Мөсавәт шәмгыне яндыр гадаләт нурына каршы,
Бези нурыңла нурландыр да кортар ләйле зөлмадән.
Бези габед әйлә мәгъбүд хәкыйкый Тәңрийә анчак,
Иганәт эстәдек без чөн буңа дәк гайре мәүлядан.
Баш икдек, сагыйр улдык һәр шинель кигән санәмләргә;
Көтеб җансыз агачдан җан, бәсар тугъмышдан әгъмадан.
Сән улгыл хәзрәти Хәттаб, бетер һәп потлари табтаб,
Ки калсын Кәгъбәи пакь-пакь Мәнатдан, Лат вә Гоззадан.
Өмүре әһле дөнья бунлара тәслим улынмышдыр,
Табигыйдер ки, йөрмәз бу санәмләр раһе әһдадан.
Дәниләр ашмыш әгъляйә, галиләр дөшмеш әднайа;
Ки сән лотфыңла тәфрикъ ит — аер әгъляйи әднадан.
Кыямәтдер бу көн: шәмсе хәкыйкать мөнхәсиф улды;
Камәрләр иншикакъ итде, гакыллар шашты гаугадан.
Нөҗүме иттихад күкдән дүкелде йирләрә шимди;
Җиһанда хиссе инсият озак кәрратлә Ганкадан.
Зөбанилар, кылыч, туплар, казак, мылтык, палачларла
Мөхатыз һәр җәһәтдән: сагъ вә сулдан, зир вә балядан.
Гарибдер: әһле гыйсъянә сөальсез өзлифәт җәннәт;
Бирелде әһле гаднә йир сәкарьдән — нары көбрадан.
Язылмыш детрәян әлләрлә гарзы хале милләт бу;
Шикаятьдер сәңа бездән: әсәрлән кауле шәквадан.
Йитеш насрыңла сән: руе зәминдән сөрделәр безне;
Әмәл юк гайре очмакдан, кәчеб дөнья вә гокъбадан.
Тәмамән фәсех улынмышдыр мәкаль: «Әһле йир чөн йир»;
Мәкам тот, эстәр ирсәң гәр, сәмадан йә сөрәйядән.
Изелделәр әһалилә берабәрлекдә динләр дә,
Кәчеб мөслимләр исламдан, насара — дине Гыйсадан.
Нә япсын, нәйләсен — динләр дәхи тупрака инмешләр;
Бәдиһидер ки, дин мөнфәк дәгелдер халкы дөньядан.
Бу дөнья бер такым вәхшиләрә җае сафа улды,
Мосалләт улдылар бунлар безә, билмәм, нә мәгънәдән.
Эчәрләр канларын әһле къолубең, чөнки кан эчмәк
Хәлявәтледер анларча шикәрдән һәм дә хәлвәдән.
Йидермә кяинати, сакла бу Яэҗүҗе-Мәэҗүҗдән,
Вә чәкдер сәдде Искәндәр бөтен әсхабе Думадан.
Безез капуңда ялан ач, камумыз без сәңа мохтаҗ;
Йөзең күстәр, никабең ач, гата кыйл бәхре нәгъмадан.
Илаһи, рәхмәтеңлә шагыйрең тил гокъдәсен хәл кыйл;
Хәбәр вирсен бераз хале әхиббадан вә әгъдадан.
*
Ачыл, гөлзаре әхрар! Нәгъмә саз улсын бәлабилең,
Ки истикъбале милләт раушан улсын ләйле камрадан.
Гомумән мөслимини һәр заман мәэмүре вөҗдан ит;
Азад ит сакымызны багълаян әгълялы чалмадан.
Хәзерге әдәби телдә
Азатлыкка
Тигезлек шәмен яндыр турылык нурына каршы,
Безне нурыңа нурландыр да коткар караңгы кичтән.
Безне хак Тәңренең колы ит,
Без моңа кадәр башка Тәңредән ярдәм сорадык.
Баш идек, риза булдык һәр шинель кигән санәмнәргә;
Җансыз агачтан — җан, тума сукырдан күз көттек.
Син Хәттаб хәзрәт бул да бар потларны таптап бетер,—
Кәгъбә Мәнаттан, Лат вә Гоззадан пакь булып калсын.
Дөнья халкы эшләре боларга тапшырылган;
Табигый, бу санәмнәр туры юлда йөрмиләр.
Түбәннәр югары ашкан, бөекләр түбән төшкән;
Син рәхмәтең белән бөекләрне түбәннәрдән аер.
Бүген кыямәт: дөреслек кояшы тотылды;
Айлар ярылды, акыллар гаугадан шашып калды.
Инде бердәмлек йолдызлары күктән җиргә түгелде;
Җир йөзендә кешелек тойгылары Ганкадан күп ерак.
Зөбанилар, кылыч, туп, казак, мылтык, палачлар белән
Һәрьяктан: уң, сул, ас, өстән чолгап алынганбыз.
Гаҗәп: гөнаһлы кешеләргә сорамый җәннәт бирелде;
Оҗмах тиешлеләр иң куркыныч тәмугка җибәрелде.
Милләт хәлен тетрәгән куллар белән язып бирү бу;
Син бу зарлану сүзләреннән әсәрлән.
Ярдәмгә җитеш: җир йөзеннән сөрделәр безне;
Дөнья һәм ахирәтен ташлап китүдән дә башка чара юк.
«Җир — аны эшләүчеләр өчен» дию тәмам юк ителгән;
Теләсәң, күктә яки йолдызлар арасында урын тап.
Кешеләр белән бергә диннәр дә изелделәр; мөселманнар
Исламны, христианнар Гайса динен ташлады.
Ни эшләсен, ни кылсын — диннәр дә туфракка иңгәннәр;
Билгеле ки, дин кешеләрдән аерым түгел.
Бу дөнья бер төркем вәхшиләргә рәхәт урын булды:
Болар, белмим, ни сәбәптән безнең өскә ябырылдылар.
Болар яхшы кешеләрнең канын эчә, чөнки кан эчү
Аларга шикәрдән һәм дә хәлвәдән татлырак.
Терек дөньяны ашатма, бу Яэҗүҗ-Мәэҗүҗдән сакла.
Дума кешеләреннән Искәндәр ныгытмасы төзеттер.
Без — ишек төбендәге ачлар; һәммәбез — сиңа мохтаҗ;
Пәрдәң ач, йөзең күрсәт; нигъмәт диңгезен бүләк ит.
Илаһым, рәхмәтең белән шагыйрьнең бәйле телен чиш;
Дуслар һәм дошманнар хәленнән ул бераз хәбәр бирсен.
*
Ачыл, азатлык бакчасы! Сандугачларың сайрасын, —
Милләтнең киләчәге айлы кичтән дә яктырак булсын.
Бар мөселманнарны һәр заман вөҗдан кушканча йөрт;
Аякларыбызны багълаган чалма богауларыннан азат ит.
Санәм — пот, идол, сын.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).