Булмаса
Шигырь 1909 елда «Габдулла Тукай диваны»нда басылган. Ул һәр юлы 15 әр иҗекле дүрт бәйттән тора. Әмма, гаруз вәзенен күздә тотып, аны зур цензуралар нигезендә 8-7 иҗекле 4 әр юллы строфа итеп тә укып була. Р.Яхин язган романста нәкъ шушындый ритмик-строфик яңгыраш чагыла.
Әсәр шагыйрь мәхәббәтенең үзенчәлеген, аның мәгънәви тирәнлеген фәлсәфи ачуга корылган. Анда матурлыкның тулы сурәте гашыйк шагыйрь күңелендә генә чагыла ала, дигән фикер уздырыла.
Сурәтеңнең иң чыны, бел: шагыйрең күңелендәдер.
Көзгеләрдән чын төсеңне күрмисең — ул булмаса.
Матурлыкның нисбилеге хакындагы диалектик фикер шигырьнең буеннан-буена уздырыла:
Бирмәде Ләйлә кеби Мәхбүбәгә дөнья бәһа;
Ул болай бер кыз гына — каршында Мәҗнүн булмаса.
Шушындый диалектик ачышлар белән Тукай татар шигъриятенең мең еллык, үсешенә сәнгати-фәлсәфи йомгак ясый. Шигъри эпос каһарманнары капма-каршылыкның зарури аерылгысызлыгына дәлил буларак китерелә. Шушы гади, әмма гаять тирән мәгънәле хакыйкатьләрне гомумиләштерүе белән әсәр татар шигърияте тарихында гына түгел, бөтен Шәрекъ шигърияте күләмендә дә даһи ачыш саналырга лаек.
Вакты гаҗезем
Шигырь «Әлислах»ның 1909 ел 21 июль 68 нче санында «Гъ.Т.» имзасы белән басылган. Аңа «көнлек дәфтәреннән» дип искәрмә бирелгән. Әсәр һәр ике юлы үзара рифмалашкан 8 бәйттән тора. Аңарда шагыйрьнең иҗат газаплары, шигъри иҗатның гадәттән тыш җаваплы булуы чагыла. Шагыйрьнең, әлбәттә, үз-үзенә куйган югары таләбе дә гәүдәләнә:
Уйлыйсың син бер фикерне: раст кеби,
Шик төшә: юк, ул да раст булмас кеби.
Автор үз халәтен аптырашта калуны төсмерләткән төрле метафора һәм чагыштырулар аша бирә:
Ул йозак төсле миңа, юк ачкычым,
Йә бөек сәд — юк менәргә баскычым.
Йә кимә ул — юк янымда ишкәгем,
Шул рәвеш эчтә кала күп хисләрем.
Сәнгатькәрнең үз-үзеннән канәгатьсезлеге, күңелендә булганның барын да әйтеп бирә алмау газабы дөньяның барлык бөек иҗатчыларына хас халәт. Мондый ризасызлык Бетховен кебек даһи композиторда да булган.
Шигырьнең исеме «аптыраулы вакытым» дигәнне белдерә. «Сәд» — койма.
Ике кояш
Шигырь беренче профессиональ татар артисткасы Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган. Элек «Мәдхия» исеме белән йөртелгән бу шигырь Октябрь инкыйлабыннан соң табылып, беренче тапкыр «Яңалиф» басмасының 2 нче томында дөнья күргән.
С.Гыйззәтуллинаның Татарстан үзәк дәүләт архивына 1960 елларда тапшырган альбомында Тукайның үз кулы белән язган әлеге шигыре дә бар. Шагыйрь аның исемен «Ике кояш» дип куйган. Язылу датасы — 1909 елның 26 мае.
Ике бәйттән торган бу шигырьдә автор артистканың сәхнәдәге уенын күк йөзендә кояш уенына тиңли.
Вәгазь
Шигырь «Әлислах»ның 1907 ел 17 декабрь (11) санында басылган. Биштомлыкның I томына «4 нче дәфтәр»дән алып кертелгән. Шагыйрь аңа «Лермонтовтан» дип искәрмә биргән. I томга искәрмәдә аның «Опасение» исемле шигырьдән алынганлыгы әйтелә. М.Ю.Лермонтовтагы 4 әр юллы биш строфадан Тукай 2 шәр юллы 19 строфа (бәйт) төзи, ягъни 20 юллы рус оригиналы аңарда 38 юлга җәелә. Лермонтовтагы лирик башлангыч һәм мәгънә үткенлеге икътибастагы күп сүзле вәгазь эчендә югала төшкән.
Бу мисал шәркый-төрки традициядә тәрбияләнгән Тукай өчен рус һәм Көнбатыш шигырь системасын үзләштерү кыенлыкларын чагылдыра. Татар шагыйре аны Шәрекънең вәгазьчелек, дидактика стиленә кора.
Вак-төяк
Шигырь Тукайның биштомлыгына (1 том) «Диван»нан алып кертелгән. Ул А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» романындагы:
Врагов имеет в мире всяк,
Но от друзей спаси нас, боже! —
дигән юлларыннан файдаланып язылган. Шунлыктан шагыйрь аңа «Пушкиннән» дигән искәрмә биргән. Дуслардан гайрәт чигү мотивы Тукайның башка әсәрләрендә дә очрый.
Буш вакыт
Шигырь «Аң» журналының 1912 ел 8 нче (10 апрель) санында басылган. Биштомлыкның 2 нче томына ул шуннан алып кертелгән.
Әсәр шагыйрьнең «Толстой сүзләре» циклына кергән шигырьләре хакында уйланып язылган. Русның бөек әдибе әйткән фикерне шагыйрь «изге фикер» дип атый. Ул җәмәгатьчелектә «бу фикерләр бездә искедән таныш» дигән искәрмә уяту ихтималын күздә тотып: «…сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?! — дигән риторик сорауны куя. Тукайда татарның электән килгән бай мирасы сибелеп, күп өлеше юкка чыгуына көенү мотивы бүтән шигырьләрендә дә очрый. «Шүрәле» поэмасына керешне генә искә төшерик.
Язылу вакытыннан күренгәнчә, әсәр Тукай иҗатының иң җитлеккән чорында дөньяга килгән. Шунлыктан шигъри тел, ритм, рифма җәһәтеннән ул гаять җиңел укылышлы һәм стилистик камил эшләнгән.
Бишектәге бала
Шигырь «Әлгасрелҗәдит»нең 1907 ел 4 (15 апрель) санында басылып, соңыннан «3 нче дәфтәр»гә (1907) кертелгән. Аска «Лермонтов», аннары «Гъ.Т» дип куелган. М.Ю.Лермонтовның «Дитя в люльке» дигән шигыре Ф.Шиллердән алынган. Анда мондый юллар бар:
Счастлив ребенок! и в люльке просторно ему: но дай время Сделаться мужем, и тесен покажется мир.
Текст шагыйрьнең биштомлыгына (1 том) «3 нче дәфтәр»дән алып кертелгән.
Тукайның Лермонтов иҗатыннан шушы шигырьгә игътибар итүе очраклы түгел. Ул сабыйлык темасын әледән-әле эшкәртеп тора. Бу аның гомуми инсанчылыгына да, шәхси язмышына да бәйле. Бер шигырендә ул баланы «фәрештә кыйпылчыгы» дип атый. Еш кына исә ваемсыз, саф сабый чакны мәшәкать һәм борчу тулы җитлеккән яшькә каршы куя. Монда да шуңар аваздаш мотив чагыла.
Бәхетле нәрасидә! Тар бишек тә киң әле аңгар!..
…ул тик бераз үссен дә ир булсын;
Күрнер киң җиһан аңгар кабердән һәм ләхеттән тар.
Гомер азагында шагыйрь бу хисне үзе дә кичерә. «Өзелгән өмид» шигырендәге: «Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы» дигән мотив әлеге шигырьдәге теманың трагик чишелеше булып тора.
…га (Шома тормыш юлында…)
Шигырь А.С.Пушкинның «Когда твои младые лета…» исемле шигыре нигезендә язылган. Ул «Шура» журналының 1911 ел 2 нче (18 гыйнвар) санында «Пушкиннән мокътәбәс» дигән искәрмә белән басылган. 5 томлыкның 2 нче томына шигырь «Күңел җимешләре»ндәге беркадәр төзәтелгән вариантта алып кертелгән. Истәлекләргә караганда, ул атаклы тәрҗемәче Солтан Рахманколыйга багышланган.
Әсәрнең үзәк мотивы — дөньяда бер дус та калмаганда дус булып калуны яклау. Шигырьдән аңлашылганча, дуслыкка шушындый тугры иманлы шәхес — ул шагыйрьнең үзе. Әсәр гавамның гаделсезлеген һәм әхлаксызлыгын гаепли.
Дәрдемәнд дәгелмием?
Шигырь «Әлгасрелҗәдит»нең 1906 ел 5 (20 май) санында басылган. Текст 5 томлыкка (1 том) «3 нче дәфтәр»дән алып кертелгән.
Әсәр яшь Тукайның иң камил лирик шигырьләреннән. Аңарда шагыйрьнең әүвәлге чор иҗатына хас барлык сыйфатлар: тел һәм өслүбтә гарәп, фарсы һәм төрек телләреннән алынган лөгать һәм гыйбарәләр өстенлек итә. Газәл калыбында язылган бу кайнар хисле мәхәббәт шигыре Тукай талантының бик күп якларын үзендә туплап, аның алга таба үсеш һәм ачылу мөмкинлегенең гаять зур булуын күрсәтә. Шагыйрь авазлар бизәме һәм сүз уйнатуда виртуозларча оста эш итә.
Тәңре гыйшкында шәһадәт итсәләр дәр Гәрбәла,
Бән шәһидем дәр мәхәббәт, дәр бәлаем, нәйләем?
(Тәңре гыйшкында Гәрбәладә шәһид китсәләр.
Мин мәхәббәт — бәла юлында шәһидмен, ни эшлим?)
Әсәр ритмик яктан да гаять музыкаль.
Газаптан соң
Шигырь «Йолдыз» гәзитенең 1910 ел 19 апрель (528) санында басылган. Тукайның 5 томлыгына (2 том) ул «Күңел җимешләре»нән алып кертелә.
Әсәр Майковтан икътибас булып тора. Ул Тукайның шигъри фикерләвендәге тирән диалектика рухында эшкәртелгән. Үткәндәге газапларны шагыйрь «бәхетенең ачкычлары» итеп күрә, аларны ләззәт белән искә ала. Шигырьдә затлы метафоралар кулланыла: «Җитмәкемнең изге Максудка ләгыль рубин баскычлары». Икътибаста Тукайның гомуми шигъри җитлегүен күрми мөмкин түгел. Әсәр аның чын үз шигыре булып, камил яңгыраш алган.
Бер кайгы көнендә
Шигырь «Әлислах»ның 1908 ел 27 апрель (28) санында «Күңелсез минутта» дигән баш астында «Шүрәле» имзасы белән басылган. Шагыйрьнең (псевдонимы — «Шүрәле») «Яшен ташлары» дигән җыентыгында (Икенче җөзьә. Казан, «Өмид» матбагасы, 1912) «Бер кайгы көнендә» исеме белән бирелгән.
Эссе кан, иске җан
Кайтмый гомер дә, —
дигән юллар «Яшен ташлары»нда:
Эссе кан, көчле җан
Кайтмас гомер дә, —
дип үзгәртелгән. Шагыйрьнең 5 томлык «Әсәрләр» тупламына текст «Яшен ташлары»ннан алып кертелгән.
Автор бу әсәрдә үзенең аяныч хәлен ачыну белән тасвирлый. Аның тормыш-яшәү рәвеше, әхлакый һәм җисмани хәле өметсез хисләргә этәрә. 1908 елда аңа нибары 22 яшь. Шагыйрь үзе дә ул чорын «Яшь малай» дип атый.
Бар микән дөньяда миннән бәхетсезләр?
Хатыным, йортым юк, — ятам номерда.
Аның физик халәте — үпкә авыруы биографиясеннән мәгълүм. Шигырьнең соңгы юллары шуны чагылдыра:
Саргайдым зәгъфраннан сары мин,
Бу чокырлы йөзләр тулмас гомердә.
Шагыйрь кешечә тулы канлы тормыш белән яши алмавына ачына.
Интикадкә мөтәгалликъ
«Тәнкыйть кирәкле шәйдер», — дип язган Тукай бу шигырендә тәнкыйтьне яңгыр белән чагыштыра һәм аның чын талант өчен шифалы булуын, ясалма, ялган талант өчен генә куркыныч икәнлеген әйтә. Ялган талантка ул кәгазьдән ясалган чәчәк аллегориясен китерә, табигый талантны чын чәчәк сурәтендә сынландыра.
Куркъмый яңгырдан, әгәр булса, табигый, чын чәчәк,
Чөнки ул яхшы белә: яңгыр аны яхшыртачак.
Ушбуның күк, куркыталмый чын талантны интикад… (Интикад — тәнкыйть.)
Әмма шигырь абстракт фәлсәфи пландагы әсәр түгел, аның аелында шагыйрьнең үз башыннан узып торган хәлләр шәйләнә. «Мөнтәкыйд» шигырен генә искә төшерү дә җитә. Анда шагыйрь, конкрет шәхесне (Г.Ибраһимовны) истә тотып, үзенә аның тарафыннан даимән гаделсез дәгъвалар белдерелүен гаепләгән иде. Монда да шушындый хәлләргә ишарә бар:
Тик китә кайчакта кәйфең, хакимең (Хөкем итүчең, гаепләүчең.) булса ишәк,
Бер татарга ят, мәхәббәтсез күсәк һәм килмешәк.
Соңгы сүз Тукайны урынсыз тәнкыйтьләүчеләрнең Казанга читтән килүчеләр икәнлегенә ишарә булса кирәк. Шигырь парлы рифмага корылган, һәр юлы 15 әр иҗекле 5 бәйттән тора. Ул беренче тапкыр 1912 елда «Җан азыклары»нда басылган.
Әдәбият: Тукай Габдулла. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. -Б. 240, 379.
…га («Бул кеше…»)
Ике юллык бу шигырь Тукайның вафатыннан соң кулъязмалары арасыннан табылып басыла башлаган. Беренче тапкыр «Яңалиф» басмасының 2 нче томына (1929) кертелгән. Биштомлыкның 2 нче томына шуннан алынган.
Әсәр Тукайның замандашлары арасыннан эчкече бер куштанга атап язылган. Бай балаларының калдык хәмеренә сатылып, аларның вак йомышларын үтәп йөрүче күздә тотыла. Шагыйрь бу эшнең укымышлылык белән сыешмавын, гыйлемне әрәм итү икәнлеген искәртә.
Бер манигы тәрәкыйгә
Шигырь «Әлислах»ның 1907 ел 5 ноябрь (5) санында басылган. «4 нче дәфтәр»дә (1907):
Яһүдләр булды мәгъзуб та кыямәт,
Карышып, күз йомып Инҗилгә каршы, —
дигән юллар өстәлгән. Тукайның биштомлыгына кертелгән текст «4 нче дәфтәр»дән алынган.
Шагыйрь кискен сатирик шәкелдә прогресска каршы торуның өметсез эш икәнлеген раслый. Тормышның реаль күренешләренә (Нилгә каршы йөзү, җилгә каршы төкерү) өстәп, мәгълүм дини риваятьләрдән Нәмрудның Җәбраилга каршы аткан уты үз башына кайтып төшүе, яһүдләрнең Инҗилгә каршы торуы кыямәткәчә газапка дучарлык булып кайту кебек сабаклар, Коръәннән өзекләр өстәлә. Тукайның үз сатирасы рухындагы усал иронияле формулалар әлеге тезмәне дәвам итә.
«Тәгали ит», — дисәм сезгә — әрәм сүз!
Сәмалар кинәле хинзиргә каршы.
(«Югары омтыл», — дисәм сезгә — әрәм сүз!
Күкләр ачулы — дуңгызга каршы.)
Гарәпчә, коръәни гыйбарәләр югары стильне хасил итә. Шуның белән шагыйрь үзенең сатирик объектыннан өстенлеген раслый.
Автор шигырьне заман чынбарлыгыннан (гармун) алынган детальләр белән тәмамлый: шигырь адресатының иҗтимагый тенденция каршында көчсезлеген Аурупа сәнгатенә хас деталь аша күрсәтә. «Өермәдәй ритмлы кадрильгә каршы биеп кара», дип үчекли.
Гаилә тынычлыгы
Шигырь «Яшен» журналының 1909 ел 21 май (9) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. Текст 5 томлыкның 2 нче томына «Яшен ташлары»ннан (2) алып кертелгән.
Шигырь юмор рухында язылган, әмма ул тормышның ачы хакыйкатен чагылдыра. Шагыйрьнең фикер йөртүе афористик дәрәҗәдә зирәк:
Әгәр булсын дисәң бер өй эче шау-шу вә җәнҗалсыз:
Ире булса сукыр, ул җитми, — булсын һәм хатын телсез.
Ягъни ир хатынның кимчелеген күрмәслек, ә хатын яман сүз әйтмәсен, ди шагыйрь.
Ахырзаман галәмәте
Шигырь «Фикер» гәзитендә 1907 елның 12 гыйнварында (2 нче сан) «Мөвәррих» (Тарихчы) псевдонимы белән басылган. Ул — Тукайның шушы тематикага караган башка шигырьләре кебек үк, «Бакырган китабы»ндагы мәгълүм шигырь калыбына корылган.
Шигырьнең сатирик асылы руханиларны кыямәт көнендә дөньяны корытып килүче яэҗүҗ-мәэҗүҗ итеп тасвирлаудан тора. Аңарда XX йөз башы татар тормышындагы аурупачыл яңарышка каршы торучы муллаларны консерватив көч буларак яктырту рухы чагыла. Сүзнең руханилар турында барганлыгы аларның кием һәм сыйлану ризыкларыннан күренә.
Яэҗүҗ вә мээҗүҗ тугай,
Озын чапаннан булгай;
Җир йөзе фетнә тулгай
Шомлыгыннан тидия…
Ашагай җирне-суны,
Әтәч, күркә һәм куйны;
«Җирне-суны ашау» — яэҗүҗ-мәэҗүҗ эше. Ә инде «тавык, күркә һәм куй» — муллалар ризыгы санала. Халык телендә шулай йөри. Тасвир парадоксы шунда ки, кыямәт җәзаларыннан кисәтүче, халыкны туры юлга күндерүче муллалар да яэҗүҗ-мәэҗүҗнең үзе итеп күз алдына бастырыла.
Ике хатын берлә тормыш
Ике юллы бу шигырь «Ялт-йолт» журналының 1910 ел 1 май (4 нче) санында рәсем астында басылган. Рәсемдә өстәл кырыенда аркага-арка утырган ике хатын ясалган. Яңа гына кычкырышканлыклары аңлашыла. Кәҗә сакаллы, кара түбәтәйле ир пары чыгып торган самавыр күтәреп килә. «Хатын өстенә хатын алсаң, менә шулай була ул» дигән шигъри юл шуны манзарага төртеп күрсәтү.
Шигырь Тукайның «Авыл җырлары» стилендә язылган. Аның исемендә Г.Исхакыйның шул елларда сәхнәдә уйналган пьесасына ишарә дә бар.
Җегетләр
Шигырь 1912 елда шагыйрьнең «Җан азыклары» җыентыгында басылган. Өч бәйттән торган бу шигырь үзенең формасы, хосусан рифмалары белән үзенчәлекле. Тормыш авырлыкларын күрмәгән тәкәббер егетләрдән көлә шагыйрь. Аның ирониясе югары төшенчәле, яки шул чор реалийләрен гәүдәләндергән русча сүзләрдән төзелгән рифмалардан тора: «позасын — розасын», «угрозасын — розасын», «розгасын — розасын». Шагыйрь рус сүзләренең фонетикасы белән гаять иркен уйный.
Борын
Шигырь «Ялт-йолт» журналының 1911 ел 20 нче санында (1 гыйнвар) «Шүрәле» имзасы белән басылган. Аңа «русчадан» дигән искәрмә куелган. Ул һәр юлы 16 шар биш бәйттән тора. Һәр ике юл үзара рифмалаша.
Әсәр, «Баскыч» шигыре сыман ук, мәсәлгә тартым. Үзәккә салынган фикер нияте ягыннан да бу ике әсәр үзара охшаш. «Югары дәрәҗәң белән масайма, түбәннәрне кимсетмә, үзең дә алар хәленә төшүең бар» — дигән иҗтимагый-әхлакый идея үткәрелә аларда. Әмма бу шигырьдә кеше әхлагына, аның гамәленә ишарә тагын да ачыграк ясала. «Баскыч» та антиподлар баскычның югары һәм түбән башы булса, монда — «борын һәм аяклар». Тискәре сурәтнең халык телендәге тәкәбберлек билгесеннән алынуы шигырьнең сурәтле эчтәлегенә табигыйлек сыйфаты бирә.
Ачы хакыйкать
Шигырь. Ул Тукай иҗатына хас тематиканы чагылдыра, ягъни олы мәнфәгатьләрдән ерак торган, икътисадтан, гыйлемсез байлык иясеннән көлеп язылган. Әмма шигырьнең тематик-проблематик сызыгы бер шул гына түгел. Аңарда киңрәк планда байлык һәм мохит, байлык һәм дуслык мәсьәләләре дә яктыртыла. Шагыйрь байның бөлгенлеккә төшеп, зинданга эләгүендә аның икейөзле мөнафикъ дусларын да гаепли:
Табылмыйдыр мискинне /
Тугъры юлга сөргүче. //
Бай ул ялгышмый, диләр, /
Һәр фигъле яхшы, диләр; //
Аның һәр дүрт ягына /
Мөнафикълар тулгучы.
Шигырьнең азагы шулай ук ялган дусларны фаш итүгә кайтып кала:
Малы, мөлке беттисә, /
Дәүләт, бәхет киттисә, /
Малның кадрен белми дип, /
Чын дуслары көлгүче.
Тукай әсәрнең исеме астына «Бакырган»нан дигән ачыклау искәрмәсе куйган. Ягъни шигырь XII йөз Урта Азия шагыйре суфый Сөләйман Бакыргани әсәре калыбында язылган:
Татар бае — бөлгүче, /
Төрмәләргә кергүче; /
Гомер буе ни кылган — /
Шунда мәгълүм булгучы, —
дигән юллар «Бакырган» китабындагы:
Адәм угълы үлгүче, /
Кара җиргә кергүче, /
Кем яхшыдыр, кем яман — /
Шунда мәгълүм булгучы, —
дигән өлгегә корылган. Шул рәвешчә, XX йөз башы шагыйре борынгы төрки шигырь калыбын яңартып, актуальләштереп җибәрә. 7-7 иҗекле үлчәм һәм а а а б рәвешендәге рифмалашу принцибы — төрки шигърияттә бик борынгыдан килә торган традиция.
Шигырьнең кулъязмасы сакланмаган, беренче мәртәбә 1909 елда «Яшен» журналының 10 нчы санында (24 июнь) «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында «Татар бае» дигән исем белән басылган. 1911 елда исә «Яшен ташлары» дигән җыентыкта ул «Ачы хакыйкать» дип аталган.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 39, 350.
Авыл хатынының бала тирбәткәндә өмидләре
Әсәр Тукайның «3 нче дәфтәр»ендә (1907) басылган. Шигырь бишек җыры калыбында муллаларның яшәү рәвешен сатирик яктыртуга корылган. Авыл хатыны бишектәге баланың Бохарага барып, мулла булып кайтуын күз алдына китерә. Әмма аны гыйлем һәм югары рухани гамь-ихтыяҗлар иясе итеп түгел, яшел чапан, ак чалмага төренгән, бай остабикәгә өйләнгән, сый-хөрмәт эчендә яшәүче берәү итеп күрәсе килә. Шуның аркасында үзенең дә рәхәттә яшисе килә.
Әсәрдә юмористик мотивлар ананың ихлас һәм изге хисләре белән аралаш бирелә:
Гыйззәтем бу, кадрем бу,
Минем йөрәк бәгърем бу.
Авылда авырып яту
Шигырь 1912 елда «Җан азыклары» җыентыгында басылган. Ул — шагыйрьнең, саулыгына шифа эзләп, авылга кайткан чагында язылган. Шагыйрь анда үзенең кышкы авыл шартларындагы кичерешләрен чагылдыра, авыл халкының, кышкы авылның көнкүрешен бәян итә; «хуш исле ипи», «майлы бәрәңге» аның күңелен хушландыра, шигырьгә якты мотивлар булып керә.
«Бәрәңге» дигәч, шагыйрь консерватив гавамның үзенә файдалы булырлык яңалыкка аяк терәп каршы торучан гадәтен тәнкыйтьли, аның наданлыгына уфтана.
Карга
Шигырь 1911 елда «Күңел җимешләре»ндә басылган. Үзенең гади формасы һәм инсанчыл эчтәлеге белән аның балаларны күздә тотып язылганлыгы аңлашыла. Шигърияттә, кагыйдә буларак, карганы былбылга каршы куеп тасвирлау бар. Метафора буларак ул талантсызлыкка ишарәли. Тукайның үз шигырьләре арасында да шушындый мәгънәдә куллану очрый. Әмма монда андый киная юк, шагыйрь кече күңеллелек күрсәтә, балалар күңеленә, табигатьтә бар нәрсә дә табигый, дигән фикерне сала.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 170, 365.
Кәҗә белән Сарык хикәясе
Әсәр шагыйрьнең «Шүрәле», «Су анасы» кебек әкият-балладалары төркемен дәвам итә. Ул татар халкының, аеруча балаларның күп буыннар дәвамында яратып укыган хикәятләреннән. Ул — әкиятчә: «Борын заман бер Ир белән Хатын торган», — дип башлана. Шушы фәкыйрь кешеләр, азык җиткерә алмыйча, «берсеннән-берсе артык» Кәҗә белән Сарыкны үз көннәрен үзләре күрергә чыгарып җибәрәләр. Юлда болар, бүре башына очрап, аптырап калалар. Аннары аны капчыкка салып, тагын юнәләләр. Еракта бер ут күреп, шунда кунарбыз, дип килсәләр: учак янында дүрт-биш бүре ботка пешереп утыра. «Ботка янына менә ит тә булды», — дип шатлана тегеләр. Әмма Кәҗә югалып калмый: «Бездә ит күп!» — дип, Сарыкка капчыктагы бүре башын китерергә куша. Коты алынган бүреләр, суга киткән булып, берәм-берәм качалар. Бу ике юлчы ботканы ашап, ут янында ятып йоклыйлар һәм иртәсен юлларын дәвам итәләр.
Сюжет балалар өчен мавыктыргыч, кызык, интригалы итеп корылган. Ул тапкырлыкка, югалып калмаска, кыю булырга өйрәтә. Андыйлар алдында явызлык җиңелә, дигән оптимистик фикер уздыра. Әсәрнең башламында гына түгел («Борын заман…»), сюжет ялгамнарында да әкият стиленнән алынган әйләнмәләр бар: «Бара болар. Тукталмастан һаман бара…».
Әсәр а а б б принцибында рифмалашкан 12 шәр иҗекле 4 әр юллы строфалардан тора. Бу — рифма принцибы гына үзгәртелгән «Кыйссаи Йосыф» строфасы. «Хикәя»нең теле саф татарча, гади һәм табигый — төзек. Ул «Балалар күңеле» китабында 1909 елда басылган.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 87, 355.
Ишек бавы
Шигырь туй йоласыннан алынган. Җәя эчендә бирелгән ачыкламада да «Кышкы туйда» дип куелган. Ул 1907 елда «4 нче дәфтәр»дә басылган. Әсәргә карата Тукайның үз искәрмәсе мондый:
«Безнең Урал тарафында бер гадәт бар: кыз янына керәсе кияүне ишек төбендә балалар туктатып, акча сорыйлар. Балаларга акча бирмәсәләр, ишек ачылмыйдыр. Бәгъзе бер усал кияүләр балаларга, кәгазьгә төреп — бер тиенне кунә суына манып — 20 тиен сурәтендә бирәләр. Мин башка җирләрне белмим, безнең тарафларда шулай». Шигырьдәге нәфис метафоралар тезмәне йола күренешенең рифмалаштырылган иллюстрациясе булудан бигрәк чын әсәре дәрәҗәсенә күтәрә:
Хур янына илтәбез:
Без вилданбыз, ризванбыз.
Безнең апай гәүһәрдер,
Тәннәре чын мәрмәрдер,
Ләгыль, якут, гәүһәрдер,
Аузы балдыр, кәүсәрдер.
Бирсәң — күп бир син безгә,
Без разый түгел әзгә;
Яудыр алтын, көмештән:
Бакыр төрмә кәгазьгә.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 1 том. — Казан, 1985. — Б. 196, 368.
Буран
Шигырь 1912 елда «Җан азыклары» җыентыгында басылган. Ул Тукайның табигать лирикасында иң күренекле урыннарның берсен алып тора. Иң әүвәл күзгә тасвир төгәллеге һәм чагыштыруларның даһи тапкырлыгы һәм киң колачы күзгә ташлана. Тыныч яткан юлны үлгән еланга, буран котыруын бихисап зур мендәрдән очкан йоннарны куып йөгерешкән җеннәргә охшату табигать стихиясенең хәтәр куәтен төсмерләтә. Шигырьнең мәгънәви драматизмы шушы зилзилә уртасында калган юлчының халәте, газаплы кичерешләре аша бирелә. Югарыдан торып, шушы күренешне күзәткән ай лирик каһарманга чарлагыннан торып, фәкыйрьнең газапларыннан көлгән байны хәтерләтә. Монда Тукай лирикасының мөһим үзенчәлеге чагыла: шагыйрьнең һәр хөкеменә һәм тасвирына иҗтимагый гамь үзенең мөһерен сала.
Шигырь ритмик яктан да төзек яңгырашлы, рифмалары исә тулы аһәңдәшлеккә корылган.
Валлаһи
Шигырь «Ялт-йолт» журналының 1912 ел 5 ноябрь (45 нче) санында басылган. Ул — шагыйрьнең Троицк сәхрасында кымызда ял итүе вакытында язылган. Әсәр аның «Мәкаләи махсуса» исемле язмасы ахырына кушып бирелгән. Шагыйрь азактан: «Иштә бу — сахрада беренче көнемдә язылып ташлаган бер кәгазьдән алынган җырулар», — дигән. Искәрмәдән күренгәнчә, шигырьнең экспромт рәвешендә язылуы кызык. Әмма ул үзенең музыкальлеге, шигъри бизәкләре, күтәренке, көр рухы белән Тукай лирикасының кыйммәтле энҗесе саналырлык әсәр. Автор казакъ даласына, аның табигатенә шушы халык тормышы, гореф-гадәтләре, тарихы аша якын килә. Кыска гына шигырьгә ул дала иркенлеген, аның күктәге болытын, һавасының савыктыргыч сафлыгын, казакъ халкына сөюле карашын сыйдырган. Иркендә, таныш булмаган шартлар кочагында хозурланган шагыйрь бөтенләй көтелмәгән, ләкин бик табигый сынландырулар, татар һәм казакъ халыкларының тәм зәвегына туры килгән сурәтләр таба: «Ак күмәч берлән ашарлык саф һава…»
Әсәрләр: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 215.
Вөҗдан зарары
Шигырь «Яшен»нең 1909 ел 21 май (9 нчы) санында «Ачы хакыйкатьләр» дигән гомуми баш астында басылган. Әсәрнең баш астына «Будильниктан» («Будильник — 1865-1871 елларда Петербургта, 1878-1917 елларда Мәскәүдә чыккан атналык сатирик журнал».) дигән искәрмә куелган. Рубрикадан күренгәнчә, аңарда «вөҗдан белән яшәү бу тормышта бик авыр» дигән фикер уздырыла. Шагыйрьнең ачынулы ирониясе «аркаңа вөҗдан йөкләмә» дигән «киңәшендә» чагыла. Ә чынлыкта әсәр вөҗдансызлыкны гаепли, вөҗдан белән сыешмаган тормышны фаш итә.
Шигырь һәр парлы юллары рифмалашкан, һәр юлы 11 әр иҗекле 3 бәйттән тора.
Баскыч
Шигырь «Йолдыз» гәзитенең 1910 ел 22 август санында басылган. Ул үзенең эчтәлеге белән мәсәлгә тартым, иҗтимагый һәм әхлакый гыйбрәткә ия. Аңарда: җәмгыятьтәге югары дәрәҗә мәңгелек түгел, ул үзгәрергә мөмкин, барысы да язмыш кулында, дигән фикер үткәрелә һәм масаю гаепләнә.
Баскычтагы басмаларның өстәгеләре астагылардан сез түбән дип көлүе дәрәҗәгә лаексыз күтәрелгән затларны хәтерләтә. Бер кеше килеп, баскычны кире башы белән күтәреп куюга, тегеләре аста кала. Шулай итеп, үзләре көлкегә төшә.
Шигырь һәр юлы 16 шар иҗектән торган дүрт ике юллык (бәйт) тәшкил итә. Анда һәр парлы юл үзара рифмалашып, рифмалар исә, Тукай өслүбенә хас булганча, омонимга якын парлы комбинациягә корылган: «зур баскыч — озын баскыч», «басмалар бергә — басмалар берлә», «түбәнсез, ди — күремсез, ди»; бары соңгы бәйттә генә рифма гади һәм якынча яңгырашта бирелә: «баскычны — төште». Чәчмәгә охшаган озын юллардагы коры хикәяләүдә сизелер-сизелмәс ирония төсмерләнә.
…га (И матур, иренмәче)
Шигырь 1907 елда «3 нче дәфтәр» дә басылган. Ул М.Ю.Лермонтовның «К… (Глядися чаще в зеркала…)» шигыреннән файдаланып язылган. Рус шагыйрендә 4 әр юллы 3 строфалык, 8-9 үлчәмле шигырьне Тукай һәр юлы 15 әр иҗекле (8+7) 7 бәйт итеп эшкәрткән. Әсәр эмоциональ һәм фикри мәгънәсе белән дә, формасы һәм стиль колориты белән дә шагыйрьнең тулаем лирик иҗаты рухында яңгырый.
Эчтәлек кыскача болай. Лирик каһарман, ягъни шагыйрь үз мәхәббәтенең нигезле икәненә ышандыру өчен кызга көзгегә карарга киңәш итә, матурлыгыңа тәмам төшенгәч, минем хәлне аңларсың, ди. Ягъни әсәр шушы киңәш алымыннан файдаланып, кызның матурлыгын мактый.
Иртә
«Күңел җимешләре»ндә шигырь «Күңел җимешләре»ндә (1911) басылган. Аның баштагы өч строфасы «Бәянелхак» гәзите тарафыннан чыгарылган «Мәгълүмат» (1908) исемле игъланнар җыентыгында «Караван» дигән чәй фирмасының «Тәүлек» исемле реклама тезмәсендә баштагы өлешне тәшкил итә. Тукай аны 1911 елгы җыентыгына керткәндә, балалар шигыре итеп эшләгән. Әсәр үлчәме-строфикасы ягыннан Тукайның күпчелек шигырьләреннән аерыла. Ул борынгы төрки шигырь өлгесендә 7 шәр иҗектән торган 4 әр юллы строфа рәвешендә эшләнгән. Иртәнге табигать уянышы гади, ләкин колоритлы буяулар белән бирелгән.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 174, 366.
Бәйрәм вә сабыйлык вакыты
Шигырь «Әлислах»ның 1908 ел 1 гыйнвар (13) санында «Гъ.Т.» инициаллары белән басылган, аннары «Диван»га кертелгән.
«Сабый вакытын сагынмакта һәр шагыйрь дә», — дигәндә Тукай бу мотивның гомумшигърият өчен традиционлыгына ишарә ясый. Әсәр татар һәм дөнья шигърияте өчен уртак, гомуми теманы шагыйрьнең үз балачагыннан алынган конкрет истәлекләр белән аралаштырудан гыйбарәт. Шуңа өченче агым — буй җиткән егетнең, ягъни авторның, шул яшендәге кичерешләре өстәлә:
Уйнамакчы булам сыйбъян берлән бергә…
Истәлекләрдән күренгәнчә, Тукай Болак буенда балалар белән кузна уйнарга яраткан. Ул, күрәсең, шулай итеп, үзенең авырлыкта үткән балачагы үчен кайтарган. Әмма аның якты кичерешле көннәре дә булган бит. Казанда Мөхәммәтвәли өендә балалыкта, Кырлайда Сәгъди абзый гаиләсендә аның кадерле чаклары да аз булмаган.
Ул заман татар баласы өчен иң якты көн, әлбәттә, гает-бәйрәм көне хисапланган. Өйдә ягымлы, күркәм мөгамәлә хөкем сөргән.
Әнкәемнең тавышлары колагымда:
«Гает җитте, тор, аппагым! тор, аппагым!»
Бала чагы авырлыкта, ятимлектә узган зат өчен иң якты истәлекләр, әлбәттә, тәмле бәйрәм ризыклары:
Таң аткачдин урам буе чапкан чагым,
Мәгъсуманә ләззәт, хозур тапкан чагым;
Корбан ите, төрле тәмле аш өстенә,
Гает укып, көлә-көлә кайткан чагым.
Шул истәлекләрдән соң шагыйрьдә үзенең җитди көрәш эчендә үткән елларыннан тик бер генә көнгә сабый чагына кайту хыялы кузгала:
Тәңре! чигерче яшемне, синнән сорыйм;..
Бәйрәм көнне генә сабый булып торыйм,
Рәхәтләнеп, сикреп, көлеп, уйнап йөрим!
Шигырьдәге якты кичерешләр артында шагыйрьнең бөтен тәрҗемәи хәленә хас тирән драматизм ята.
Йокы алдыннан
Шигырь. Автор «Русчадан мөкътәбәс» дигән искәрмә бирсә дә, ул саф татарча оригиналь әсәр булып тора. Анда сабыйның Аллага мөрәҗәгать итеп бәян кылган теләкләре китерелә. Тукай, сәнгатькәр буларак, сабый бала күңелен гаять төгәл сызык-төсмерләрдә сурәтли. Баланың кичерешләр-хиссият дөньясын ул үтә тирән аңлый. Аның нәни лирик каһарманы илаһият каршында бөтен җанын ачып, саф ихласлык белән «тәүбә итә» һәм гозерләрен белдерә. Үзенең вакыт-вакыт була торган капризларын ул олылар күзе белән кырыс бәяли:
Бик еш була кәҗәләнеп җылауларым.
Сабыйның ата-ана, әби-баба, өлкән туганнарына мөнәсәбәте дә саф һәм изге хисләрдән тора:
Кичерәлсәче, тәңрем, бәгърем әти, әни,
Дәү әнием, апайларым, бабай, әби…
Монда, әлбәттә, шагыйрьнең үз балачак кичерешләре дә гәүдәләнә. Аның туйганчы күрә алмый калган әти-әнисе, аңа шәфкать-мәрхәмәт күрсәткән апалары, күрәсең, уйлаган саен үзәген өзә торган булган.
Йокы бала тормышында гаять зур урын тота. Шунлыктан Тукайның сабые Алладан тагын шуны сорый:
Йокымда да күрсәтмәгел яман төшләр…
Ниһаять, тормышы гел муллыкта узмаган авыл баласының иң зур хыялы — йокыдан торган җиренә «шытыр-шытыр мич януы» һәм әнисенең коймак пешерүе гаҗәеп психологик нечкәлек белән яктыртылган:
Һәм бер эшне әнкәемнең иснә төшер,
Дисен аңар бер фәрештәң: «Коймак пешер!»
Сабый догасының иң зурысы һәм җитдие — уенчыкларының иминлеген кайгырту — аның беркатлы, гөнаһсыз, саф җанын тагын да нәфисрәк, төгәл һәм олылар өчен газиз итеп чагылдыра:
Шаян энем курчакларга тимәсен лә! –
Бигрәк монсын изге ләүхелмәхфүзгә яз!
Шигырьнең теле саф татарча, аны үтәли сугарган хис һәм фәлсәфи фон — бары мөселман шагыйрь күңелендә туарга мөмкин караш һәм кичерешләр.
Әсәрнең строфасы татар шигъриятендә борынгыдан килә торган а а б а рифмалы 12 шәр иҗекле 4 юлдан тора. Шигырьнең кулъязмасы сакланмаган, беренче мәртәбә «Аң» журналының 1913 елгы 2 нче санында (1 гыйнвар) рәсем белән басылган.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 261, 381.
Бала оҗмахта
Шигырь 1912 елда «Җан азыклары» исемле җыентыкта басылган. Тукай аңа шундый искәрмә биргән: «Үземә таныш бер кешенең күңелемә якын бер баласы үлгәч, мәрхүм баланың кабер ташына нәкыш итәргә дип язган идем». Ике бәйттән торган һәм конкрет очракка бәйле бу шигырьдә шагыйрь кешелек өчен уртак хисләрне гәүдәләндергән. Бала язмышы, аның күңеле өчен ата-анадан өстен төшенчә юк, дигән фикер уздырыла. Кабер ташына язылачак булганга, Орхан-Енисәй традицияләреннән, бәет һәм мөнәҗәтләрдән килгән беренче зат сөйләме шигырьне үтә тирән эмоциональ тетрәнешкә сугара. Бу тема һәм алым әсәрдә шагыйрьнең үз сабыйлык хатирәләрен дә чагылдырырга мөмкинлек биргән.
Шигырьнең исеме «Бала оҗмахта» дип куелу ислам дине карашларына нигезләнгән. Ягъни сабый көе дөньядан киткән балалар — кагыйдә буларак оҗмахлылар.
Сагыныр вакытлар
Шигырь, һәр юлы 15 әр иҗекле 12 бәйттән тора. Тукай иҗатында зур урын биләгән сабыйлык темасына язылган. Балачагының якты хатирәләре шагыйрьнең мәшәкатьләр, җан газаплары һәм көрәш тулы җитлеккән чорына каршы куеп тасвир ителә. Автор парадокс дәрәҗәсендәге параллельләр куллана: үзенең шушы чордагы кичерешләрен (үзеннән бизеп, сабыйлык чакларын сагыну) Иблиснең дөньядан туеп оҗмахын сагынуы белән чагыштыра. Дин өйрәтүче һәм халык аңындагы тискәре затны үзенә тиңләгәндә, теге мифик сурәткә салынган трагик мәгънә — гыйлем бәласе һәм хакимияткә буйсынмау фаҗигасе төсмерләнә. Сабый чагы хатирәләрен шагыйрь үзенең җитлеккән даһи зиһене аша уздырып, гаять нәфис сурәтләр бирә:
Һәр чәчәк — сеңлең, апаң; абзаң — үсеп торган агач;
Син сабыйдан нечкә аваз берлә сайрый сандугач.
Чәчмәгән җир күк — күңелнең һәр гүзәлгә бушлыгы,
Тик кояшны һәм табигатьне сөюдән хушлыгы!
Баланың дөньяга табигать аша аяк басуы, табигатьнең бер кисәге булып тын алуы һәм җан сафлыгы әнә шулай нечкә сурәтләнә. Бу шигырьдә гомумән шагыйрьнең олы гуманизмы һәм үтә дә нәзберек эстет табигате гәүдәләнгән. Сабый чакның кеше гомерендә тоткан урынын шагыйрь сокланулы һәм тетрәнүле риторик эндәш һәм акварель буяуларын хәтерләткән нечкә төсләр һәм нәфис сурәтләрдә чагылдыра:
И күңелнең шаулап аккан чишмәдән сафрак чагы!
И гомернең нурланып үскән яшел яфрак чагы!
Шигырьнең кулъязмасы сакланмаган, беренче мәртәбә «Җан азыклары» җыентыгында басылган.
Әдәбият: Тукай Г. Әсәрләр: 5 томда. — 2 том. — Казан, 1985. — Б. 224, 378.
Ваксынмыйм
Шигырь 1912 елда «Җан азыклары» исемле җыентыкта басылган. Ул һәр юлы 15 әр иҗекле алты бәйттән тора. Үләренә бер ел калганда Тукай үзенең гомер юлы хакында, фәлсәфи фикернең иң югары ноктасыннан торып, шушындый зур гомумиләштерүләр ясый. Шагыйрь тормыштагы, тарихтагы урынын тирән аңлый, әйләнә-тирәсендәге затларның заманга, тормышка яраклашырга чакыруына үзенең шушы тарихи дәрәҗәсе югарылыгыннан торып, горур җавап бирә.
Көннең күпләр өчен яшәү һәм гамәл эчтәлеген тәшкил иткән рәхәтләр вәсвәсәсен шагыйрь мәңгелек кыйммәтләр ноктасыннан торып кире кага, иҗатының ерак киләчәккә караганлыгын төгәл тоеп, дөньяның, ягъни замандашларының үзенә карап вакыт төгәллеген билгеләячәгенә ышаныч белдерә, шуны таләп итә. Бу шигырь татар һәм бөтен төрки, Шәрекъ шигъриятендә беренче шушындый тәвәккәл, гайрәтле шигырь. Ул Тукай шигъриятендәге «Бер татар шагыйренең сүзләре», «Пәйгамбәр», «Даһига», «Дошманнар» дигән әсәрләрендәге үзәк мотивны дәвам итә, шуларга йомгак ясый.
Шигырьнең сәнгатьчә-эмоциональ җегәрен камил музыкаль ритм, төзек рифмалар, бигрәк тә автор үз иманын һәм теләкләрен бәян иткән юллардагы ашкын дәрт, аһәңле авазлар бизәлеше, мул эчке рифмалар тәэмин итә.
Анда мин мәңге көләч һәм мәңге яшь булмас телим;
Бу кояш сүнсен, җиренә мин кояш булмак телим.
(Чыганак: Хисамов Н. Тукайны төшенү юлында. – Казан: ТаРИХ, 2003. – 80 б.)