Кайда китте цензурлык,
Коллык, тарлык, ким-хурлык?
Артка карасак борлып,
Ерак анлар калдыя.
Тигез булды законда
Татар, урыс, япун да;
Ак алъяпкыч, зипун да
Там азатлык алдыя.
Барча цензур ябылгач,
Дәрткә дәрман табылгач,
Кызыл кара ясаган
Кярханәләр бөлдия.
Күп яшь егетләр үлде,
Мәетләр дөнья тулды,
Намнәре бакый булды
Та кыямәт тидия*.
Шәкерт, студент — бары,
Дарга асылганнары,—
Сез бу арысланнарый
Онытмагыз тидия.
Кызганмады малларын,
Корбан кыйлды җаннарын,
Җан биргәндә, шатланып,
Көлә-көлә үлдия.
Инде китте элгәре
Зынҗырланган телләре,
Милләтнең былбыллары
Сайрап-сайрап тордыя.
*
Китте хәсрәт, әләмнәр,
Иркенләде каләмнәр;
Булсын күп-күп сәламнәр
Рухларына тидия.
Мәмнүн булсын рухлары,
Изге булсын духлары;
Боларның ах-ухлары
Хөрриятне бирдия.
*Исемнәре мәңге калды.
Там — тулы.
Кярханә — эш өе, мастерская, завод-фабрика.
Зынҗырланган – чылбырланган.
Әләм – ачыну.
Мәмнүн булу – шатлану.
(Чыганак: Тукай Г.М. Әсәрләр: 6 томда / Габдулла Тукай. — Академик
басма. 1 том: шигъри әсәрләр (1904–1908) / төз., текст., иск. һәм аңл.
әзерл. Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов,
З.З.Рәмиев. — Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.)).