***

Һаман шулай, даһи егет хәлдә,
Олы юлда безнең сафларда,
Иң сыналган байракчыбыз сыман
Нурланасың алгы якларда.

Табыш та күп булды, югалту да
Күченгәндә иске дөньядан.
Тик җуймадык, саклап калдык,
Безнең белән бергә син һаман.

«Халык гомере — мәңгелек»,— диләр,
Бу — сыналган, тугры сүз бугай.
Килер гасырларның аръягын да
Илең белән бергә уз, Тукай!

Алтын мирас итеп алдык сине,
Вәкил хәлдә татар иленнән.
Кул бирерсең килер гасырларга
Яңа чорга безнең исемнән.

(Чыганак: Хәсән Туфан. Гүзәл гамь: Моңарчы басылмаган шигырьләре. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990. – 303 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган