Син бүлеш, сөйсәң мине, гыйльмең вә гыйрфаның белән;
Нәрсә белсәң дә, икәү уртаклашыйк аның белән.
Син исә: «Эстәр исәң, җанымны бирермен», — дисең,
Нәрсәгә җаның миңа, нишлим синең җаның белән?
Гыйрфан — белем, культура.
Эстәр исәң — теләсәң.
(Чыганак: Әсәрләр: 6 томда/Габдулла Тукай. – Академик басма. 1 т.:
шигъри әсәрләр (1904–1908)/ төз., текст., иск. һәм аңл. әзерл.
Р.М.Кадыйров, З.Г.Мөхәммәтшин; кереш сүз авт. Н.Ш.Хисамов, З.З.Рәмиев. –
Казан: Татар. кит. нәшр., 2011. – 407 б.).