Кайвакытта кара күзле, кара кашлы
Матур берлә утырамын кара-каршы;
Шунда ул кыз, әллә ничек сүзгә китеп,
Күргәннәрен, белгәннәрен сөйли башлый.
Мин күзеннән аның күземне алмагач,
Һәр сүзенә «чын, чын» димичә калмагач,
Мин гашыйкны сүз аңлый дип уйлый инде, —
Кадап куйган һәйкәл төсле кузгалмагач.
Кайда аңлау миңа! Бер сүз дә аңламыйм,
Ишетмим дә, тыңламыймын да, санламыйм, —
Бу эшне ул үзе сизсә ачуланыр
Иде, ләкин тугърысы шул: ялганламыйм!
Һич яратмыйм аның шулай саташуын,
Фани дөнья сүзе берлә маташуын;
Телим, ташлап кирәкмәгән вак сүзләрне,
«Сөям, җаным» ләфызларына ашуын.
Һаман сөйли; мин тик ирнен, тешен карыйм;
Йөртәм күзне: калкып чыккан түшен карыйм;
Борнын, аузын, иякләрен, беләкләрен, —
Калмый бармак, тырнак — һәрбер төшен карыйм.
Тыңлыйм имеш! Юри шулай утыртамын,
Күз алмасын әрле-бирле очыртамын;
Әкрен генә селкенсә дә, кузгалса да,
Торып китә микән әллә дип куркамын.
Мин ул кызны, үз уемча, фәрештә, дим,
Дөнья берлә ваклануын һич эстәмим;
Аңар күрә үземне бик түбән саныйм,
Аның урны фәләкләрдә, гарештә, дим.
Минемчә, тик яралган ул сөелергә,
Сөяргә һәм куанырга, көенергә;
Күргән саен, минем төсле гашыйкларга:
«Бу минеке булмас!» — диеп көенергә.
Минемчә, ул үз кадрене сизсен иде,
Дөнья берлә галякасен киссен иде;
Кайгы нигә? шатлык нигә? гомер нигә? —
Мондый юк-бар нәрсәләрдән бизсен иде.
Сүз тыңлаган булып, итәм йөз тамаша;
Дәртем сыймый эчкә, тулып тышка таша;
Ак кулыннан тотыйм, тотыйм, җибәр, диеп,
Гакълым берлә шул вакытта кул талаша.
Шулай итеп сәгадәтле сәгать үтә,
«Ул» да торып, үз урнына чыгып китә;
Белмәс хәлне — яшь нәрсә бит, — аңлый алмас,
Кычкырсам да: «Кочаклашыйк, тукта! тукта!»
Фани — бетә, үзгәрә торган.
Ләфыз — сүз.
Фәләк — күк.
Гареш — күк, күкнең түре.
Галяка — бәйләнеш.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).