Иртә дөнья җанлана,
Мәшрикъ ягы аллана,
Кояш чыгып, нурлары
Төшеп җиргә ялгана.
Яктыра кала, урамнар,
Кырлар, якын урманнар;
Таулар, багълар, бакчалар
Нурга гарык булганнар.
Торды халык, уянды,—
Шау-шу һәрбер төшләрдә;
Көтү-көтү менмәктә
Күккә җитез кошлар да.
Төтен төсле, җирдән дә
Күтәреләдер томан;
Нинди вакыт бу вакыт,
Беләсеңме, и туган!
Бу вакытта йорт саен
Кайный самавыр һаман;
Чәйнекләрдә пешмәктә
Чәй — фирмасы «Караван»!
Өйдә хуш ис чәчелгән,
Һәркем күңле ачылган;
Нинди фирма чәе бу! —
«Караван»дыр, «Караван!»
Көн уртасы шәһәрдә
Гадәтчә шау-шу, тавыш;
Җанлылык бар һәр җирдә,
Селкенү, йөгрү, кузгалыш.
Ашыкмакта һәркем дә,
Артыннан куган төсле;
Барчасы бергә шунда —
Бай, ярлы, эшсез, эшле.
Кайный тормыш, туктамый –
Әйтерсең каты буран;
Шул арада тагын да —
Мәшһүр фирма «Караван».
Чәе исләргә төшеп,
Халык эшне ташлыйлар;
Тәмле-тәмле сөйләшеп,
Чәй эчәргә башлыйлар.
Кич. Аз-азлап тынлана
Шаулап торган бу кала;
Арып-талып юнәлә
Һәркем рәхәткә таба.
Кояш мәгърибкә китә;
Тәмле хуш исле һава
Күңелләрне хуш итә,—
Була җаннарга дәва.
Каплый җирне, тагын да
Түшәлә башлый томан;
Бу вакыт ял иткәндә
Эчәләр чәй «Караван».
Чәен эчә, ял итә,—
Рәхәт таба арганнар.
Һәрберсе дә үзләрен
Михнәттән коткарганнар.
Төн. Ай күктән караган,
Йолдызлар да парлаган;
Ялт иттергән каланы —
Ай нуры алтынлаган.
Халык сүнгән, йоклаган;
Тәннәрдән чыккан «рәван».
Эчә бунлар төштә дә…
Чәй — фирмасы «Караван».
Алданмаска ляземдер,
Аерып акны карадан;
Шаять, инде мәгълүмдер:
Нинди фирма «Караван»!
Мәшрикъ — көнчыгыш.
Ляземдер — тиештер.
Мәгъриб — көнбатыш.
Парлаган — яктырган.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).