Соңгы сулышта,
Үләр алдыннан,
Шагыйрь васыять
Әйтеп калдырган:

– Әсәрләремнән
Килер акчага
Тәрбияләгез
Бер ятим бала…

Ул чак бу теләк
Үтәлми кала,
Ачтан үлгәндер
Ярдәмсез бала…

Җуйдыртмады җыр
Ул васыятьне,
Тормышка ашты
Шагыйрь нияте;

Шигърият дигән
Гүзәл дөньяда
Үстерә Тукай
Меңләгән бала!

 

Февраль, 1967


(Чыганак: Галиев Шәүкәт Сайланма әсәрләр. 5 томда, 1 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002. – 480 б.)


By alex009

Җавап калдыру

Сезнең e-mail адресыгыз һәркемгә ачык итеп куелмаячак. Мәҗбүри кырлар * белән тамгаланган