(Бер хатын авызыннан)

Бик нык торам үз хакымны теләүдә мин,
Һәнүз шулук хокук көен көйләүдә мин;
Бала чактук тиберченгән, тик тормаган
Әнкәй бәйләп куйган тыгыз биләүдә мин.

Тарлыклардан күптән! Күптән! Күңлем сынган,
Изелдем күп хокуксызлык җәфасыннан;
Ихтилялчы, юл кисүче булмасам да,
Ун яшь тулгач, унбер яшьтән күрдем зиндан.

Әнкәем бер җасус иде, әткәй — жандар,
Тәрәзәдин караганны күрсә анлар,
Тәмсез ачы сүзләр миңа ява иде,
Тама иде аулак җирдә күздән каннар.

Гөнаһым ни? Нигә кердем бу зинданга?
Гаибем һич юк; кердем анчак кыз булганга.
Нинди каты җәза бит бу: дөнья күрмә,
Кояш күрмә, сахра күрмә, һич кузгалма.

Ансы! Ансы! Китап битенә күз атма,
Аузыңны йом, яктылыктан сүз кузгатма.
Дөнья якты, нурлы димә, ди: караңгы;
Диген: шулай булу лязем мәңге! Мәңге!

Шулай таный бит дөньяны сукыр тычкан,
Шул иманда мулла, хәзрәт, ахун, ишан.
Безнең әткәй-әнкәй инде — шуларга кол;
Алар кушкач, син дә буйсын, син дә ышан!

Хәзер шуңгар ачуланам торып-торып,
Куям бәгъзан күкрәгемә орып-орып:
Күз алдыңда аксын татлы чишмә синең,
Эчми торчы, сусап, шуны күреп торып!

Шул зинданда үсеп җиттем унсигезгә,
Хатын булдым зур корсаклы бер симезгә.
Мәгълүм инде, аңа бардым түгел сөеп:
«Егълау — риза, дәшмәү — риза»га буйсынып.

Өч баш хатынлы иде ул, мин — дүртенче;
Җыелыштык бер тар йортка без дүрт көнче, —
Кисеп әйтә алмыйм әле дүртенче дип:
Мин булганмын, бәлки, инде ундүртенче.

Уңайсыз бит япь-яшь башка бу өч көндәш,
Көнләшәсең килмәсә дә, көчлән, көнләш;
Сөйми торып, көнли-көнли, кулыңны суз
Шул сурәткә, әхлакың боз, каныңны боз!

Кич булгачдин үзе тагы эчеп кайта,
Аузы-борны сасып, өст-баш тынчып кайта;
Бик зур хаҗи кайткан имеш: әйдә, җөгер
Дүртәүләшеп, дүрт эт төсле, дөбер! дөбер!

Исрек. Ләкин сөя үзе сагынганны,
Куштанлыкны, һаман үзенчә булганны;
Җитми аңгар рәфикъләрчә мөгамәлә:
Синнән сәҗдә тели, сөя табынганны.

Яткызмакчы булсаң, кулыңнан ычкына,
Тәмсез сүзләр сөйли, сүгнә, кычкыра;
Икенче бер көндәш исмен дәшкән була, —
Шул хәлендә яту кайда тыныч кына!

Шау-шу булгач, балалар да уяналар,
Җүнле ирләр күренергә оялалар
Мәгъсум сабый балаларга бу хәл белән,
Мондый начар, мондый ямьсез мисал белән.

Куштанлыгың җиткән булса, кочак була,
Төрле нигъмәт булган була, оҗмах була;
Белеп булмый: эшеннән «ля йөсьәл» ич ул;
Куштанлансаң да, кайчакта пычак була.

Каһәр итсә, һәр хатынның ала котын, —
Йрәк янып, һаваларга оча төтен;
Яндырадыр — ягам дисә, калдырадыр —
Якмыйм дисә, аның каршында без утын…

Фөрьяд — аһ-зар.
Һәнүз — һаман.
Ихтилялче — баш күтәрүче, фетнәче.
Җасус — шымчы.
Жандар — жандарм.
Анчак — тик, бары.
Шул иманда — шулай ышану яклы.
Бәгъзан — кайчакта.
Рәфикъләрчә — иптәшләрчә.
Сәҗдә — баш ию.
Мәгъсум — саф, бозылмаган.
Мисал — үрнәк.
Нигъмәт— бу урында «татлы нәрсә».
Ля йөсьәл — җавап бирергә мәҗбүр түгел.

(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.: шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган