Сания Фатхлисламова, Татарстанның Бөгелмә шәһәре 8 нче урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Мәктәптә лирик әсәрне тикшерү, анализлау, ачыклау бик авыр. Анализ, гадәттә, һәрвакыт түбәндәге моментларга таяна: укучыларның шигырьдән алган тәэсирен ачыклау, әсәрдәге хисне һәм аның сәбәбен билгеләү, гомумиләштереп, лирик герой һәм кичереше турында нәтиҗәләр ясау, шигырьнең теле, яңгырашы, ритм-рифмалары яки элементлары аша хиснең көчәйтелүен күзәтү.

Лирик әсәр анализлауның иң киң таралган юлы – “автор артыннан бару”. Бу юл – шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтергә, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыкларга ярдәм итә, хисләр күчешен тоярга, шул күчешкә салынган мәгънәне аңларга булыша.

Лирик әсәр анализлау, нигездә, урта сыйныфларда эзләнү яки тикшеренү ысулына мөрәҗәгать итә. Мәктәп анализында шигырьнең темасын – кичерешнең сәбәбе, ә идеясен – хис-кичерешнең үзе, иң югары ноктасы белән бәйләп аңлату җиңел.

 

Г.Тукайның “Пар ат” шигыре хис күчешенә-үзгәрешенә корылган.

Тема: Лирик әсәрләрдә хис күчеше — үзгәреше.

Өйрәнелә торган әсәр: Г.Тукай “Пар ат”.

Максат: 1) Лирик әсәрне аңларга, андагы хис-кичерешләрне тоярга, аларның үсү-үзгәрүен яки алмашынуын күрергә әзерләү.

               2) Шигырьнең матурлыгын, үзенчәлекле сыйфатларын күрергә, тирәнрәк аңларга ярдәм итү.

               3) Туган җиргә, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү.

Җиһазлау:

1. Компьютер, мультемедиа аппаратурасы, компьютер презентацияләре: “Г.Тукай”, “Автор артыннан бару”, дәреслек.

2. Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты турында плакат, презентация.

3. Г.Тукайның китапларыннан күргәзмә.

4. Матбугатта чыккан белешмәләр, материаллар.

5. И. Шакиров башкаруында Г.Тукай сүзләренә язылган “Пар ат ” җыры язмасы.

6. РСФСР халык артисты Айрат Арсланов башкаруында “Пар ат” шигыренең язмасы.

Дәрес барышы.

I.    Оештыру өлеше. (Укучыларның фикерен дәрескә туплау, уңай халәт тудыру).

II.    Белемнәрне актульләштерү.

1.    Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында искә төшерү.

—    Бүген без бөек шагыйребезнең “Пар ат” шигырендә лирик геройның хис күчеше – үзгәрешен күзәтербез.

III.    Яңа белем һәм төшенчәләр формалаштыру.

1. Шигырь укытучы тарафыннан сәнгатьле итеп яттан укыла.

2 нче кат шигырьне РСФСР халык артисты Айрат Арсланов башкаруында  тыңлау, я булмаса матур, йөгерек укый торган баладан кычкырып укыту.

2. Сүзлек эше: тараф — як, гыйрфан – аң-белем, культура, һ.б.

IV.    Шигырьдән алган тәэсирләр турында сөйләшү – фикерләшү.

1.    Автор артыннан бару.

(Шигырьдәге строфа арты строфаны күзәтергә, алардагы хисне һәм аны тудырган сәбәпне ачыкларга ярдәм итә, хисләр күчешен тоярга, шул күчешкә салынган мәгънәне аңларга булыша).

Укытучы. Шигырь хис күчешенә – үзгәрешенә корылган, 1-2 нче строфадагы шатлык хисе 4-12 нче строфаларда, борчылу хисе белән алмашынып, кайгыга кадәр үзгәрә. Ләкин шатлык – борчылу – шатлык рәвешендә аерылып торса да, һәр строфада, хиснең сәбәбе үзгәрү белән бәйле, хис төсмере дә үзгәрә.

Слайдлар белән эш. Һәр слайдтагы өзек “чылбырлап” укытылып бара.

3 нче слайд.

1-3 нче строфада шатлык хисе бар. Аның сәбәбе лирик геройның Казанга юнәлүендә, пар атларда җилдерүендә:

Җиктереп пар ат, Казанга туп – туры киттем карап:

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

4 нче слайд.

2 нче строфада табигать матурлыгын сөйләү шул шатлыкка рәхәтлек төсмере бирә.

     Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

     Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

5 нче слайд.

3 нче строфада шатлык хисенә канәгатьләнү төсмере өстәлә, чөнки лирик герой күңелендәге тынычлык, рәхәтлек иң югары ноктасына җитә кебек.

    Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

    Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

6 нчы слайд.

4 нче строфада әлеге үсеп, иң биек ноктасына җиткән шатлык хисе кинәт үзгәрә, борчылу, сискәнү белән алмашына. Сәбәбе – яп- ят кыр уртасында лирик герой аерылудан борчыла башлый. Алдагы юлларда әлеге борчылу үсә, зурая:

   Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп – ят кыр күрәм;

   Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

7 нче слайд.

5 нче строфада лирик геройның торган җире, корган уй–хыяллары белән саубуллашуы әлеге борчылуга кайгыруны өсти.

    Сау бул инде, хуш, бәхил бул, и минем торган җирем,

    Мин болай, шулай итәм дип, төрле уй корган җирем.  

8 нче слайд.

6 нчы строфа үкенү төсмере белән байый.

    Хуш, гомер иткән шәһәр! Инде еракта калдыгыз;

    Аһ! таныш йортлар, тәмам күздән дә сез югалдыгыз.

9 нчы слайд.

Шушы борчылу эчендә 7-8 нче строфада юану килеп керә, лирик герой кайгысыннан юану эзли.

   Эч поша, яна йөрәк, хәсрәт эчендә, уйда мин;

   Ичмасам, иптәш тә юк ич, тик икәү без: уй да мин.

   Аһ, гөнаһым шомлыгы, бу кучеры бик тын тагын,

   Җырламыйдыр бер матурның балдагын я калфагын.

10 нчы слайд.

9 нчы строфада хис яңадан дәвам итә, лирик геройның үз – үзен жәлләү, кызгану төсмере барлыкка килә:

   Әллә нәрсәм юк кеби, бер нәрсә юк, бер нәрсә ким;

   Бар да бар, тик юк туганнар, мин ятим монда, ятим.

11 нче слайд.

10 нчы строфада тагын бер төсмер – зарлану төсмере килеп кушыла:

   Монда бар да ят миңа: бу Миңгали, Бикмулла кем?

   Бикмөхәммәт, Биктимер – берсен дә белмим, әллә кем!

12 нче слайд.

11 нче строфада әлеге борчылу хисенә юксыну, сагыну өстәлә:

   Сездән айрылып, туганнар! – җайсыз, уңгайсыз тору;

   Бу тору, әйтергә мөмкиндер, кояш – айсыз тору.

13 нче слайд.

Ә 12 нче строфада үзенең иң биек ноктасына җитеп, борчылу хисе чарасызлык төсмере белән кушыла. Лирик геройның күз яшьләре шуңа ишәрәли:

   Шундый уйлар берлә таштай катты китте башларым;

   Чишмә төсле, ихтыярсыз акты китте яшьләрем.

14 нче слайд.

13 нче строфада тагын хисләр үзгәрә, борчылулар кинәт кенә юкка чыга, шатлык хисе яңадан әйләнеп кайта. Сәбәбе — Казанга килеп җитү, якынаю.

     Бер тавыш килде колакка, яңгырады берзаман:

    “Тор, шәкерт! Җиттек Казанга, алдымызда бит Казан”.

15 нче слайд.

14 нче строфада шатлыкка лирик геройның ашкынуы өстәлә.

   Бу тавыш бик ачты күңлем, шатлыгымнан җан яна;

   “Әйдә чап, кучер, Казанга! Атларың ку: на! на-на!”

16 нчы слайд.

15 нче строфа соклану төсмеренә алышына. Сәбәбе – Казанның матурлыгы, моңы, нуры.

   Әйтә иртәнге намазга бик матур моңлы азан;

   И Казан! дәртле Казан! моңлы Казан! нурлы Казан!

17 нче слайд.

16 нчы строфа шатлык горурлану белән аралаша:

    Мондадыр безнең бабайлар түрләре, почмаклары;

    Мондадыр дәртле күңелнең хурлары, оҗмахлары.

18 нче слайд.

Соңгы 17 нче строфа өмет хисе белән тулы:

   Монда хикмәт, мәгърифәт һәм монда гыйрфан, монда нур;

   Монда минем нечкә билем, җәннәтем һәм монда хур…

Йомгаклау.

Укытучы. Шулай итеп, шатлык хисенең, үсеп – зураеп, төрле төсмерләргә баеп, борчылу хисе белән алышынуы, бу хисне яңадан шатлык күмеп китүен, шул шатлык хисенең өметкә үзгәрүен күрдек.

   —  Шагыйрь нәрсә әйтергә теләгән?

Көтелгән җавап: Лирик герой Казанга китүенә шатлана, канәгать, ләкин торган җирдән, туганнардан, корган хыяллардан, танышлардан аерылу авыр, аны борчуга, кайгыга сала, тик Казан, аның мәһабәтлеге, тарихы бу кайгыларны басып китә, тарата, яңадан шатлык хисен кайтара. Чөнки Казанда лирик геройның өмете, киләчәге.

Өйгә эш. Шигырьне сәнгатьле укырга, аерым укучыларга яттан өйрәнергә.

www.gabdullatukay.ru


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган