Хәсәд, кинә илән тулган татарлык –
Төяб илтеб Мәкәрҗәдә сатарлык.

Мөхәррирләр өчен хөрмәтләре юк,
Бу динә зәррәчә хезмәтләре юк.

Каләм әһле каләмгә хөрмәте юк,
Болар гыйндендә кибрең хөрмәте чук.

Сүземә бакыңыз — юллар ачармын,
Үземә бакмаңыз — үзем начармын.

Җәһаләт таптамасын — яньчелермез,
Каләмгә каршы бармыйк — чәнчелермез.

Каләм сәед дорыр руе зәминә,
Сәзадер сурәтен «Нүн» дә яминә.

Мөхәррирләр сәбәб диндә сәбатә,
Ике дөнья җәхименнән нәҗатә.

Болардыр дине исламның гыймады,
Боларга итмәлиез игътимады.

Мөхәррирсез язылдымы бу Коръән,
Мөхәррирсез дөзелдеме бу Форкан?

Мөхәррирләр — ирер исламә кувәт,
Аларда мөҗтәмәгъ һиммәт, фөтүвәт.

Зәгыйфьләргә рәфикъ, сагъларга каид,
Болардыр — мөваззах җөмлә гакаид.

Болар кемдер – буны яхшы белик без,
Боларның кәсрәтен Хактан телик без.

Каләм гали, каләм сами каләмдер;
Ходаның каүледә җае къәссәмдер.

Каләм намле, каләм шанлы каләмдер,
Шифадыр дәрдә, сабуны әләмдер.

(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган