Хөсәенова Рәмзия Җәүдәт кызы, Татарстанның Арча муниципаль районы Иске Чүриле урта гомуми белем бирү мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Дәреснең темасы: Габдулла Тукай бездә кунакта.

Дәреснең төре: Ярыш – дәрес.

Дәреснең максаты: 1) Габдулла Тукайның тормыш юлы  һәм иҗаты турында  алган белемнәрне  гомумиләштерү;

 2) бәйләнешле сөйләм, сәнгатьле уку күнекмәләрен үстерү;

 3) Габдулла Тукай геройларын бүгенге көн геройлары белән  чагыштыру;

 4) табигатькә сакчыл караш тәрбияләү;

 5) Габдулла Тукайга һәм аның иҗатына карата кызыксыну  тәрбияләү.

Җиһазлау: китаплар күргәзмәсе, балалар үзләре ясаган рәсемнәр, 2 иллюстрация, 2 лото рәсеме, компьютер слайдлары, аудиоязма, Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан видеокүренеш.

Дәрес барышы.

I. Актуальләштерү.

Ике малай көрәшә.

–  Мин кая эләктем? Берәр бәйрәмме әллә?

–  Әйе, бүген бездә Сабантуй. Ул татарларның милли бәйрәме.

–  Аны элек-электән язгы кыр эшләре беткәч, июнь аенда уздыра торган булганнар.

–  Башта яшьләр авыл буенча гармунда уйнап бүләк җыеп йөргәннәр.

–  Хуҗалар аларга сөлгеләр, кулъяулыклар биргәннәр. Йомырка да җыйганнар.

–  Аннары шул бүләкләрне Сабантуйда җиңүчеләргә биргәннәр:

–  Сабантуйда төрле уеннар уйнаганнар.

– Чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү су ташу, бау тартышу, колгага менү.

–  Кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык сугышы, катыктан акча эзләү.

– Сабантуйның иң матур бизәкләре — татарча көрәш һәм ат чабышы.

– Әйе, балалар. Сез Сабантуй бәйрәме  турында күп нәрсәләр беләсез   икән. Бу бәйрәмне безгә таныш кем абыегыз да яраткан?

– Габдулла Тукай.

– Әйе, Кырлай авылында йомырка җыйганда, аның капчыгы бүтәннәрнекеннән  тизрәк тула   торган булган.Чөнки ул ятим бала булган.

II. Белемнәрне гомумиләштерү.

— Әйе, балалар, без сезнең белән алдагы дәресләрдә Габдулла Тукайның тормышы белән таныштык һәм әсәрләрен өйрәндек. Бүген шул белемнәрне ныгытырбыз. Балалар, ә Сабантуй бәйрәмен хәзер дә бәйрәм итәләрме?     

–  Әйе.

– Менә хәзер мин сезгә хәзерге Сабантуй күренешләрен күрсәтермен. Сез үзегезгә таныш булган ярышларны атарсыз. Юкка гына бүгенге дәресебезне Сабантуйдан башламадык. Без аны төрле ярышлар формасында алып барырбыз. Моның өчен безгә ике командага бүленергә кирәк. 1 нчы команда — "Көрәшче". 2 нче команда — "Чабышкы”. Беренче ярышыбыз, хәер, сез аны үзегез дә әйтерсез — ат чабышы. Уенның шарты болай. Һәр команда чиратлашып сорауларга җавап бирә. Сорауларга дөрес җавап биргән команда җиңүче була.

1.    Габдулла Тукайның туган елы?

2.    Туган авылы?

3.    Әнисенең исеме?

4.    Әтисенең исеме?

5.    Әнисе Габдулланы кемгә калдырып китә?

6.    Зиннәтулла кем ул?

7.    Габдулла Казанда ничә ел яши?

8.    Сәгъди абзый кайсы авыл кешесе?

9.    Габдулла Кырлайда ничек яши?

10.    Ул кайда укый?

11.    Кырлайдан киткәч, Габдулла тагын кайларда яши?

12.    Ул кайда һәм кайчан вафат була?

– Димәк, балалар, Г.Тукай нинди тормыш юлы үтә?

– Бик авыр тормыш юлы.

– Әйе,балалар, үзенең балачагы турында ул "Исемдә калганнар" дигән  әсәрендә яза.

– Алга барабыз. Икенче уеныбыз — капчык сугышы. Ике төркемгә — 2 рәсем. Шул рәсемнәр буенча сөйләргә кирәк. Кемнең хикәясе матуррак чыкса, шул җиңүче була.

– Өченче уеныбыз — чүлмәк вату. Без "Лото" уены уйнап алырбыз. 2 төркемгә сораулар куелган. Шул сорауларга җавап бирсәгез, Г.Тукай әсәрләре килеп чыгачак. Сораулар:

"Көрәшче"

1.    Син нинди сулыклар беләсең?

2.    Сезнең авылда сулыклар бармы?

3.    Сез анда нишлисез?

4.    Анда нинди балыклар бар?

5.    Елганың суы чистамы?

6.    nbsp;Сулыкларны ничек сакларга кирәк?

"Чабышкы"

1.    Сезнең авыл янында урман бармы?

2.    Анда нинди агачлар үсә?

3.    Урманда тагын ниләр үсә?

4.    Син каен суы эчәргә яратасыңмы?

5.    Урманда нинди җәнлекләр яши?

6.    Урманны ничек сакларга кирәк?

– Димәк, нинди рәсемнәр килеп чыкты?

–  "Шүрәле", "Су анасы".

– Шүрәле кем ул? Су анасы?

–  Дүртенче уеныбыз — көрәш. Иң оста әкиятчене билгелибез. (“Шүрәле” һәм “Су анасы” әкиятләрен сөйләп чыгу).

– Балалар, "Шүрәле" әкияте буенча балет та бар. Аның көен Фәрит Яруллин язган. Әйдәгез, карап китик әле. (Ф.Яруллинның “Шүрәле” балетыннан өзек күрсәтелә). Хәзер Шүрәлеләр, Су аналары бармы? Кая киткәннәр соң алар? Аларны кайтарырга кирәкме? Сез ничек уйлыйсыз, балалар? Ә болары кемнәр тагын?

                                                 

Ике малай күренә.

–  Карале, Олег, каен суы бигрәк тәмле, әйеме? Иртәгә тагын барырбыз, яме?

–  Әлбәттә, барабыз.

Шүрәле:

– А-а,  кем  ул,  кем  рөхсәтсез  минем  урманымда  йөри,   агачларыма  зыян  сала?  Ә-ә, эләктегезме? Мин сезне хәзер …

–   Кирәкми, кирәкми. Гафу ит безне, Шүрәле. Без башка алай эшләмәячәкбез.

– Бәхетегез, бүген кәефем яхшы, юкса кытыклап үтергән булыр идем. Йөгерегез өегезгә. Әй, кешеләр, ишетәсезме? Тимәгез минем урманыма! Урманнар бетсә, нишләрсез?

– Балалар,  без Г.Тукайны әкият остасы дип кенә түгел,  шагыйрь дип тә беләбез. Без дәресләрдә аның шигырьләрен дә укыдык. Хәзер мин сезгә шигырьдән өзекләр укып күрсәтәм, сез кайсы шигырьдән икәнен табыгыз. (Г.Тукай шигырләреннән өзекләр укыла).

–  Хәзер без тәңкә салыш уены уйнап алырбыз! Тәңкә — деньга, деньги. Тәңкә салучы: “Тәңкә кемдә — сикереп чык!" — ди. Ул кеше җәза үти — Г.Тукай шигырен яттан сөйли. ( Шигырьләрне сәнгатьле уку).

–  Г.Тукайның күп шигыре җырга да салынган. Менә берсен тыңлап карыйк әле. («Туган тел» җыры).

III. Йомгаклау. Тукай әсәрләре безне нәрсәгә өйрәтә?

Үзләре ясаган рәсемнәр буенча әңгәмә.

Нәтиҗәләрне әйтү.

gabdullatukay.ru


 

By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган