Көн туа. Һәр көнне хикмәт, мәгънәдән буш эш күрәм;
Күз йомалмыйм төн буе, йомсам — коточкыч төш күрәм.
Юк янымда чын кеше, булганда да — мин чит күрәм;
Белмәдем капшап, фәкать һәр йөздә кәгазь бит күрәм.
Бетте иман, мәрхәмәт, шәфкать, мәхәббәткә тәмам;
Бәйле корбанлык кеби, алда кызыл кан, ит күрәм.
Бар хәятым салкыныннан туңды җан, катты күңел;
Һәр ягында бар җиһанның зәмһәрирдән чик күрәм.
Кышта очкан күбәләк төсле гүзәл кызлар миңа;
«Ник йөриләр?» — дим, кирәксез бер чуарлык дип күрәм.
Җиргә нык басмыйм — аяк астымда йомшаклык күрәм;
И үлем! Мин синдә бер хәсрәт вә бер шатлык күрәм.
Акмый тышка мәгънәләр — кипкән күңелнең чишмәсе;
Калган урнында һәлакәт чокры, баткаклык күрәм.
Юк нәҗат, фикрем чөерсәм дә үземнән үзгәгә;
Козгын — ислам гәүдәсендә, кәгъбәсендә пот күрәм.
Тик болай бер аурумынмы? Әллә Обломовтамы?
Көн саен йөз сулса сулсын, җанда ник кытлык күрәм?!
Ауру җанның бишмәте-тәнне дәваның төрлесе
Берлә һәр көнне ямыйм, иртән тагын ертык күрәм.
Бар иде ялгыз калып, җырлап юанган чакларым,
Ярты җырда инде күкрәкне тотам да йөткерәм!
Обломов — мәшһүр рус мөхәррирләреннән Гончаровның бөтен гомере эшсезлек, ялкаулык вә хәсислектә үткән бер каһарманының фамилияседер (Г.Тукай искәрмәсе).
Зәмһәрир — көчле суык.
Нәҗат — котылу.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 2 т.:
шигъри әсәрләр (1909–1913)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
З.Р.Шәйхелисламов, Г.А.Хөснетдинова, Э.М.Галимҗанова, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 384 б.)).