«Тукайга, дүрт-биш елдан большевик ясап, билет бирәсе генә калды…
…Тукайны ясыйлар… Мохтаҗмы Тукай ясауга? Ул болай да бөек!»

Сибгат Хәким. 1975 ел.

 

И Ходаем! —
Тукай ниләр язмас
Ялгыз-үксез гомер сөргәндә.
Күңел тәрәзәсен
Күз яшьләре юган
Җылы тотмас шыксыз бүлмәдә.
Ниләр килмәс башка,
Ни язылмас:
Тирә-якта
Иснәнеп тук этләр йөргәндә,
Җанны ярып шигырь туган чакта,
Калтыранып шәмнәр сүнгәндә.
«Ярлыкагыл, — дип, — үземне», —
Кесә кырып махра төргәндә,
Бүлмәсенә түгел, аяк тибеп,
Җанына бит, —
Әрсез ишләр килеп кергәндә…
Бу дөньяның ваклыкларын куып,
Онытылса — үпкә кыскан,
Бизгәк тоткан —
Юк-бар сөйләп, садә көлгәндә…
Бәхет дигән нәрсә ерак йөргән,
Үзе исән чакта, гел читтә.
Кызганырга, дисәм, белмим:
Тукай — пәйгамбәр бит,
Пәйгамбәрләр — бөек ничек тә!
Язганыңда кемнәр чокчынмады,
Тәһарәтсез, денсез өрәкләр,
Әвәләнде күпме трактатлар,
Буядылар сине чиләкләп:
Кем ниндигә тели,
Нинди төскә — тик иренмә,
Менә чиләк, менә пумала,
Бер кат буяу әле кибеп җитми,
Икенчесе җиңен сызгана.
Рухыңа берәү сыена калса,
Бишәү тыкты шакшы чабата.
Торгандыр күк җаның сызлап-әрнеп:
«Галимлектә болар, чынлап та —
Сөяк эзләп чапкан собака!»
Бичаралар, галим-алабайлар,
Ни кылалар, нәрсә эшлиләр,
Тоз сипкәнме әллә Тукай тупсасына,
Ябышканнар, бер мәл китмиләр —
Мыж килешә чукрак Ишмиләр,
Дистәләгән шуның ишелөр…
…Ниләр генә күрмәс идең, Тукай, Җ
итмеш еллык үткән дәвердә,
Хәер, белгәнсеңдер барсын,
Һич тә тыныч
Ята алмас рухың кабердә.
Кызганыргамы соң? —
Сине — пәйгамбәрне,
Җир йөзеннән яшьли китүне…
Тагын шулкадәрле Җирдә калсаң,
Яшәтерләр иде микән
Җәсус-шпаналар көтүе…
Кай бүлмәдә,
Нинди «өчлек» синең
Бугазыңа ыргак батырып,
«Дошман» ясап маташырлар иде
Тәнең тунап, тибеп, акырып…
…Мәхшәр-зилзиләләр узгач, чабуыңа
Ябыштылар этләр өере.
Җилкеделәр сине: «Мулла малае», — дип,
Ләззәт табып, шуннан сөенеп.
«Буржуйлыгың» аннан онытылды,
Дәһри, булган, диләр, ул, имеш!
Дәһри, димәк, шик юк инде, һич тә,
Инкыйлапчы булу бик тиеш!
Син — атеист,
Алла юк, дип, әүвәл
Сорән салган кеше син бугай…
Ленин-Маркс китапларын укып,
Революционер булган, чын, Тукай!..
Ленин белгән сине,
Менә ничек!!!
Үзе әйткән, кемдер ишеткән!
Икегез дә большевиклар инде,
Күрешүләр генә никтер кичеккән…
Туган телне,
Җырың җырлый-җырлый,
Табут ясап имән тактадан,
Без күмәргә илттек…
Туган телгә — милләт бәгыренә
Бер тибәргә кушсалар —
Биш мәртәбә типтек.
…Ялгыз-үксез чакта ни язылмас,
Хәдисләрең алып кирәктә,
Исемеңне төрән итеп,
Милләт басуында
Йөрдек сөреп, иман сирәкләп.
…Безнең хәлләр шундый, Бөек Тукай!
Күңелдәген түктем, рәнҗемә.
Йолдызларны чүпкә күмдек күптән,
Бар табынган безнең — кәлҗемә.
Туры юлны таптык кебек янә,
Инсан юлын, хөрлек тарафын,
Алып кит син безне,
Уят, Тукай рухы —
Алга ыргыл, җигеп пар атың!
Калышмаска иде.
Бу җилкенү,
Дулкын сыман ярда сүнмәсен.
Тукай сыман, милләт үзе бер көн:
«Сынды кылыч», — дия күрмәсен…


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган