Дөньяда бик аз булыр чын шагыйрь, Габдулладай;
Ул — караңгы төндә яктырткан матур, ак тулган ай.

Ул бөек уй, нечкә хис тәгьризләргә бик бай, — диям,
Бар урыннардан аның урынын кадерле, дәү, — диям.

Бакыр эчендә көмешләр ялтырап яткан кебек,
Ап-ачык, ап-ак булып, тик ак күңел аккан кебек.

Күп китапларның арасында аның китаплары —
Ап-ачык нурлар чәчеп, күренеп тора һәр яклары.

Алса, укыса халык шигырен аның — истә кала,
Һәм аның шигыре халыкның күңеленә зур хис сала.

Галиази Габдулланың хәзер Казанда мәскәне,
Ул уяткыч, ул юаткыч, ул терелткеч хәстәне.

Билгеле, безнең мабиһельифтихар ул, мөхтәрәм,
Зур шагыйрь, мәшһүр шагыйрь бар бездә дә, — дип шатланам.

Тәсбих вә тәһлил итеп җырлап йөримен җырларын,
Җырлаганда, нечкәрә күңелем, эри һәр җирләрем.

Тәгъриз — тасвирлау.
Галимәскән — югары урын.
Мабиһельифтихар — мактаныч, горурлык.
Тәсбих вә тәһлил — бу урында иң изге, иң кадерле сүз мәгънәсендә.


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган