Мөхтәрәм Тукаебызның иҗаты буыннарга мирас булып, калебләремезне тетрәндергеч афәт, каршылыклы замана еллары аша безгә дә килеп җитте. Бүген җир йөзендә яшәгән әһле ислам вә башка диндә торган Раббымызның һәр бәндәсе Тукайга үзенең итагате илән ихтирам хисләрен багышлый.
Вәхшилек елларында “дин ул халыклар агуы” дигән хорафат афәт булып халыклар башына төшкән заманда, 30 меңгә якын дин әһеле Соха тайгаларында, Воркута шахталарында, Балтыйк – Ак диңгез каналларында газапланып үтерелгән вакытта дистәләгән “тукайчылар” газиз шагыйребезнең асыл шигырьләрен халыктан яшерделәр. Тукайдан башта “демократ”, аннан “социалист”, соңрак имансыз бер “атеист” ясарга омтылып, гәҗит, журнал битләрен нинди генә мәкаләләр белән тутырмадылар. Заман вә түрәләргә ошарга ашкынган “фәнни”ләрдән кемнәр генә юка брошюралар, калын китаплар язып, кемнәр генә зур дәрәҗәләр алып, кемнәр генә “атказанмады”?!
Бүген, ул хорафат идеология чүплеккә ташланганда, ниһаять, газиз Тукаебызның иҗаты турында дөреслекне әйтер заман килеп җитте.
Тукай ислам динен “тамырыннан корытырга”, “дин әһелләрен кырып ташларга” түгел, ә киресенчә, ислам динен, муллаларны якларга чакырды. Үзенең “Дусларга бер сүз” дигән шигырендә әдип:
Бу эшләрдә зәхмәтләмик муллаларны,
Дин эшендә башчы итик без аларны…
Барып керик хөрриятнең кочагына,
Тәрәкъкыйның күкләренә очмагына;
Бу егетләр безне дөнья оҗмахына
Кулдан тотып җитәклиләр, белең, имди, –
дип язды.
Дөнья тарихында Гете, Һейне, Пушкин, Жуковский, Лермонтовлар Коръән-Кәрим аятьләрен шигъри юлларга салдылар. Пушкин үзенең 9 шигырендә Коръәннең 75 аятен тәфсир кылды. Алар кебек үк мөхтәрәм Тукаебыз да үз иҗатында бихисап мәртәбәләр Раббымызның олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә мөрәҗәгать итә. Бу җөмләдән газиз Габдулла Тукаебызның иҗаты Аллаһу Раббымызның олуг нигъмәте Коръән белән сугарылган дисәк тә нахак булмас. “Дусларга бер сүз”, “Тәәссер”, “Китап”, “Таян Аллага”, “Туган тел”, “Шиһап хәзрәт”, “Кыйтга”, “Васыятем”, башка бихисап шигырьләре барлык иманлы кешеләргә дәлил булып тора.
Кадер киче якынлашкан мизгелдә Коръәннең “Кадер” исемен йөрткән 97 нче сүрәсен Тукаебызның шигъри ысул белән тәфсир кылуы барчабызны да гафиллектән уята да уйга сала. Галәмнәр хуҗасы Аллаһу Раббымызның мөбарәк сүрәсендәге: “Иннәәә әңзәлнәэһү фии Ләйләтил кадр”, – ягъни, без Коръәнне чынлыкта Кадер кичәсендә иңдердек, – дигән сүзләрне Тукай:
Бу Кадер кич, елда бер кич, барча кичләр изгесе;
Сафланыр таптан бу кич мөэмин күңелләр көзгесе, –
дип тәфсир итә.
“Вам әәә әдэрәәкә мәә Ләйләтүл кадр”, – Кадер Раббыгыз каршында иң шәрәфәтле кичәдер, – дигән Аллаһыбыз сүзен Тукай:
Сафланыр ул, пакьләнер, бик зур Ходайның дәүләте;
Һәм төшәр ул көзгеләргә күк капусы шәүләсе, –
дип яза.
”Ләйләтүлкадри хайром мин әлфишәһр”, – ул бер кичә үзе мең айдан да изгерәк, – дигән Аллаһу Хак Тәгаләнең сүзе Тукайда:
Шул капугдан күндерербез Тәңребезгә бер теләк:
Бер Кадер киче Тәңре каршында мең айдан да изгерәк.
Җәнабел Хак Сүбхәәнәһү вә Тәгалә “Ниса” (10 нчы аять) сүрәсендә: “Иннәллидинә йәкүлүнә әмьүәләл – йәтәмә зульмән иннәмә йәкүлүнә фии бүтуниһим нәра”, – ягъни золым юлы белән ятимнәр малын ашаган кешеләр ахирәттә карыннарына ут ашарлар, дип залимнәрне кисәтте. Раббымыз тарафыннан Коръән белән тәсдыйкъ ителгән дүрт төрле сәдака бар: зәкят, гошер, фитыр, фидия. Бу сәдакалар – тәгамүммискин. Ягъни мескеннәр, фәкыйрьләр, тол-ятимнәр хакы булган, үтәү өчен катгый боерылган фарыз, ваҗиб сәдакалар. Аларны тол-ятим, зәгыйфь булмаган кешегә (муллага, абыстайга, мәчеткә) бирү зур гөнаһ, исламга хыянәт икәнлегенә җан-тән рәнҗеш илән хурланган Тукай:
Ул мәләикләр* җыярлар, тол-ятимнәр яшьләрен,
Барча көчсезләр, зәгыйфьләрнең аһын, каргышларын, —
дип әүвәлге һәм бүгенге өммәтнең дини, иҗтимагый, сәяси вә икътисадый мәнфәгатьләрен кайгыртмаучы, дөнья малын ауламакка омтылган комсыз “ачкүзләргә” нәфрәтен белдерә.
Коръән-Кәримне иркен, тулы иттереп мәгънәви шигырьгә салган шагыйрьнең тәфсиле һәр иманлы кешегә дәрес, үгет-нәсыйхәт булып торуына без ихлас күңелдән горурланабыз. Шуңа күрә дә без Раббымызның барлыгына, берлегенә, Аның олуг нигъмәте Коръән-Кәримгә, Аллаһымызның фарыз, ваҗибләренә ышанабыз. Мөхәммәд галәйһиссәламнең сөннәтенә ияреп, тормышыбызда бәндәчелек белән булган хата вә гөнаһларыбызны Рамазан шәрифнең мөкатдәс Кадер кичәсендә вә аның хәерле дәвамында төзәтергә ашыгабыз.
Шулай булуга карамастан, аерым зыялылар арасында әле бүген дә Тукайның ислам диненә карата мөнәсәбәте бихисап бәхәсләр тудыра. Коммунистик тәгълимат белән сугарылган зыялыларыбыз арасында, ни кызганыч, Тукай “динсез, имансыз” булган, дип, шагыйрьне атеистлаштырырга омтылучылар да бар иде. Әйтерсең лә, Тукай бу затларның фикерләрен үз заманында ук белгән һәм үзенең “Тәәссер” дип аталган шигырен язып, Раббымызның “Бәни Исраил” исемен йөрткән мөбарәк аятенә бинәэн булып, киләчәктә шөбһәләнүчеләргә әманәт әйтеп калдырган. “Вә нүнәззилү минәл Коръәни мәә һүә шифааа вә рәхмәтүллил мөэминиин”, ягъни без мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, дигән Хак Тәгалә кәлимәсен газиз Тукай мәгънәви тәфсир кылган:
Гомернең иң читен, җайсыз, уңайсыз бер минутында,
Әгәр янсам каты хәсрәт вә кайгының мин утында,
Укыйм тиз-тиз күңелдән гаҗаиб сүрә Коръәннән, –
Газаплар мәгънәви бер кул илән алынадыр җаннан.
Оча дилдән** бөтен шик-шөбһәләр, һәм мин җылый башлыйм:
Яңакларны мөкаддәс күз яшемлә энҗели башлыйм.
Бөтенләй сафлана күңлем; укыйм иман, булам мөэмин.
Килә рәхәт, җиңеллекләр, хәлас булам*** авыр йөкдин.
Ходайя! Син тыйган эшләр тәмам әкътаг вә әбтәр****, дим;
Иям баш сәҗдәгә: “Аллаһе Хак! Аллаһеәкбәр!” – дим.
Бу юлларны укыгач, Тукайны динсезлектә гаепләргә кем генә кыюлык табар икән?!
Шул ук вакытта, сабыйлык елларыннан башлап, вафатына кадәр әдипнең гомере вә иҗаты фаҗигале, каршылыклы кичерешләр белән сугарылган. Бу кичерешләр ислам диненә вә аның шәригатенә каршы атеист булудан түгел, ә явыз ният илән дөнья малын ауламак өчен гамәлдә-хәрамда саташкан “кибән чалма кибәк башта: ишан булган, имеш, хайван!” кебек “сорыкортларга” каршы булудан гыйбарәт иде. Менә шушы хорафат ислам алгарышына афәт булып киләчәген моннан 14 гасыр әүвәл фәһемләгән Раббымызның хәбибе Мөхәммәд галәйһиссәлам үзенең мөбарәк хәдисендә:
“Өммәтем өчен, Дәҗҗалдан бигрәк, азгын имамнар куркынычлырак”, – дип өммәтенә әманәт әйтеп калдырды. “Дәҗҗалны азмы-күпме һәркем белергә вә аның яманлыгыннан сакланырга мөмкин, әмма вә ышанычлы, диндар вә тәкъва исем белән йөрүче явыз имамнарның хакыйкатьләрен тану күп кешеләр өчен мөмкин түгел. Шул сәбәптән боларның өммәт өчен булган зарарлары Дәҗҗал зарарыннан күп мәртәбә артык булуында шөбһә юк”, — диде Ризаэддин хәзрәт Фәхретдин.
Г.Тукай заманында гына түгел, бүген дә үзен “ишан” санап өйдән-өйгә йөргән, дәүләт-мәмләкәтләрне гизгән, бик тә кыю, вә ләкин бик тә надан вә комсыз, баш миенең бер ярымшарында “джип”, икенчесендә “коттедж” утырган руханилар, ни кызганыч, Казан урамнарында гына түгел, мәчетләрендә дә күренгәли. Моннан бер гасыр әүвәл, әйтерсең лә, бу затларның XXI йөзнең башында булачакларын Тукай сизгән. Менә шул “муллалар”га ачулы пафос белән: “Күңелдә утлары сүнгән, вә вөҗдан майга капланган: “Әгүзе”, дип кенә төшмәс, муенга шайтан атланган. Менә шул чаклы ялкау, шундый хайваннар да руханый! Түбәнлек бу, кабул итмәс үзенә изге рух аны!” – дип шагыйрь катгый тәнкыйтен белдерә. Ни өчен? Чөнки бүген Җир йөзендә яшәгән, сан ягыннан миллиард ярымга җиткән, ислами тәгълиматның хаклыгына итагать кылган бәндә “дин эшендә башчы” булган түрәне гаделлек белән сугарылган, бөтен изгелекләрне үзенә җыйган, һәрьяклап төгәл булган камил, галим, әүлия дәрәҗәсендә күзаллый. Ә чынлыкта бу затның камил түгеллеген үзе күргәч, ышанычы югала, кайгы-хәсрәткә уралган күңеле юаныч таба алмый, миһере өзелә. Мөнбәрдә утырган “кибән чалма, кибәк баш”тан, мәчеттән бәгырь киселә.
Бүгенге вазгыятьтә Россиядә вә газиз Татарстаныбызда мөселманнарның мәчетләргә йөрмәвенең сәбәбен аларның исламнан бизүеннән түгел, ә мөәзин, мулла, имам хәзрәт абруеның халык алдында бик тә түбән булуыннан эзләргә кирәк.
Милләткә, ата-анага, нәсел-нәсәбәгә хаклыкка баруда тугры булып, планета-Җирдә тереклек кылган бер генә җан иясен дә рәнҗетмичә яшәү – ул Аллаһ Раббымызның бәндәгә үтәү өчен боерылган әманәте икәнлегенә Тукай үз иҗатының һәр җөмләсе белән басым ясый. Җәнабел Хак Сүбхәәнәһү вә Тәгалә мөбарәк “Әгъраф” сүрәсе (74 нче аять) белән: “…фәз-күрууу әлләәә’әллаһи вә ләә тәгьсәү фил-әрдый мөфсидин”, ягъни Җир йөзендә Без тереклек кылганнан соң көферлекләр кылып, хыянәтләр белән бозыклык кылмагыз, – дип бәндәгә боера. Димәк, милләтнең йөзенә кызыллык китермә. Шул милләттән әһле ислам-мөселман булган атаң-анаң, нәсел-нәсәбең белән горурлан. Халкыбызның “татар” этнонимы булып тупланганлыгына ихлас горурлык белән сугарылган Тукай:
Күңелем белән сөям бәхтен татарның,
Күрергә җанлылык вактын татарның,
Татар бәхете өчен мин җан атармын:
Татар бит мин, үзем дә чын татармын, –
дип яза Тукай “татарлыгы” – ул чын демократик милләтчелек. Шагыйрь иҗатыннан шовинистлыкның мыскалын эзләсәң дә таба алмыйсың. “Милләтне күтәрү” өндәмәсе – ул глобаль таләп. “Гомум халыкны күтәрү” төшенчәсе – ул утопия. Бер милләттән торган татар халкы үзенең гореф-гадәте, аңы, аһәңе, рухи халәте, дөньяга карашы – идеологиясе төрле булу сәбәпле, изгелеккә бөтен татарны бер мәлдә күтәрү мөмкин түгел. Милләтне күтәрергә телибез икән, татарның аң-әхлак ягыннан алдынгы улларын, кызларын, дин вә фән бергәлегендә прогрессив фикер ияләрен җитештерү, үстерү, күтәрү өчен ихлас тырышу зарур.
Бу — газиз Тукаебызның безгә әйтеп калдырган мөкатдәс әманәтедер.
* Мәләикләр – фәрештәләр.
** Дилдән – күңелдән.
*** Хәлас булам – азат булам.
**** Әкътаг вә әбтәр – кирәксез һәм яраксыз.