Фил ничектер падишаһ Арыслан каршында зур хөрмәткә эләкте.
Моның болай дәрәҗәгә менүе урмандагы Хайваннарга таралгач, алар: «Бу Фил карарга матур да түгел, сөемле дә түгел, ул кай җире белән Арыслан каршында хөрмәт тапты икән?» — дип, гаҗәпләнеп сөйләшә башладылар.
Шул арада Төлке, койрыгын болгап: «Әгәр Филнең койрыгы минеке төсле матур, мамыклы вә алтын төсле булса, мин аның дәрәҗәгә менүенә бер дә гаҗәпләнмәс идем», — дигәч, Аю да, сүз башлап: «Әллә Филнең тырнаклары зур һәм үткен булганлыктан, ул Арысланга ошады микән?» — диде.
Башкалар сөйләгәндә мин нигә карап торыйм, дидеме, Үгез дә: «Ул Филнең борыны астында ике ак сөяге бар бит, Арыслан аны, бәлки, мөгез дип белгән булыр», — дигән генә иде, бер яктан Ишәк тә, чабата чаклы колакларын селкеп: «Мин беләм, әгәр Филнең колаклары зур булмаса, асла ул дәрәҗәләрне таба алмас иде!» — диде.
* * *
Без, макталган кешенең колакларын, борыннарын билгеләмәсәк тә, аңар катыштырып, үзебезне макташтыргалыйбыз.
(Чыганак: Тукай Г. Сайланма әсәрләр: шигырьләр, поэмалар һәм чәчмә әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. – 480 б.)