(«Сатирикон»нан)
– Көям бирмәк өчен хөрлек, азатлыклар хатыннарга;
Бөтен фикрем, уем шулдыр, карамый көн вә төннәргә.
Бу уйдан кайтасым юктыр, әгәр канлы сугыш булса,
Хатыннар ирке угърында үләрмен мин, үлеш булса.
Хатыннар! Атлагыз алга! Бу юлда шаула, матбугат!
Хатыннарны кысучыларга каршы ач сугыш, ук ат!
Иел, и халкы дөнья! Уртадан юл бир хатыннарга!
Яшә, и галәме өнса! Вакыт хакларны аңларга!
Таралырга вакыт инде чапан атлы болытларга;
Чапаны да, Бохары да ашарга калсын этләргә!
Алар да, ир кеби, шаһлык, хәкимлек намнарен таксын!
Хатыннан көч тәрәкъкый бәхренә күл-күл булып аксын!
Укы, яз, бел, тырыш син, и мөкаддәс яртыбыз безнең!
Кеше булмак өчен иң-иң беренче шартыбыз безнең!
– Эшем бар бит, хатын, тиз булсана, бирсәңче чалбарны!
Бу тапланган икән; бир, яхшысы һәм тапсызы бармы?
– Кара, монсы да тапланган! Дидем бит: таплары бетсен!
Шуны чистартмагансың: җә, хатынмы син? Сыер бит син!
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.).