Үзең белергә тиеш. Син мөселман, кызы.
Әйшә. Абзый…
Хәсән. Дәшмә. Кер өйгә. Чамадан чыкма.
Ут сүнә.
IV күренеш
Хәсән Акчуринның кунак бүлмәсе. Хәсән белән Тукай керәләр. Хәсән бик
итагатьле итеп кенә Тукайга йомшак креслодан урын күрсәтә. Үзе дә
утыра.
Хәсән. Габдулла әфәнде, мин сезгә Акчуриннар турында сөйләп тормыйм.
Сез инде хәбәрдардыр, без барыбыз да бер мужикның гаять зур тырышлыгы
нәтиҗәсендә шушы сәрвәткә, шушы дәрәҗәгә ирешкән кешеләр. Мин сезнең
алда үзебезнең нәселне мактарга да, яманларга да җыенмыйм. Ул нәсел,
үзегез күрәсез, үзенчә көн итә. Хосусән үзем турында да сөйләмим мин
сезгә. Мин инде шактый олы яшьтә, дөнья мәшәкатьләреннән читтәрәк
торам. Күңелемә, рухыма якын эшләрдән кызык, тәм табып яшим. Минем
китапханәм белән таныштыгыз. Үзегез шаһит, анда, миңа калса, дикъкатьне
җәлеп итәрлек шактый гына китаплар бар. Кызыксынып, ислам дәүләтләренең
борынгы вә хәзерге акчаларын җыйнап, үзенә күрә бер муза сыман нәрсә
төзергә дә хыялланам. Болары, ничек дип әйтим, безнең сөйләшүнең
мөкаддәммәсе булсын. Бер-беребезне мөстәхкыйранә итмичә генә,
бер-беребезнең хөббе-нәфесләренә кагылмый гына, төртмә сүзләр әйтешмичә
генә сөйләшик.
Тукай. Тыңлыйм сезне, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Без инде сезне каршы алган көнне ул сөйләшүне башламак та иткән
идек. Әмма вакыты ул түгел иде. Инде дәвам итсәк мәгъкульдер. Шунысын
да әйтеп куйыйм, үзегез дә сизәсез булыр, минем энеләрем сезгә дустанә
үк мөгамәләдә түгел. Якуб эш белән мәшгуль. Аның уй-фикерләре икенче
төрлерәк. Абдуллабыз дуамалрак холыкта, сез аларны гафу итәсездер. Мин
хосусән үзем сезгә олы хөрмәт белән карыйм һәм сезне чакыруым да шуның
билгесе. Ашау-эчү — ачларга тансык, уен-көлке — гамьсезләр шөгыле. Сез
бүгенге көндә милләтебезнең уйчан бер баласы. Сез аерым хөрмәт вә
игътибарга лаек.
Тукай. Рәхмәт, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Рәхмәт ишетер өчен әйтмим — хакыйкатен шулай. Дөресен әйтим,
безнең татар әле сезне бәяләп бетерә алмый, үз илендә пәйгамбәр булмый,
дип кемдер әйткән бугай.
Тукай. Бер-беребезгә мәдхия укып, Крылов мәсәлендәге әтәч белән кәккүккә охшап калмыйк, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Крыловны ишетеп белсәм дә, оятыма каршы, әтәч белән кәккүген
белмим, кичерегез. Шунысын сизенәм, без Акчуриннарны киләчәктә ничек
искә алырлар — билгесез, әмма сез безнең милләтебез барында күпләрнең
күңелендә булырсыз. Шуңа күрә сүзебез дә җитди булырга тиештер.
Тукай. Мин тыңларга әзер, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Тыңлау гына җитмәстер, Габдулла әфәнде. Үзегездән өлкән кешенең
ихлас сүзләренә колак салып, үзегезнең фикерләрегезне дә әйтерсез дип
өметләнәбез.
Тукай. Мин үз фикеремне һәрвакыт ихластан әйтәм, яшереп тә калдырганым юк.
Хәсән. Әйе, сез туры холыклы. Ходай кушып, мәсләгегез дә туры булырга
язсын. Шунысын да килешеп куйыйк: сүзебез үз милләтебез мәгыйшәтеннән
читкә китмәсен. Дөньяда, югыйсә, сөйләшер мәсьәләләр бик күп, аңа
безнең вакытыбыз җитмәс. Социалистлар гына бөтенесен бер күчкә өеп
сөйләшәләр.
Тукай. Кичерегез, Хәсән әфәнде, сүзегезне бүләм. Былтыр мин трамвайда
беркемгә карамыйча, миңа караганнарга да илтифат итмичә бара идем,
берәү якамнан эләктерде. Сез нигә минем якамнан тоттыгыз, дигән идем,
аңлатты: мин тегенең аягына басканмын икән. Без, Робинзон сыман, аерым
утрауда яшәмибез.
Хәсән. Һәрхәлдә, кемнәрнеңдер аягына басмаска тырышырбыз, Габдулла
әфәнде. Үзебезнең җитешмәгән якларны бүтәннәргә сылтамабыз. Бары тик
үзебезнең милләтебез, аның бүгенге мәгыйшәте турында, киләчәге
турында… Сүзне башлап җибәрү өчен, сезнең моннан берничә ел элек
язган «Безнең милләт үлгәнме, әллә йоклаган гынамы?» исемле мәкаләгезне
искә төшерик. Сез анда безнең милләт үлмәгән дә, йокламаган да, һушы
гына киткән, дип язган идегез. Бүген ничек? Һушына килгән дип
саныйсызмы?
Тукай. Мин ул вакытта ялгышканмын, Хәсән әфәнде, безнең милләт һушыннан гына китмәгән икән, ул йоклаган икән.
Хәсән. Алай… Безнең фикерләр тәңгәл, Габдулла әфәнде. Сез язганны
укыгач, мин сезнең белән килешмәгән идем. Юк, безнең милләтебез
йоклаган һәм бик каты итеп йоклый дигән фикердә идем. Һәм хәзер дә шул
фикердә. Милләтнең язмышы өчен борчылучы күпләр шул фикердәдер дип
фараз кылам. Икенче соаль: нишлибез, уятабызмы аны, әллә йоклавын дәвам
итсенме? Кичерегез, бу сәальне мин болай гына бирдем, сез, әлбәттә,
уяту ягында. Сез язганнарда милләтнең хәл-әхвәле өчен әрнү ята.
Тукай. Рәхмәт.
Хәсән. Кайвакытта сез тиешсезгә дә кизәнәсез, әмма уегыз изгедә. Инде
катлаулырак соаль: ничек уятабыз милләтне? Сез язганнардан җавап күрмим
мин, кичерегез. Әрнү, өзгәләнү генә җитми бит, ниндидер эш эшләргә
кирәк. Иске муллалар безне артка сөйри, дип мулла сүгү, «Дин вә
мәгыйшәт» журналы әшәке, «көфер почмагы» пычрак, дип аһ орудан ни
мәгънә? Иске мулла урынына янасы килде ди, «мәгыйшәт» акылга утырды ди,
«көфер, почмагы» пычрактан арынды ди, шуннан нәрсә?
Тукай. Сезнең, сорауларыгызда җавабыгыз да бар шикелле күренә.
Хәсән. Бар. Әлбәттә, бар. Сез мәгърифәтчелекне мәгъкуль күрәсез.
Сизәсездер, аның белән генә уятып булмый милләтне. Менә без дә биредә
мәктүп ачтык. Татар балаларын хәлебездән килгәнчә укытырга тырышабыз.
Аның белән генә уятып булмаячак. Биш-алты татар бае мәктүп ачып кына
ерак китеп булмый. Дарелфөнүнен дә ачар идек, әмма мин, юк эш белән
хыялланып, милләтне алдарга Хвалынский Минһаҗы түгел. Димәк ки,
мәгърифәтчелек белән генә без ерак китә алмыйбыз. Әлбәттә, Хөсәен
Ямашен әфәнде кебекләр дөньяны җимерү ягында. Ярый, җимердек ди. Ә без
шул хәрабәләр эчендә күмелеп калмабызмы?
Тукай. Сез Хөсәен әфәнде язганнарны укыйсызмы?
Хәсән. Укып сөйлим, Габдулла әфәнде. «Урал» газетасын эшчеләр генә
түгел, байлар да укыштыргалый… Ярый, җимердек ди. Без үзебезме? Әллә
бүтәннәрме? Без җимергән сарайларның ташларыннан бүтән милләтләр
үзләренә сарайлар салмаслармы? Мин урысларны аңлыйм, алар җимерерләр
дә, төзерләр дә. Аларга кушылып без дә тотынсак, безгә өлеш чыгармы?
Сезне мыскыл итә дип уйламагыз, Габдулла әфәнде, уемда һич кенә дә
хилафлык юк. Менә сез: милләт, милләт дип ачынучылар, барыгыз да мулла
малайлары. Сезнең каныгызда муллалар каны. Ә кем ул мулла? Ул вәгазь
укучы. Аның иң яхшысы да вәгазьдән узмый. Эшкә килгәндә, ул, без ни
әйтсәк, шуны эшли. Дин өчен, бер хода өчен шәһит китәргә кирәк, ди
мулла. Ә инде шәһит китәргә кирәк булганда, үзе читтә кала. Үләсе килми
мулланың. Мин сөйлим дә сөйлим, бәлки, сезнең миңа каршы әйтер сүзегез
бардыр?
Тукай. Юк, әлегә мин сезне тыңлыйм, Хәсән әфәнде. Тик сез әйткән
идегез, бер-беребезнең самолюбиесенә кагылмый сөйләшәбез, дидегез.
Үзегез мине мыскыл итеп өлгердегез.
Хәсән. Аллам сакласын, Габдулла әфәнде!
Тукай. Мулла малайлары дип, безгә хас булмаган сыйфатларны безгә сылауны мин мыскыл итүгә саныйм.
Хәсән. Мин гафу үтендем, Габдулла әфәнде. Вә һәм тагын да үтенәм.
Тукай (елмаеп). Кирәкмәс. Тик әгәр мин дә ялгышып сезнең касыкка төртеп алсам, сез дә кичерерсез.
Хәсән. Сез юкка күңелегезгә авыр алдыгыз. Мин, мәсәлән, үземнең мужик
токымыннан икәнлегемне һич яшермим, һәм мужик дип әйтсәләр, үпкәләмим
дә.
Тукай. Дәвам итегез, дәвам итегез, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Ничектер фикеремнең очы чуалды.
Тукай. Йоклаган милләтебезне уяту турында сүз башлаган идек.
Хәсән. Ә, әйе, әйе. Әлхасыйль, мәгърифәтчелекнең көче җитмәгәч,
җимерүдән мәгънә булмагач, милләтне уяту өчен, аны тәрәккыят юлыннан
атлату өчен бүтән уй уйларга кирәктер. Мин үзем, хосусән, мондыйрак
фикердә. Безнең милләт — тырыш милләт. Эш өчен туган аек акыллы милләт.
Шуңа күрә дә сәүдәгәрләр арасында безнең сәүдәгәрләребез маһирлыклары
белән аерылып тора. Әмма хәзер кырыктартмачылык белән ерак китеп
булмый. Безгә милләтебезнең завод, фабрик тотучылары күбрәк кирәк.
Абруйлы кешеләребез кирәк. Мәскәүгә, Петербурга барамы, чит
мәмләкәтләргә чыгамы, мескенләнеп мең тәңкә теләнүче түгел, миллионнар
белән эш итүчеләр кирәк. Бездә алар әлегә юк дәрәҗәсендә. Хәзер, Аллага
шөкер, күренә башладылар. Инде аларның күп булуы кирәк. Ул вакытта без
кемнеңдер аягына бассак та, безне якабыздан алмаячаклар, киресенчә,
гафу үтенәчәкләр. Алар, Габдулла әфәнде, милләтнең, арка терәге була
алалар. Ул чакта җыйналып дарелфөнүннәр ачу да җиңел булачак.
Татарларны бик үк санлап бетерми торган хөкүмәт тә кулларында зур
капитал булган милләт белән санлашырга мәҗбүр булачак. Югыйсә, думада
безнең депутатларны барга да санамыйлар. Аларның сүзен, зарын тыңлаучы
да юк. Шуннан нишли инде милләт? Әлбәттә, йоклый. Әгәр безнең тавышыбыз
ишетелсә, милләт аны ишетеп уяначак. Без бит әле шундый халык, дип,
күкрәк тутырып сулаячак. Социалистлар, ихтилал, ди, революция, ди.
Кирәк ихтилал. Әмма коллар ихтилалы түгел, мәртәбәле, могтәбәр
каһарманнар ихтилалы. Ком җыелып таш булмый, кол җыелып баш булмый.
Менә шулай, Габдулла әфәнде.
Тукай. Болай булгач, Хәсән әфәнде, аһ итәрлек урын юк икән. Капиталистларыбызның үрчүен генә көтәргә икән.
Хәсән. Көтәргә түгел, тырышырга. Бер-беребезне үстерергә. Ярдәм итәргә.
Тукай. Хуш. Алай да булды ди. Безнең байларыбыз Мәскәү, Петербург,
Европа капиталистларының борынына чиртеп сөйләшә башлады ди, патша
белән дә кочаклашып күреште ди. Менә мин аңлап бетермим, мулла
малайларының кирәге бетәме инде? Безгә кәфен әзерли башларгамы?
Хәсән. Габдулла әфәнде, ялгыш әйтелгән сүзне үстермәгез. Әйтелсә дә, ул
сүз сезнең кебек могтәбәр кешеләребезгә әйтелмәде. Мин инде әйткән
идем, хәтерегездәдер: әгәр безнең кебекләр милләтнең матди ягын
күтәрсәләр, сез — рухани ярын.
Тукай. Димәк, без татар байларын күкләргә чөеп мактап шигырьләр язарга тиеш булабыз.
Хәсән. Ни өчен байларны? Байларның да төрлесе була. Сезне ничек язарга
өйрәтү безнең эш түгел. Сез инде болай да, укымышлы зыялыларыбыз кирәк,
дип язасыз. Тик ул зыялыларны мескеннәр арасыннан түгел, көчлеләр
арасыннан эзләү кирәктер.
Тукай. Бик күңелле булып китте әле бу. Ничә миллион татарның яртысы
капиталист, яртысы шагыйрь була. Типтереп яшәячәкбез. Тагын бер, ягын
гына уйлап бетерәсе бар. Татар капиталистларының заводларында,
фабрикаларында кемнәр эшләр икән? Урыслар белән бүтән милләтләрме?
Хәсән. Арттырып җибәрмик, Габдулла әфәнде.
Тукай. Сезнеңчә, шулай килеп чыга, Хәсән әфәнде. Әгәр алар эшләргә теләмәсә? Әгәр алар да баерга теләсә?
Хәсән. Бүтәннәр өчен без баш ватмыйк. Без үзебезнең милләт турында сөйләшәбез.
Тукай. Хәсән әфәнде, сезне кимсетергә уемда юк. Сез, бәлки, ихлас
сөйлисездер. Милләт турында кайгыртып сөйлисездер. Ләкин бит сез
акчаның, байлыкның ни икәнен миннән яхшырак беләсез. Беренчедән, акча
булган җирдә бердәмлек булмый. Шул ук татар байлары талашып, сугышып
бетәчәкләр. Икенчедән, бүтән милләтләрне юләр балыкка санау үзе
юләрлек. Татарлар баеганда алар: «Афәрин! Браво!»—дип кычкырып
торачаклармы? Өченчедән, байлык бит күктән иңми, аны кемдер эшләп
табарга тиеш. Баер өчен кемдер эшләп тапканны кемдер талап алырга тиеш.
Ә кемдер түзәр-түзәр дә, үзен талатырга теләмәс. Менә хикмәт нәрсәдә.
Сез нәрсә, инде күптән билгеле бу хакыйкатьне белмисезме, белергә
теләмисезме? Әллә инде мине юләр балыкка санап, миннән көләсезме?
Хәсән. Габдулла әфәнде…
Тукай. Әгәр дә сез үзегезнең фабрикаларда эшләүче татарларга күбрәк
түләп, бүтәннәргә азрак түләсәгез, мин ни дә булса аңлар идем, хыялга
бай милләтче, дияр идем. Әмма бит сез татарын, урысын, чувашын —
барысын да берьюлы тигез итеп талыйсыз. Тигезлисез. Мин дә тигезләү
ягында. Ләкин талап түгел, малны тигез итеп бүлеп, гадел итеп бүлеп.
Мин дә милләтемнең уянуы ягында. Тик бүтән милләтләрне йоклату исәбенә
түгел. Әгәр кемдер минем милләтемне кимсетеп, аны йокларга мәҗбүр итә
икән, мин кычкырачакмын, әгәр безнең милләтчеләребез бүтәннәрне
кимсетергә маташып, без-без дип кенә милләтемне уятырга җыена икән,
шулай ук кычкырачакмын. Минем халкым — бөек халык, башка халыклар кебек
үк бөек халык, ул бары тик бөекләр арасында гына бөек булырга тиеш.
Менә мин, шушы сүзләрне әйтеп, милләтне уятырга җыенам.
Хәсән. Ләкин уянмыйлар.
Тукай. Уянырлар. Күзләрен ачарлар да, иң элек талаучыларны танырлар,
аннан кимсетүчеләрне күрерләр. Үзләренең кадерләрен үзләре белерләр.
Милләтләрне бер-берсенә өстерүчеләргә, җитте, диярләр дә, бүтән
халыклар белән кулга-кул тотынып тәрәккыят юлыннан китәрләр. Әгәр дә
сез Ямашен әфәнденең язганнарын укыган булсагыз, ул да шуны әйтә.
Урысның, Европаның зыялы гади затлары шуны әйтә. Алар җимерү ягында
түгел, гадел итеп төзү ягында, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Тигезлек булмаячак, Габдулла әфәнде. Аллаһе Тәгалә кешеләрне
тигез итеп яратмаган. Ярый, ярлылар, байлар, урыслар, татарлар
тигезләнде ди. Матур — ямьсезләр, сау-сәламәтләр — гарипләр ничек?
Барыбер ямьсезләр матурлардан, гарипләр саулардан көнләшәчәк.
Тукай. Ходай эшенә кысылмыйк. Башта үзебез гарипләндергәннәрне
савыктырыйк, үзебез ямьсезләгәнне матурлыйк. Аннан Ходай белән
сөйләшербез.
Хәсән (көлеп). Сезне кызганып куйдым әле, Габдулла әфәнде. Әгәр, мин
әйтәм, барысы да тигезләнсә, бөтен җире килешсә, сезнең кеби
шагыйрьләргә эш калмаячак. Ни турында язарсыз икән?
Тукай. Ул вакытта мин уңган, булдыклы, көчле ихтыярлы, бүтәннәр хакын ашамаучы Акчуриннарны мактап мәдхия язачакмын.
Әйшә (чыгып). Абзый, сине җиңги чакыра.
Хәсән (Тукайга). Кичерегез, Габдулла әфәнде.
Китә. Әйшә кала. Аның калганын сизгән Тукай башын аска иеп утыра бирә.
Әйшә кереп китмәкче була, әмма, кыюланып, туктый, Тукай ягына борыла.
Ут сүнә.
V күренеш
Зөя елгасының яры. Абдулла исемле малай яр читендә ташлар өеп уйнап
утыра. Тукай, үтеп барышлый малайның уйнавын күреп, туктый, кызыксынып
күзәтә. Малай бирелеп уйнавын дәвам итә. Менә ул Тукайны күреп ала да,
тезләнгән җиреннән торып, артка чигенә.
Тукай. Нидән өректең?.. Мин тимим сиңа, уйна. (Малай, чигенүеннән
туктап, төбәлеп Тукайга карап тора.) Исәнме, агай-эне! (Малай һаман да
эндәшмәгәч.) Син әллә ишетмисеңме?
Малай. Ишетәм…
Тукай. Нигә, алайса, биргән сәламне алмыйсың?
Малай. Мин сине танымыйм ич.
Тукай. Танымассың да шул. Мин бит кешеләр танырлык зат түгел. Шүрәле бит мин.
Малай. Түгел. Шүрәле мондый булмый.
Тукай. Нинди була?
Малай. Әйтмим.
Тукай. Шүрәлене күргәнең бармыни синең?
Малай. Шүрәле ул урманда гына йөри.
Тукай. Каян беләсең?
Малай. Әти укыды. Китаптан.
Тукай. Әтиең кем соң синең?
Малай. Фабрикта эшли.
Тукай. Алай икән. (Малай өйгән ташлар янына чүгәләп.) Бу ни нәрсә булачак инде синең, салып бетергәч?
Малай. Фабрик.
Тукай. Фабрикант булырга җыенасың, алайса? Акчаң күпме соң?
Малай. Юк.
Тукай. Әтиеңнеке күптер инде?
Малай. Аның да юк.
Тукай. Фабрик салгач, булырмы?
Малай. Уенчык фабрик ул.
Тукай. Шулайдыр шул. Синең белән миңа фабрикларның уенчыклары гына…
Малай. Син бай абзыйларга кунакка килдеңме?
Тукай. Ничек белдең?
Малай. Син безнең авылныкы түгел ич… Бай абзыйларга кунак күп килә. Яз көне килгән берәү миңа акча бирде.
Тукай. Бер кесәме?
Малай (көлеп). Бер кесә акча буламыни? Миңа ике тиен дә җитә.
Тукай. Ике тиен дә җиткәч, мә иңде, алайса, бер конфет. Ике тиен генә
тормыйдыр бу конфет. Ул конфетның кәгазендә Исмәгыйль абзый
Гаспринскийның рәсеме бар. Акчада — патша сурәте, конфет кәгазендә —
Гаспринскийныкы. Татар агайларының дәрәҗәсе шундый ул, малай актыгы.
Малай (конфетны әйләндереп-әйләндереп карый да, ыштан кесәсенең төбенә төшереп җибәрә). Рәхмәт.
Тукай. Син аны ашап кара. Тәмле булырга тиеш ул.
Малай. Әнигә алып кайтам… Сүгенеп күрсәтимме?
Тукай. Нигә?
Малай. Бай абзый безгә биш тиен бирә дә, без сүгенеп күрсәтәбез. Өч катлы итеп урысча сүгенә беләм мин.
Тукай (кесәсеннән акча алып биреп). Мәле, алайса, салып куй әле кесәң төбенә. Бай абзаңа акчасыз гына сүгенерсең.
Малай (акчаны карап). Ак акча ич бу. Моңарга җиде катлы итеп сүгенергә була.
Тукай. Исемең ничек соң синең?
Малай. Абдулла. Апуш та дип әйтәләр.
Тукай. Адашлар икән ич без. Мин дә Габдулла. Мин дә үземә Апуш дип
әйтәм. Яле, болай булгач, куллар биреп исәнләшик инде. (Ике кулын суза.)
Малай (көлеп). Ай-яй, колакны борырые бугай!
Тукай. Нишләп мин синең колагыңны борыйм ди, юләр балык?
Малай. Бай абзый, нихәл, дип күрешә дә колакны бора.
Тукай. Мин бит бай абзый түгел.
Малай. Байлар гына шулай киенә.
Тукай (өс-башына карап). Хәзер салып ташлыйбыз без аларны. (Кара хәтфә
кәләпүшен, казакиен, галстугын салып ташлый да күлмәкчән генә кала.)
Әйдә кил, фабриканы салып бетерик тә, аннан кузна уйнарбыз. Син, адаш,
кузна уйный беләсеңме? (Малайның көлеп торганын күреп.) Ә син нидән
көләсең? Кузнаны синнән шәбрәк уйныйм мин. Ышанмыйсыңмы?
Малай. Кузнаны зурлар уйнамый, кечкенәләр генә уйный.
Тукай. Мин бит зур түгел. Мин бик бәләкәй. Мин хәтта синнән дә
бәләкәйрәк. (Мүкәләп йөреп китә.) Менә күрәсеңме, нинди бәләкәй мин!
(Мәтәлчек атып күрсәтә, ятып ауный.)
Малай (көлә-көлә). Әллә син җүләрме?
Тукай. Җүләр мин. Шыр чыккан тиле. Тиле бәрән орлыгы ашаган юләр балык
мин! Саташкан колларның иң җүләр падишаһы, солтаны булыр бу абзаң.
(Кинәт җитдиләнеп, тезләрен кочаклап җиргә утыра.) Җүләр булмасам,
Фатыйхның сүзенә карап монда килер идемме? Барып кайт, имеш,
миллионерны күреп кайт, имеш… Шулай инде, мин, үз холкыма каршы
барып, кеше сүзен тыңлыйм. Ни калган миңа монда? Козгыннар оясы янына
күгәрченнең кайчан кунганы бар? (Малайга.) Нигә аптырап карап торасың?
Телисеңме, адаш, әкият сөйлимме үзеңә?
Мәдрәсәдә бар иде бер таз малай,
Бик шаян, шуклык белән мөмтаз малай.
Туктале, нигә көләсең син? Көләсең дә көләсең.
Малай. Кызык ич.
Тукай. Алайса, үзең сөйлә.
Малай (көлеп). Ә мин сөйли белмим.
Тукай. Җырлый беләсеңме?
Малай (көлеп). Җырлый да белмим.
Тукай. Әкият тә сөйли белмисең, җырлый да белмисең, ә үзең көләсең. Нигә көлгәнеңне беләсеңме, ичмасам?
Малай (көлүен дәвам итеп). Белмим.
Тукай. Белмисең — көләсең. Көл, әйдә, татар баласы, көлеп кал. Мин дә
бу җиһанга көлеп яшәргә дип яратылган идем. Көлмәкче булам — адәм
балаларының сыкранып елаганнарын ишетәм дә туктап калам. Дөньяны
акларга дип, пакьләргә дип килгән идем, керләнеп беттем үзем, дөньяны
пакьлый алмадым. Хыялларым олы иде, теләкләрем изге иде, инде хәзер…
Теләү бетте хәзер миндә теләк соңра теләкләрне;
Кире сүттем хәзер күп эшкә сызганган беләкләрне.
Күралмыйм, мин азатмын бер дә чиксез ихтыярымнан;
Гаҗәп ләззәтле, тәмле булса да, туйдым хыялымнан.
Фәкыйрь калдым хәзер: тормыш үзенең биргәнен алды;
Күңел буш: анда калды тик авыр хәсрәт, ачы кайгы.
Кай тарафка карасам да, өметсезлек. Җанымның әрнүенә түзә алмый ачынып
кычкырам — тавышымны ишетүче юк. Йөрәгемне ачып, әрнегән, кан саркып
торган җанымны күрсәтмәкче булам — күрергә теләүче юк. Халкым, милләтем
дип, күңелем сандугачын сайратам, көй көйлим, җыр чыгарам — кушылып
җырлаучылар, көемне күтәреп алучылар юк. Зур өметләр баглаган милләтем
төрткәләп тә уята алмаслык йокыга талган. Ашый-ашый бирәнгә сабышкан
капкорсаклары төшләрендә калҗа белән марҗа күреп кикерә-кикерә йоклый.
Аларның йөрәген, җанын, вөҗдан-намусларын май баскан. Юк, алар
уянмаячаклар, алар уянырга теләмиләр… Ачлыкта, фәкыйрьлектә,
мескенлектә изелгәннәре үз язмышларына үзләре разый булып, хәлсезләнеп,
гафләт йокысы белән йоклыйлар. Бәлки, алар йокламыйлардыр, бәлки,
үлгәннәрдер дә инде алар. Йокламаган әрсезләр, куштаннар, оятсызлар,
саламторханнар милләт сатып көн күрә, кәсеп итә. Алар өчен тел дә, моң
да, иман да юк. Аталарының телен уллары, аналарының телен кызлары
аңламый. Рух фахишлеге, җан фахишлеге. Балаларыбыз хәреф танырга
өйрәнгәнче сүгенергә өйрәнәләр… Моңлы җырларыбыз урынына милли
хиссиятебезне рәнҗетә торган шалтыравыклар түрләребезгә менеп утыра.
Тавышсыз милли саңгыраулар граммофоннардан акырып җанны кыйныйлар.
Фахиш көй! Фахиш мәгънә… Хаклык, хакыйкать даулап изге юлга чыккан
фидаи затлар, чиге юк карурманда адашып калган мосафирдай анда-монда
сугылалар да, караңгылыкка, томаналыкка, гамьсезлеккә барып бәрелеп,
егылалар… Нишлим? Рухымның кыйбласын югалтмас өчен нинди догалар
укыйм? Күңелем тулы моң — кемнәргә өләшим?.. Уяныгыз, адәм балалары!
Алыгыз! Алыгыз! Сатмыйм, бушка бирәм. Курыкмагыз, сезгә атап җыр
чыгарганда хилафлык кылмадым, алдашмадым. Җырларым ошамаса, йөземә
бәреп әйтегез, мин яңаларын язармын. Тиргәгез мине, ачуланыгыз, тик
йокламагыз гына. Йокламагыз! Ачыгыз күзегезне, һәм сез анда күрерсез:
сезне талыйлар. Уңнан да, сулдан да, астан да, өстән дә сезнең
тарихыгызны йолкыйлар. Сезнең тарихыгызны сезнең өчен бүтәннәр яза.
Сезгә ул тарихта вәхши дип аталган мөһер сугылган. Ата-бабаларыгызның
туган җирендә сез бары тик килмешәк кенә. Ачыгыз күзегезне, даулагыз үз
хакыгызны, эзләгез хакыйкатькә илткән хак юлны. Ә син көл, татар
баласы, көлеп кал. Йә, нигә инде көлмисең? Көл! Синең бабаларың үкереп
еларга кирәк булганда да кычкырып көлгәннәр. Мин дә көләм. Каһкаһә
белән көләм. Минем тәхтемә хәшәрәтләр үрмәли, мин аларны сыпырып
төшерәм дә көләм. Ишетсеннәр җырымны, мин барыбер җырлыйм.
Җырлап торам, торган җирем тар булса да,
Курыкмыйм, сөйгән халкым бу татар булса да;
Күкрәк биреп каршы торам, миңа милләт
Хәзерге көн мылтык, ук атар булса да.
Уңга, сулга аумыйм, һәнүз алга барам,
Юлда манигъ күрсәм, тибәм дә аударам;
Каләм кулда була торып, яшь шагыйрьгә,
Мәгълүмдер ки, курку белән өркү харам.
(Малайны кочаклап.) Ишетәсеңме, ерактан, бик ерактан өмитле аваз килә.
Ул әле көчсез, ул әлегә зәгыйфь. Килер көн, ул көчәер, күкләр күкрәр,
таулар тетрәр ул тавыштан. (Малайны кулларыннан күтәреп.) Күрәсеңме,
еракта, бик еракта ирек кояшының кызгылт нурлары калка. Ул әле
беленер-беленмәс кенә. Килер бер көн, ул изге нур җир өстен балкытыр,
хәшәрәтләр, илаһи нурның балкышыннан куркып, чыелдаша-чыелдаша тау-таш
ярыкларына кереп качарлар. Көл, адәм баласы, кычкырып көл! Без китәрбез
бу җирнең өстеннән, сез каласыз. Синең киләчәгеңә өмид белән карап, мин
дә куанып көләм. Без китәбез, сез каласыз, без китәбез, сез каласыз,
дип көйли-көйли көләм. Әмма без әле исән, без әле китмәгән. Безнең кояш
батса да, вакытлыча гына баткан.
Юк, кояшым, мин беләм, син батмагансың мәңгегә;
Син дә, вөҗдан, бер торырсың, ятмагансың мәңгегә.
Юк, түбән калмас бу җан, фитрәттә гали булган ул;
Кисмәк өстендә кара кош — иттифакый кунган ул.
Тукай, малайны күтәргән килеш, тынып кала, малай шуып җиргә төшә. Ул,
Тукайның үз-үзен сәер тотышыннан, аңлашылып бетмәгән сүзләреннән тәмам
гаҗәпсенеп, аптырап калган. Шуңа күрә, бу сәер адәм яныннан әкрен-әкрен
генә, чигенеп, чыгып китә. Тукай аның киткәнен сизми, үз уйларына чумып
басып кала. Абдулла Акчурин кереп, Тукайга карап тора. Ул, гадәттәгечә,
кызмача.
Абдулла. Яңа шигырь туамы, адаш әфәнде? (Тукай, уйларының бүленүеннән
канәгатьсезләнеп, киемнәрен җыеп, тиз-тиз генә киенә дә китәргә ашыга.
Абдулла аның юлына төшә.) Мин сезне эзләп килдем, Габдулла әфәнде, ә
сез качасыз. Сез һаман миннән качасыз. Килешми.
Тукай. Мин нигә кирәк булдым сезгә?
Абдулла. Беренчедән, кунакны ялгыз калдыру безнең татарда килешми.
Икенчедән, минем сезгә кызыклы тәкъдимем бар. Киттек минем белән күрше
авылга — Марусялар янына. Күрештерәм берсе белән. Такая рыжая кобыла.
Башымны кистерергә бирәм, сез аны күрүгә үк Казаныгызны онытасыз. Сезгә
шундый илһам киләчәк; ах, люблю я тебя, Маруся… Оһ, je taime toi!..*
Юк, алай түгел. Пошлая поэзия не нужна… Менә мондый шигырь кирәк:
* О, жетэмтуа! (фр.) — Ах, яратам сине!
И в ужасе борьбы упорной
Меж клятв, молений и угроз,
Я был опутан влагою черной
Ее распущенных волос.
Брюсов! Валерий Брюсов! Беләсезме андый поэтны? Гафу итегез андый ахмак
соравым өчен. Әлбәттә, сез шагыйрьләрне беләсез. Ә миңа аның шигыре
случайно эләкте һәм миңа ошады. Әлбәттә, ул кара чәчле марҗа турында
яза, ә мин сезне җирән чәчлесе янына алып барам. Какая разница?
(Көлеп.) Нинди күзләр сезнең Габдулла әфәнде! Карашыгыз белән үтәдән
тишеп чыгар идегез мине. Ә мин сезгә ачуланмыйм. Киресенчә, мин сезне
яратам. Безнең йортта сезне берәү дә яратмый, мин яратам. Яратам һәм
хөрмәт итәм. Сез миңа алай карамагыз, әйтегез бер шундый начар, усал
сүз, мине үтерерлек булсын. Объясните мне, ну, зачем, зачем я болтаюсь
в этом проклятом мире? Фабрикант дисәң, фабрикат түгел, һәм, әлбәттә,
мужик та түгел. Үчем бар минем бу дөньяга, үпкәм бар. Ни өчен — белмим.
Аңлатыгыз миңа.
Тукай. Сез күбрәк һәм ешрак эчегез — аңларсыз.
Абдулла. Дурака не валяйте, поэт. Я серьезно.
Тукай. Калдырыгыз мине ялгызымны.
Абдулла. Юк, гафу итегез. Мин сездән калмыйм. Качып та котыла алмыйсыз.
Качсагыз, куып тотам һәм кыйнап ташлыйм. Мин аны эшли алам. Сез — поэт,
сез мине аңларга һәм миңа аңлатырга тиеш. На то и поэт. Ә бу халык,
милләт дип философствовать итү — чепуха. Ce nest rien*. Менә син
халыкны түгел, кешене аңла. Каждого человека в отдельности. Кешеләр
җыелып кына халык була.
* Сенэрьең. (фр.) — Чепуха.
Тукай. Толпа да була.
Абдулла. Да, толпа да була. Чүп кешеләр бергә җыелса, толпа була. Толпа
куркыныч. Толпа она растопчет все святое. Йә, ничек мин сөйлим, дөресме?
Тукай. Белмим, кайсы телдә сөйләгәнегез аңлашылмый.
Абдулла (көлеп). Дөрес! Шулай әйтегез миңа. Үтерегез мине, алдыгызда
тезләнеп йөрерлек итегез. Шуны эшли аласызмы сез? Килегез әле, утырыгыз
шушында. Бу урынга мин һәрвакыт киләм. Утырам да карап торам, уйлыйм.
Безнең Шәфи бабабыз кайчандыр мужик булган, аның балалары —
сәүдәгәрләр, внуки — купцы, ә без — фабрикантлар. Йә, шуннан нәрсә?
Какой смысл? Минем байлыгым бар, акчам күп. Шуннан ни? Кеше шул акча
өчен генә яшиме? Какая-то другая радость должна быть у человека. Сез
шигырь язасыз. Душу свою отводите. А мин? Миңа нишләргә? Копить это
проклятое богатство? Нигә? Мин ул байлыктан баш тартыр идем, мин инде
башкача яши алмыйм. Мин инде бозылган. Нигә кешене бозарга иде? Ну,
зачем нужно было меня калечить? Менә нәрсә әйтәм мин сезгә, шагыйрь
әфәнде: надо уничтожить этот мир. До основания. Барысын да бетерергә.
Бер генә кеше дә калмасын. Әгәр бер кеше исән калса, ул тагын дөньяны
пычратачак. Человек хуже любого зверя. Мин Петербургта булдым. И шунда
әйттеләр — Петропавловский крепостьның стеналары ике метр калынлыкта.
Ну, кайсы җанвар үзе кебек җанварны андый урынга ябып куя? Кеше үзе
шалашта яши, үзе кебекне ябып тотар өчен мәңгелек төрмә төзи. Нет, надо
уничтожать, все до основания нужно уничтожать!
Тукай. Башкаларны бетереп, үзегез нишләргә уйлыйсыз?
Абдулла. Мин, иң әшәке кеше буларак, үзем асылынып үләм.
Тукай. Андый эшне вәгъдә итмәгез. Асылыну җиңел эш түгел ул. Сез инде бүтәннәр асканны сабыр гына көтегез.
Абдулла. Ха-ха-ха! Остроумно. Көтәм. Думаете, меня повесят? Сез шулай дип уйлыйсызмы? Сез нәрсә уйлыйсыз менә?
Тукай. Минме? Сез шулай акыл сатканда, сезнең фабрикта эшләүчеләр иртәгә нәрсә ашарлар, дип уйлыйм мин.
Абдулла. Ачтан үлсеннәр. Алар шуңа лаек. Кол ашамыйча эшләргә тиеш.
Көне-төне, көне-төне. Шуңа күрә ул кол. Не хочет быть рабом, пусть
бастует.
Тукай. Полицейскийларыгыз, жандармнарыгыз бар.
Абдулла. Булса соң! Кол буласы килмәсә, аларга да буйсынмасын. Пусть
полицейскому горло загрызет. Үтерәләр икән, үлсен. Полноценный человек
должен уметь защищать свое достоинство. Булдыра алмаса, эшләсен, ачтан
үлсен. Ә сез шул ишәк көтүе өчен борчыласыз. Сез поэт, сез ул
түбәнлеккә төшәргә тиеш түгел. Алар барыбер сезне аңламаячак. Алардан
туганнар да сез язганнарны бәяли белмәячәк. Каргадан дир карга туар —
атасына парга туар. Беләсездер ул мәкальне?
Тукай. Беләм. Сезгә кагылган өлешен дә беләм, Абдулла әфәнде. Козгыннан дир козгын туар, атасыннан азгын туар.
Абдулла (көлеп). Афәрин! Браво! Козгынның азгыны да каргадан яхшырак ләкин. (Кемнедер күреп алып.) Әй, син, кил әле монда!
Эшче (кереп). Мине чакырдыңмы, бай әфәнде?
Абдулла. Сине, сине. Якынрак кил.
Эшче (якынрак килеп). Әссәламәгаләйкүм!
Абдулла. Вәгаләйкүм, вәгаләйкүм. Син фабрикада эшлисеңме?
Эшче. Сезнең фабрикта, бай әфәнде.
Абдулла. Ничек соң?
Эшче. Нәрсә ничек, бай әфәнде?
Абдулла. Ты доволен?
Эшче. Давульне, давульне, бай әфәнде. Очын очка ялгап барабыз.
Абдулла. Әгәр анда бутазер урыслар бастовать итсә, син дә аларга кушылып, бастовать итәсеңме?
Эшче. Аллам сакласын, бай әфәнде.
Абдулла (Тукайга күрсәтеп). Син бу әфәндене таныйсыңмы?
Эшче. Күргәнем юк, бай әфәнде.
Абдулла. Ул Тукаев. Абдулла Тукаен. Ишеткәнең бармы?
Эшче. Ишеткәнем юк, бай әфәнде, кичерә күр.
Абдулла. Ул, син укысын дип, шигырь яза. Поэт ул.
Эшче. Кичерә күр, бай әфәнде, белмим. Надан мин, томана мин.
Абдулла. Ә син нигә елмаясың?
Эшче. Ни дидең, бай әфәнде?
Абдулла. Нигә, тиле кебек, елмаеп торасың? Исемең ничек синең?
Эшче. Абдулла исемле булабыз, бай әфәнде.
Абдулла. Абдулла? Абдулла да Абдулла… Бүтән исем юк мәллә татарларда?
Эшче. Мулла кушкан исем инде, мулла кушкан исем…
Абдулла. Бар, хәзер үк муллага барып әйт, бүтән исем кушсын. Ну, чего ты улыбаешься, болван? Pour guoitu souris?* Нигә елмаясың?
* Пуркуа тю сури? (фр.) — Нигә елмаясың?
Эшче. Аптыраганнан, бай әфәнде.
Абдулла. Аптыраган. Бар, әйт муллага, аптыраган кушсын.
Эшче. Минем сүзне генә тыңламас шул ул, бай әфәнде.
Абдулла. Әйт, Абдулла Тимофеич әйтте, диген. Бар, пошел! (Китә
башлагач, эшчегә.) Тукта! (Кесәсеннән акча алып, җиргә ыргыта.) Ал!
Эшче үрмәләп үлән арасына тәгәрәгән акчаны эзли. Абдулла Акчурин тәм
табып көлә. Тукай, эшче янына барып, акчаны табып ала да эшчегә бирә.
Эшче чыгып китә.
Абдулла. Молодец, поэт! Күз үткен сезнең. Ә ул үзе рәхмәт тә
әйтмәде. Сүгенә дә белми ул, рәхмәт тә әйтә белми. Вот, дорогой мой
Тукай, ваш народ… Сезнең миңа әйтер сүзегез бармы?
Тукай. Минем һәр сүзем кадерле. Мин аны ахмакларга әйтеп әрәм итмим. (Чыгып китә.)
Абдулла. Чөнки синең әйтер сүзең юк. (Кычкырып.) Сез барыгыз да
фантазерлар. Ахмак, имеш! Ташлап китте. Кара, нинди тәкәббер!.. Әйе,
мин ахмак. Ә син кем? (Хәйрулланы күреп алып.) Әй, син, кил монда! Кил,
диләр!
Хәйрулла (кереп). Ни бар, Абдулла Тимербулатович?
Абдулла. Ах ты какой — Абдулла Тимербулатович. Син безнең фабрикада эшлисеңме?
Хәйрулла. Әйе, сезнең фабрикада эшлим.
Абдулла. Мине күргәч, нигә исәнләшмисең, болван?
Хәйрулла. Әкрен, Абдулла Тимербулатович. Андый сүзләрне мин дә беләм.
Абдулла. Ах, беләсең?.. Бик күпне беләсеңме?
Хәйрулла. Үзебезгә кирәген.
Абдулла. Хәзер мин синең башыңнан белгәннәреңне сугып чыгарам.
Хәйрулла. Ашыкмагыз. Миндә баш кына түгел, йодрык та бар.
Абдулла. Да? Как тебя зовут?
Хәйрулла. Какое твое дело?
Абдулла. Ты что?..
Хәйрулла. А ты что?
Абдулла. Урысча беләсең?..
Хәйрулла. Ипи-тозлык, Абдулла Тимербулатович.
Абдулла. Бунтовщик урыслардан өйрәндең?
Хәйрулла. Ә син кемнән өйрәндең?
Абдулла. Молчать!
Хәйрулла. Йөрәкләнмә, Тимай малае, мин синнән барыбер курыкмыйм. Зөя суына башыңны тыгып алырга да күп сорамам. Айнырсың.
Абдулла. Фабрикадан куып чыгарам.
Хәйрулла. Ике кулыма эш табылыр. Сине куып чыгарсалар, кая барырсың?
Алдагы көнеңне уйла да, миңа ике чакрымнан сәлам биреп уз, Абдулла
Тимофеевич. (Абдулла кычкырып көлеп җибәргәч.) Нигә көләсең?
Абдулла. Син миңа ошыйсың.
Хәйрулла. Ә син миңа ошамыйсың.
Абдулла (көлеп). Йә, ярый. Молодец! Эчәсең киләме?
Хәйрулла. Акчам юк.
Абдулла. Үзем сыйлыйм.
Хәйрулла. Юк, инде, Абдулла Тимербулатович, сезнең үз сыегез, безнең үз сыебыз. (Китеп бара.)
Абдулла. Молодец! Я тебя, сукин сын, накажу. Но все равно ты молодец!
Ут сүнә.
VI күренеш
Ут янганда шул ук урын. Вакыт кич — кояш баеган. Зөянең икенче ярында
яшьләрнең моңлы итеп җырлаганнары ишетелә. Әйшә белән Нәфисә керәләр.
Әйшә. Шунда утырып торыйк, Нәфисә.
Нәфисә. Бай абзый ачуланыр, кайтыйк. Ул бит соңлап йөргәнне яратмый.
Әйшә. Ул ачулана дип өйдән чыкмый утырыргамы? Юк инде.
Нәфисә.
Сезне ачуланмас, мине орышыр. Беркөн яшьләр җыелган җиргә җыр тыңларга
дип мине алып бардыгыз да, бай абзый әйтте: син мужик кызы, минем
сеңлемне мужиклар янына ияртеп йөрмә, диде.
Әйшә. Мужик… Үзе кем соң? Башларына фәс киеп алалар да кем
булганнарын оныталар. Кесәләре тулы акча булгач, үзләрен мужик түгел
дип уйлыйлар. Мин бик теләп мужик кызы булыр идем.
Нәфисә. Андый сүз әйтмәгез, туташ сезгә килешми.
Әйшә. Мин барысын да күреп торам. Әнә Тукай да… Беләм мин,
фабрикантларның сеңлесе булган өчен генә миннән йөз чөерә ул. Нәрсә
мин, аның игътибарына лаек түгелмени? Мин аның белән сөйләшергә телим,
икәүдән-икәү генә калып сөйләшергә телим, ә ул кача.
Нәфисә. Холкы шундыйдыр.
Әйшә. Холык… холыкның ни катнашы?.. Безнең мохитне яратмый ул.
Байлыкка табынганнарны, акча колларын ят итә. Алардан кача. Шул каһәр
төшкән акча, йон, девидент, кредит, барыш… Иртә торсаң, акча, кич
ятсаң, акча. Акча да акча. Якуб абзыйның бер белгән ике сүзе бар: барыш
та акча. Бишенче елда бер болганып алдылар да. Шунда, ичмасам, барысы
да чәлпәрәмә килгән булса… Һаман да бертөрле хәят. Эч пошудан
үләрсең. Читлектәге кош кебек. Йосыф абзый да, Төркияне күрсәтәм дигән
иде, мине онытып, китте дә барды. Әйтсен иде Тукай миңа, әйдә, туташ,
киттек Казанга, дисең иде. Ике дә уйламый ияреп китеп барыр идем.
Абзыйларның янауларыннан да, бәддогаларыннан да курыкмас идем. Туйдым
мин бу тормыштан. Яшәмәстән элек туйдым. Акча санаучы берәүгә бирерләр
дә… Шунда акча кортлары үрчетеп гомерем үтәр.
Нәфисә. Акчасыз яшәүләре читен туташ.
Әйшә. Бер җырлар идең, ичмасам. Мин бүген иртән аның бүлмәсе яныннан
үтеп киттем. Ишеге ачык. Ике кулын кесәсенә тыккан да, тәрәзәгә караган
килеш көйли. Ул читлектәге кош кебек. Ләкин ул китә дә котыла. Билгеле,
нишләсен ул бездә? Йә инде, сиңа әйтәләр ич, инде син дә ялындыра
башладың?
Нәфисә (әкрен генә җырлый башлый).
Шәмдәлләрдә генә утлар яна, Гөлҗамал,
Җиткән кызлар киндер-җеп эрлиләр.
Энҗе-мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр җан сөйгәннәрнең булмавы.
Нинди генә егеткә барырбыз, дип, Гөлҗамал,
Колактан колакка алар сөйлиләр.
Энҗе-мәрҗән кызларның кулбавы,
Авыр…
(Туктап кала.) Туташ, кемнәрдер килә. Китик, исерекләр булмасын!
Әйшә. Монда мин куркырлык кем бар? Кагылып карасыннар!
Нәфисә. Китик. (Ныклабрак карап.) Берсе Тукай абый бугай аның.
Әйшә. Тукай? Кем белән ул?
Нәфисә. Кыяметдин хәлфә бугай.
Әйшә. Бик яхшы, килсеннәр.
Нәфисә. Китик, туташ…
Әйшә. Син нигә әле коелып төштең? Оялсаң, бар, кит.
Нәфисә. Туташ… Сөйләшсеннәр, сүзләрен бүлмик. Уңайсыз.
Әйшә. Кич җитте исә, гел икәү. Нинди бетмәс серләре бар? Әйдә, качып тыңлап торабыз.
Нәфисә. Туташ, килешми!
Әйшә. Син, асраумы, мин асраумы — кушканны эшлә. (Агачлар арасына кереп поса, Нәфисә ирексездән аңа иярә.)
Тукай белән Кыяметдин хәлфә керәләр. Тукай, гадәтенчә, авыз эченнән нидер көйли.
Кыяметдин (Тукай елгага карап туктагач). Бу урын сезгә мотлак ошап китте, Габдулла әфәнде. Көндез вә кичен шушында киләсез.
Тукай. Урынга ияләшә торган гадәтем бар минем. «Болгар» номерларына
ияләштем Казанда, һич кенә шул чебенханәдән күчә алмыйм. (Тыңлап.)
Акчуриннарның кәкре койрыклары тырышып өрәләр. Миңа конкурент булып яңа
кунак килде, ахрысы.
Кыяметдин. Иртәгә сәфәр, дисез инде, алайса, Габдулла әфәнде?
Тукай. Сәфәр. Куып чыгарганчы качып өлгерергә кирәк.
Кыяметдин. Байларның сезгә мөгамәләләре яхшы.
Тукай. Алар һәммәсе яхшы, бер мин генә яман.
Кыяметдин. Сез нигәдер һәрдаим үзегезне кимсетеп сөйлисез, Габдулла әфәнде.
Тукай. Минме? Юк, хәлфә. Мин үземне кимсетмим. (Паузадан соң.) Мин үз
кадеремне беләм, хәлфә. Баш игән бәндә шагыйрь була алмый. Шагыйрьләр
үз кәвешенең очына карап түгел, йолдызларга, айга, кояшка күз төбәп
иҗат итәргә тиешләр… (Паузадан соң.) Мин үземнең кем икәнлегемне бик
яхшы беләмен. Дөрес, минем әтрафымда бик күп юләр балыклар, бушбугазлар
чуала, алар мине үзләренең дәрәҗәләренә төшермәкчеләр. Юк, бу гали җан
түбән төшәр өчен түгел, югарыга үрләр өчен яратылган. Килер заман,
хәлфә. Тукайны искә алырлар. Бик күпләргә Тукайсыз яшәве авыр булачак.
Фатих әфәнде Әмирхан әйтмешли, безнең заман үзгәрешләр заманы. Россия
өстендә саба җиле исте. Аны реакциянең зәмһәрирләре генә туктата алмас.
Безнең исем дә милләтебез күгендә Пушкиннар рәтендә торыр. Мактануым
ошыймы сезгә, Кыяметдин ибн мелла Габделкадыйр?
Кыяметдин. Без ифрат шадмыз, Габдулла әфәнде. Сезне кәефсез күреп
шөбһәгә төшкән идек инде, сөбханалла, күрәм, кәефегез
яхшырганнан-яхшыра бара, Ходага шөкер.
Тукай. Китү шатлыгыннандыр ул. Котылам. Казанга кайтып җитүгә үк,
Абдулла Акчуриннан котылганым куанычыннан, Садыйк муллага садака бирәм.
(Көлеп.) Кыланышлары, сафсаталары белән тәмам алҗытты, бәдбәхет, җаһил.
Кыяметдин. Әйе, ул араларында бер аерылып тора — холыксыз. Хәсән
абзыйга сез үпкәләмәгәнсездер? Минем занымча, ул сезгә дустанә
мөнәсәбәттә. Ул араларында зыялы, тәрәккый бер адәмдер.
Тукай. Хәсән абзыегыз мәдәни, прогрессив кеше булып уйный. Тулаем бай
абзыйлар уенга маһир халык. Акча чөеп тә уйныйлар, фиркаләргә әгъза
булып кереп тә уйныйлар. Акча ул уйлата да, уйната да, хәлфә.
Уйнасыннар. Мин дә ич менә байлар кунагы булып уйнап ятам.
Кыяметдин. Юк, Габдулла әфәнде, уйнау сезнең хосусиятегезгә ят нәрсә.
Тукай. Берадәран Акчуриннар арасында, хәлфә, Якублары куркыныч. Ул
ерткыч җанвар. Ул Абдулла түгел, өрмичә генә тешли. Ул хамелеондай
төсен алыштырып тора. Мулла күрсә, укынып, попка очраса, чукынып йөри
торган. Аның һәр сүзе саналган, һәр адымы фәлән тиен. Аның ишелергә
Пушкиның бер урыс, Тукаең «гололобый» гына. Вәләкин без дә төшеп
калганнардан түгел. Без дә әле фәтвабызны әйтмәгән.
Кыяметдин. Сез социал-демократларча фикер йөртәсез, Габдулла әфәнде.
Тукай. Ә кем әйтә мине социал-демократ түгел дип? Мәсләгем — аларча,
арадашчым — Хөсәен әфәнде Ямашен. Кайберәүләр, шагыйрь булгач, юләр
балык булырга тиеш, дип уйлыйлар. Алай булмый. Янә дә мин коеп куйган
шагыйрь генә түгел. Мин дипломат, политик, общественный деятель дә.
Минем күз күпне күрә, колак күпне ишетә. (Тынып калып, елга аръягындагы
җырны тыңлый.) Халыкны әйтәм, хәлфә, авыр тормыш, михнәт заман дип
тормый — җырлый. (Әкрен генә «Сакмар су» көен көйли.)
Сакмар гына суы буйларында
Сандугачлар тавышы тыңладым.
Сакмар су.
Үсәдер таллар Сакмар су буенда,
Үсәдер кызлар әнкәләре куенында.
Сандугачлар тавышын тыңладым да
Өзелеп-өзелеп җырлар җырладым.
Тукай җырлап туктагач, Кыяметдин, тәэсирләнеп, кулларын күкрәгенә кушырып, Тукайга баш ия.
Кыяметдин. Хода сезгә озын гомер Һәдия кылсын, гали зат Тукай. Минем
сезгә иң мөкатдәс теләгем. (Кулъяулыгын алып, күз яшьләрен сөртә.)
Тукай. Болай булгач, тагын бер җыру җырламый булмас, хәлфә.
Әйдә барыйк кибеткә,
Көмеш алыйк йөзеккә;
Ни кыланса, шул килешә
Өйләнмәгән егеткә.
Йөрмә монда, кайт илеңә,
Илеңдә иген игәрсең;
Стаканыңны ат итеп,
Бутылкаңны җигәрсең.
Такыр басу капкасы —
Ачыла да ябыла;
Мине дисәң, мине сөйсәң —
Түшәгеңне киң җәй.
Кыяметдин. Афәрин, Тукай! Афәрин, Габдулла әфәнде! (Паузадан соң.)
Габдулла әфәнде, җөрьәт итеп сезләргә бер соаль бирсәм, шәт, мине
кичерерсездер?
Тукай. Хатын-кыз тугрысындамы?
Кыяметдин. Сез барын да алдан ук белеп торасыз.
Тукай. Мин беләм: боргаландырып сүз башласалар, миннән шул хакта сорыйлар.
Кыяметдин. Кичерегез. Ишеткән идек сез хатын-кызлардан куркасыз дип.
Тукай. Нигә куркыйм ди мин алардан? Мин әле Яңа бистәнең кәкре
койрыкларыннан да курыкмыйм. Хатын-кызлардан качуымны бәгъзе берәүләр
куркуга саныйлар… (Паузадан соң.) Әйе, мин качам алардан, алар булган
мәҗлесләрдә булмаска тырышам. Әмма бу һич кенә куркудан түгел. Бу —
хатын-кызларны артык хөрмәт итүдән, идеаллаштырудан. Телем усал минем.
Заман, хәят, табигать минем телемне әче итте. Хатын-кызлар барында
ялгышып усал сүз әйтүем ихтимал. Хатын-кызның күңелен рәнҗетәсем килми.
Кыяметдин. Вәләкин шундый нечкә хиссиятле шагыйрьнең Мәхбүбәсе булмавы, гыйшык утында янмавы…
Тукай. Кем әйтте янмый дип? Мин, бәлки, күпләрдән артыграк янамдыр?
Берәүләр чормага җыелган мәчеләрнең мыраулашуын, этләрнең өерелешүләре
сыман нәрсәне мәхәббәт дип саныйлар. Алар өчен тәтәйләр янына йөрү дә
мәхәббәт. Тәтәйләр яныннан кайткач, хатыныннан читек салдырттыру, аңа,
тавык мие эчкән нәрсә, дип кычкыру да мәхәббәт. Юк, мәхәббәт ул — илаһи
хиссият. Аңа мәҗүсиләр агачка, үлән-чәчәкләргә, җиргә-суга, утка
табынган сыман табынырга кирәк. Аны бары тик күңелеңдә, йөрәгеңдә генә
сакларга кирәк. Саклый белмәсәң, табына белмәсәң, ул төссезләнә,
ямьсезләнә һәм үлә. Мәхәббәтләрен саклый белмәгәннәр камилен зәүкы
латыйфтан мәхрүм булалар.
Кыяметдин. Көн итәр өчен өеңдә сәхибәиханә булу да зарурдыр.
Тукай (паузадан соң). Шулайдыр. Вәләкин үзеңә иптәш кирәк булганга
гына, керләреңне юдыру өчен генә өйләнү — җинаять. Иптәш кирәк булса,
мәче асра, кереңне кер юучыларга акча түләп юдырт. Синең яныңдагы якын
кешеңнең бәхетле булырга хакы бар.
Кыяметдин. Кайберәүләр сезнең яныгызда булуны гына да олуг бәхеткә санар иделәр.
Тукай. Юк, хәлфә. Хатын-кыз аерым игътибарга лаек. Минем аларга
игътибарым җитмәячәк. Минем бар хиссиятем бары тик шигырьгә генә сарыф
ителергә тиеш. Хиссиятемне анда-монда бүлгәләргә минем хаккым юк.
Кыяметдин. Сез — пәйгамбәр, Габдулла әфәнде,
Тукай. Мөхәммәт пәйгамбәрнең безгә мәгълүм унбер хатыны булган, хәлфә.
Безгә мәгълүм булмаганнары ничәү икән? Көфер сүз әйтмәдемме?
Кыяметдин. Рас сүз көфер булмыйдыр, Габдулла әфәнде.
Тукай. Сүзсез генә бераз утырыйк, хәлфә.
Һәр икесе үз уйларына бирелеп тын гына утыралар. Шул чак агачлар артында Әйшәнең төчкереп җибәргәне ишетелә.
Тукай. Кемдер бар бугай биредә. (Әйшә тагын бер-бер артлы төчкереп куя. Тукай, урыныннан торып.) Кайтыйк, булмаса, хәлфә.
Тиз генә чыгып китә. Кыяметдин, арткарак калып, агачлар артына карый.
Кыяметдин. Әйшә туташ?
Әйшә (төчкерә-төчкерә). Китегез, үләм. (Кыяметдин аптыраган кыяфәттә чыгып китә.)
Нәфисә (дер-дер калтырап). Китик, дидем.
Әйшә. Синең аркада. Син булмасаң, мин чыга идем. Нидән оялырга, кемнән
оялырга, күпме оялырга мөмкин? Җиләнне алырга да була иде сиңа, белдең
бит су буена барасыбызны. (Төчкерә.)
Ут сүнә.
VII күренеш
Хәсән Акчурин өенең террасасы. Баскычтан Хәсән Акчурин төшә. Урамнан Якуб Акчурин керә.
Якуб. Китә, дигән идең бит.
Хәсән. Элек абзыеңа сәлам бир… Атлар җигүле.
Якуб. Ә ул фабрикта иснәнеп йөри. Нәрсә калган анда аңа?
Хәсән. Күргән нәрсәсе түгел, кызыктыр.
Якуб.
Кызык… Кызыкның чиге булырга тиеш. Мужиклар белән сөйләшә. Тирәсенә
җыелып, сабан туе ясап яталар. Эш тора. Нәрсә сөйләшә ул алар белән?
Коткы таратамы?
Хәсән. Тыңларга иде.
Якуб. Саламсыйрак, шарлатанны тыңлап йөрмәсәм, эшем юк ди.
Хәсән. Ул саламсыйракның язганын фабрикта кычкырып укыйлар. Аның янына җыелалар, син килгәч, качалар.
Якуб. Әкият сөйләүчеләр янына һәрвакыт җыелалар.
Хәсән. Әкият… Әкиятне дә тыңлый белергә кирәк. Әнә, әллә кайчангы
әкиятләрдә атсыз арбалар бар, оча торган паласлар дип сөйләнгән. Йөриме
атсыз арбалар, оча башладымы паласлар? Син үзең, фабрикаларга яңа
машиналар, дисең. Дию пәриләре дигәнең шулар ул. Ә моның сөйләгәне
әкиятләр генә түгел. Аның һәр әйткән сүзе синең башыңа тукмак.
Якуб. Син куркак либерал, абзый. Либерал-нумизматик.
Хәсән. Җитте, узынма. Бар, кереп чәй эч.
Якуб. Үзең озата барасыңмы? Йөрмә. Каршы алдың — китәр юлын кучер
күрсәтер. Бүген Сембердән доверенныйлар киләчәк, өйдә бул. Воейков
фабрикасын сатарга җыена ди. Эләктереп калмасаң, соң булыр. Эшлексез
помещикларның бөлгән чагы, файдаланып калырга кирәк. Илләр тыныч түгел.
Ходай кушып, сугыш чыкса, солдат сукносына мохтаҗлык артачак. Онытма,
монополияләр заманы. Бер кулга, бер кулга җыйнарга кирәк. Берегез эчеп
йөри, икенчегез, иске китап белән иске акча җыеп, әләм-әтрәкләрне кунак
итә. Акционерное общество белән кем шөгыльләнергә тиеш?..
Компаньоннар… Әти безне нәрсәгә өйрәтте?
Хәсән. Явыз син, Якуб.
Якуб. Әүлия булып кыланма, абзый. Суфилар заманы үтте. Береңне-берең
тереләй йотар заман килеп җитте. Син йотмасаң, сине йоталар. (Абдулла
кергәнне күреп.) Иртә таңнан тыгынып алган.
Абдулла. Әссәламәгаләйкүм! (Якубка.) Мое почтение, Яков Тимофеич! Mes hommages! *
* Мезаммаж! (фр.) — “Хөрмәт белән баш иям!” мәгънәсендә.
Якуб. Туктыйсыңмы син, юкмы?
Абдулла. Юк, туктамыйм. Миңа туктарга ярамый. Мин туктасам, сиңа начар
була, абзый. Мин бит бик явыз кеше. Эчем тулы явызлык минем. Мин ул
явызлыкны аракы белән үтереп торам. Аракы эчмәсәм, ул тышка чыгачак.
Тогда я тебя удавлю. Я сильнее тебя, дорогой мой брат.
Якуб. Сила, сила… Чиркәүдә тавыш чыгаргач, кем коткарып калды?
Абдулла. Коткармаска иде.
Якуб. Акчуриннар дигән исем бар.
Абдулла. Акчурин. Василисага өйләнеп, калтырап яшисең, Акчурин.
Хәсән. Җитте сезгә!
Абдулла. Мин дә әйтәм, абзый, җитте дим. Кунак кайда?
Хәсән. Өйдә юк.
Абдулла. Бүген китәме? Бик аз ул кунак булды… Акчуриннар… Ә аның
Акчуриннарга исе дә китми. Чакырдыгыз. Килер дә сезгә одалар язар дип
уйладыгыз. Ә без аңа кирәкмибез. Безне ул хәтта күрми дә. Күрергә дә
теләми. Потому что мы медные пятаки, а он чистое золото. Ii vaut son
Pesant dor*. Вот так, миллионеры Акчурины.
* Иль во соң пезаң дор. (фр.) — Ул алтын кеше.
Якуб. Дурак! (Өйгә кереп китә.)
Абдулла. Конечно, дурак. Разве я спорю? (Баскычка утырып елый.)
Хәсән. Нишлисең, тор!
Абдулла. Мескен кешеләр без, абзый.
Хәсән. Аракы сине шушы хәлгә җиткерде.
Абдулла. Аракының ни катнашы бар? Үзебез… Абзый, мин үз паемны сиңа бирәм дә үзем китәм.
Хәсән. Кая?
Абдулла. Тукайга ияреп. Казанга.
Хәсән. Ни калган анда сиңа?
Абдулла. Кайда да булса урын табармын. Бүтәннәр үлмиләр. (Баскычтан
өстәрәк басып торган Хәсән Абдуллага тибә. Абдулла баскычтан, тәгәрәп
төшә дә, кинәт сикереп торып, кычкыра.) Ә мин барыбер китәм. Менә
күрерсез, чукынам да монастырьга китәм.
Хәсән. Кил әле монда!
Абдулла. Килмим.
Хәсән. Кил диләр!
Абдулла (килеп). Йә, сук, кыйна, үтер!
Хәсән (Абдулла өстендәге чүпләрне кагып). Бар, салкын су белән юын,
каты чәй эч. Кунак киткәндә ялтырап шушында басып тор. Һәм бер кәлимә
сүз әйтмә. Төшендеңме? Әллә тагын бер кат кабатлыйммы?
Абдулла. Нәрсә син…
Хәсән. Бар, салкын су белән юын, каты чәй эч. Кунак киткәндә ялтырап
шушында басып тор. һәм бер кәлимә сүз дәшмә. Төшендеңме? Әллә тагын бер
кат кабатлыйммы?
Абдулла. Это деспотизм.
Хәсән. Бар, салкын су белән юын…
Абдулла башын иеп өйгә кереп китә. Өйдән Нәфисә чыгып, ашыгып баскычтан төшә.
Кая чабасың?
Нәфисә. Туташ чирли. Доктор чакыртырга куштылар.
Хәсән. Бар, урыныңа кер.
Нәфисә. Абыстай кушты.
Хәсән. Кемгә әйтәләр?!
Нәфисә өйгә кереп китә. Хәсән сәгатен алып карый. Урамнан беренче
күренештәге гармунчы, скрипка уйнаучыларны ияртеп Кыяметдин хәлфә керә.
Кыяметдин. Алып килдем, Хәсән абзый.
Хәсән. Кем кушты?
Кыяметдин. Каршылаганда булгач, озатканда да кирәк булыр дип зан иткән идем.
Хәсән. Син күп уйлама, хәлфә, миеңә зарар килер. Әйт, эзләре булмасын.
(Кыяметдин хәлфә, музыкантлар янына барып, нидер әйтә, тегеләр чыгып
китәләр.) Кайда Тукаев?
Кыяметдин. Су буен күреп китәм, диде.
Хәсән. Поездның кайчан китәсен белмимени?
Кыяметдин. Вакыт бар әле, Хәсән абзый.
Хәсән. Син бик күп белә башладың, Кыяметдин хәлфә. Синең эшең мужик балаларына әлифне өйрәтү. Калганын без белербез.
Кыяметдин. Озатырга мин бараммы?
Хәсән. Барырсың. Тәмам Тукаевның әтүтәненә әйләндең.
Кыяметдин. Габдулла әфәнде үзе үтенгәнгә…
Хәсән. Хезмәт хакын сиңа Тукаев түләми, Кыяметдин хәлфә, мин түлим.
Бар, ашыктыр үзен, поездның иртә дә килә торган гадәте бар, диген.
(Кыяметдин киткәч, урам якка кычкыра.) Әбдри!
Әбдри (кереп). Мин монда, бай.
Хәсән. Бар, кунакның кәрҗинен алып чыгып, арбаңа урнаштыр.
Әбдри кереп китә. Өйдән Нәфисә чыга.
Нәфисә. Бай абзый, кунакка самавырны яңартыйкмы?
Хәсән. Кирәкми. Вакыты юк. (Нәфисә кереп китә. Тукайның, кәрҗинен
тотып, Әбдри чыга.) Кара аны, Әбдри, стансада озак юанма. Илтеп куй да
тиз генә кайт. Төшендеңме?
Әбдри. Төшендем, бай, төшендем. (Чыгып китә.)
Тукай белән Кыяметдин хәлфә керәләр. Аларга бәләкәй Абдулла ияргән.
Хәсән. Авыл белән хушлашып йөрисезме, Габдулла әфәнде? Сез ашыкмагыз
бөтенләйгә хушлашырга. Ходай насыйп итсә, озаклап ял итәргә килерсез.
Бу юлы бик аз тордыгыз, әллә ошатмадыгыз?
Тукай. Фабрикаларыбыз булмаса да, безнең дә эшебез бар, Хәсән әфәнде.
Хәсән. Сезгә, минем уемча, кайда утырып язсагыз да барыбер. Үзегезгә аерым бүлмә.
Тукай. Мосафирханәдәге үз номерымда миңа тынычрак. Сый-хөрмәтләрегезгә рәхмәт. Кәрҗинемне алып чыгыйм да…
Хәсән. Сез хафаланмагыз, без аны урнаштырган идек инде.
Тукай. Алайса, Аллага тапшырдык, Хәсән әфәнде…
Хәсән. Ашыкмагыз инде, Габдулла әфәнде. Юлга чыкканда чәй эчеп…
Тукай. Рәхмәт, рәхмәт. Тамагым тук, корсак түгәрәк.
Хәсән. Инде, алай булгач… Сезне күрергә дип Якуб энем белән Абдулла
энем дә килгәннәр иде. Өйдә көтеп утыралар. Кыяметдин әфәнде, чакырыгыз
үзләрен, булмаса. (Кыяметдин өйгә кереп киткәч.) Бу малай кем була
инде, Габдулла әфәнде? Сезгә тагылып килгәч, мәйтәм…
Тукай. Адаш ул минем. Дуслаштык менә. Су буенда таштан фабрик салып ята иде. Кичә шунда таныштык та, бүген дуслаштык.
Хәсән (көлеп). Сөбханалла! Фабрик салып ята, диген. Булыр, булыр. Хәзер
без картайдык инде, аларга кала дөнья. Шуңа күрә дә менә мәктәп ачып
укытабыз үзләрен. Фабрикта эшләр өчен дә уку кирәк хәзер. Исәнлекләре
генә булсын. (Кесәсеннән акча алып, малайга бирә.) Бар инде, уйна.
Малай (акчаны әйләндереп карап, кесәсенә салып куя). Сүгенеп күрсәтергәме?
Хәсән. Әстәгыфирулла! Ни сөйли? Замана балалары, Габдулла әфәнде. Аңа
уйнап йөрергә түгел, фабрикта әтисе янына басып эшләргә дә бит.
Нишләтәсең, бозалар балаларны. Иркенгә чыкты мужик. (Малайга.) Бар,
ычкын моннан! Тәрбиясез бала. (Малай чыгып киткәч.) Сезгә бала-чага
белән кызыктыр инде ул, Габдулла әфәнде. Аларның сөйләгәнен тыңлап…
Тукай. Сезгә дә кызыктыр, Хәсән әфәнде. Өч катлы итеп сүгенә беләм, ди.
Өйдән Абдулла, Якуб Акчуриннар, Кыяметдин хәлфә чыгалар. Өй эчендәге
хезмәтчеләр дә, чыгып, почмакларга сыеналар. Кайберәүләр тәрәзәдән генә
карый.
Хәсән. Ягез, җәмәгать. Мөхтәрәм Габдулла әфәнде Тукаев моннан бер атна
элек безнең йортыбызга килеп, безне бәхетле иткән иде, безгә сәгадәтле
минутлар Һәдия иткән иде. Инде менә безне тирән хәсрәттә калдырып,
китеп тә бара. Безнең күңелләребез китек кала.
Тукай. Хушлашыйк, булмаса, Хәсән әфәнде. Югыйсә, җеназа озаткандагы сыман булып китте.
Хәсән. Сезнең әче телегезгә без ияләшеп өлгергән идек инде, Габдулла әфәнде.
Тукай (Якубка баш иеп хушлаша). Сез, зинһар, үзгәрә күрмәгез, Якуб
әфәнде. Сезнең белән безнең мөнәсәбәтләр һәрчак шулай ачык булсын.
Якуб. Тырышырбыз, хушыгыз.
Тукай (Абдулла янына килеп). Баш авыртамы, адаш? Зарарсыз, асылынам,
дидегез бит, ул чакта авыртмас әле. Хушыгыз. (Абдулла Акчурин, Хәсәннең
төбәлеп карап торганын күреп, сүзсез генә, баш иеп кенә хушлаша. Тукай,
Хәсән янына килеп.) Сезнең белән, мөмкин булса, кул бирешеп хушлашыйк
инде, Хәсән әфәнде. Аш-суларыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт.
Хәсән. Исән-сау булыгыз. (Кесәсеннән бер конверт чыгарып.) Габдулла
әфәнде, сезгә бераз күчтәнәч бар. Сезгә ул беразга көн итәр өчен җитәр.
Тукай. Мин, Хәсән әфәнде, шәкерт чагымда да садака алмадым. Акчагыз артык булса, ил тулы теләнче — шуларга өләшегез. Хушыгыз.
Китәргә җыенгач, өй ишегеннән Әйшә атылып чыга. Аны Нәфисә җитәкләгән.
Әйшә. Габдулла әфәнде!.. (Тукай кырт борыла да капкага таба юнәлә.
Аннан кинәт туктап кала. Кире килеп, күтәрелеп карамыйча гына Әйшәгә
баш ия.) Сез килегез, сез тагын килегез, Габдулла әфәнде!
Тукай (баш иеп). Бәхет, сәгадәт телим мин сезгә, туташ! (Борылып чыгып китә. Аны Кыяметдин хәлфә озата.)
Якуб (Әйшәгә). Син, оятсыз, кем икәнеңне оныттыңмыни?
Хәсән. Алып кереп яткырыгыз, доктор чакырыгыз.
Якуб, Абдулладан башкалар кереп китәләр.
Абдулла. Аңа доктор не поможет. Ул гашыйк. А что? Тукай заслуживает
любви. А я молчал…. Мин бер сүз дә эндәшмәдем, абзый. Как
договорились. Ә Тукай синең хәер акчаңны алмады.
Якуб. Хәерче.
Хәсән. Сүзеңне үлчәп әйт, Якуб, узынма.
Абдулла. Тукай заслуживает любви, он отказался от подачки.
Якуб. Молча-ать!
Абдулла. Алмады. Хәерегезне алмады.
Пәрдә.