Башта сүзнеәтием Гыйльфанов Хәсән турында башлап китим әле. Ул Габдулла Тукай белән бер үк елгы. 1886 елда Орнаш авылында туган. Орнаш белән Тукайның “тау башына салынган” Кушлавыч авылы арасы бер өч-дүрт чакрым бардыр. Хәзер икесе дә Арча районына керә. Тик Россянең меңләгән авыллары кебек Орнаш авылы да юкка чыккан. Анда тик Габделхак Йосыфҗанов дигән бер пенсионер карт кына яшәп ята.
Мин әтинең, Тукайны күрдем, дип сөйләгәнен хәтерлим. Чөнки ул төрле кичәләргә дә, язучылар белән очрашуларга да бик йөрмәгән булса кирәк. Тик шулай да ул Тукай шигырьләрен күп укый, күбесен яттан белә. Кәефе күтәренке вакытта әти Тукайның шигырь-поэмаларын, әкиятләрен туктаусыз, өзмичә сөйли торган иде. Шулай итеп, ул безнең яшь күңелләргә шигърияткә, гомумән, әдәбятка мәхәббәт орлыклары салгандыр.
Әти Тукай шигырьләренең матбугатта чыкмаганнары да бар, дип әйтә иде. Аларда кайбер рус хатын-кызларына карата ниндидер бер мыскыллы, тискәре караш чагыла дип әйтимме. Мин ул шигырьләрне тулысынча инде хәтерләмим дә, ниндидер сүз әйләнмәләре генә хәтердә калган. Монда, ул шигырьләр Тукайныкы түгел, дип тә әйтеп булмый. Чөнки шигырҗләрнең төзелеше, аһәңе, ритм-рифмалары – барысы да аныкы кебек. Тукай асыл затлардан ятсыныбрак, качыбрак йөргән, дипсөйләнсә дә, ул хатын-кызсыз да тормаган, дип әйтергә монда тулы нигез бар.
Әти Фатих Әмирханның арбада ничек итеп йөргәнен яхшы хәтерли. Ул аны берничә мәртәбә урамда очрата. Язучының йөз-кыяфәтен исендә нык сеңдереп, һәрвакыт хөрмәт белән артыннан карап кала.
Шулай бервакыт кибетендә әти нидер язып утырганада ишектән Галиәсгар Камал килеп керә. Хәсән аның башындагы кәләпүшеннән, мәче койрыгы сыман мыегыннан, кеул таягыннан һәм фырт киеменнән бик тиз танып ала.
…1959 елның көзе. Минем Казан авыл хуҗалыгы институтының (хәзер-академия) механика факультетында укып йөргән вакыт. Кайтып керүгә, мин өйдә ниндидер бер ят кеше барлыгын шәйләдем. Ул кеше әдәбият белгече, соңыннан галим-профессор булып киткән Ибраһим Нуруллин булып чыкты. Әти белән икесе фотографияләр карап утыралар иде. Алар янынына якын килергә кыенсынсам да, сөйләшкән сүзләренә шулай да колак салдым. Ибраһим Нуруллинга Әхмәт Фәйзинең тәмамланмаган “Тукай” романының  дәвамын язарга кушылган икән. Ул шагыйрь эзләренннән йөрергә чыккан. Әдип әтидән Фатих Әмирхан утырып йөргән арбаның форма-төзелешен, этеп торучы кешенең тышкы кыяфәтен, язучының өстенә кигән кәзәки төймәләренең нинди төстәлеген сораштырганы хәтеремдә калган.
Бераздан мин Ибраһим аганы озата чыктым. Без аның белән сөйләшә-сөйләшә Әтнәнең көнбатыш чигендәге иске бер йорттан авыл үзәгенә кадәр шактый араны уздык. Мин аннан Тукай турында хикәяләрен, "Тукай Петербургта” драмаасын ничек язуы турында сораштырдым. Аннары сүз  “Тукай” романына күчте. Ахырдан мин: “Тукай” романының дәвамын кайчан күрербез икән?” – дип сорап куйдым. Ул бераз уйланып барганнан соң: “Бер ун елдан соң”, — диде. Ул арада ун ел да, егерме ел да, утыз ел да узып китте. Тик романныңдәвамы гына күренмәде.
Әхмәт Фәйзи беренче китабын тәмамлаганнан соң, романның дәвамы өстендә эшләвен туктатмаган бит. Аның романга кагылышлы никадәрле эш планнары, кулъязмалары сакланып калган. Монда, бик тирәнгә кереп китмичә генә, И.Нуруллин Әхмәт Фәйзи дәрәҗәсенә җитә алмаячагын аңлагандыр, дип уйларга кирәк.
Мин менә Чиләбе каласында яшәп иҗат итүче Рөстәм Вәлиевнең “Казан утлары”нда басылган (№4, 1986 ел) тукай турындагы “Дөнья гаме” дигән романын кабат укып карыйм. Атилла Расихның “Ямашев” трилогиясенең Тукайны сурәтләгән өлешләрен тагын бер тапкыр күздән кичерәм. Аларда Әхмәт Фәйзи  кебек шул мохиткә тирән үтеп керү, җирлекне аңлау, шагыйрьнең эчке дөньясын бөтен барлыгы белән ачып салу җитенкерәми кебек. Шуңа күрә күңел нәрсәнедер кабул итми, ниндидер бер ризасызлык хисе кала.
Мин “Тукай” романының дәвамын язарга әле дә соң түгел дип саныйм. Ибраһим Нуруллин Тукай турындагы “Моңлы саз чыңнары” дигән документаль романында язганча (Татарстан китап нәшрияты, 2000ел): “Вакыт безне 1913 елның апреленнән ераклаштыра бара.  Әмма гаҗәп хәл: елдан-ел Тукайның фигурасы безнең күзгә зураебрак күренә, йөз сызыклары ачык һәм аныграк рәвеш ала. Әйтерсең дә без аңа якынаябыз”. Романның дәвамын яза алырлык кешене яшь язучылар арасыннан эзләргә кирәктер. ”rdquo;Мәдәни җомга” газетасындагы (№2, 2006 ел) “Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуын каршылап” рубрикасында бирелгән “Ике яклап янган шәм” исемле публицистик язманың авторы шагыйрь Зиннур Мансуров моңа бик якын тора кебек.

Фоат Хәсәнов, Чистай шәһәре, Татарстан

(Чыганак: Ватаным Татарстан, 2006 ел, апрель)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган